поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
28.06.2011 Экология

Идел бездән үч ала

Белгечләр чаң суга, былтыр җәй безне тинтерәткән корылык - әле башы гына. Татарстан халкын алда тагын да көчлерәк сынаулар көтә.

Мәсәлән, елгалар саегу проблемасы бүген шул дәрәҗәдә җитди ки, хәтта, кичекмәстән ашыгыч чаралар күргән очракта да, хәлне уңай якка үзгәртү кыен булачак. Аеруча Иделнең хәле начар. Гомумән, галимнәр һәм белгечләр әйтүенчә, бүген инде гасырлар буе армый-талмый кешеләргә хезмәт иткән чал Идел-ана юк. Аның урынында бары тик кеше кулы белән ясалган сусаклагычлар каскады гына калды. Күпсанлы гидротехник корылмалар Иделнең табигый халәтен үзгәртә, аны тынчу сулы буага әйләндерә.

 

Идел – Казанның төп су чыганагы. Шәһәргә бирелә торган эчемлек суның 81 проценты Куйбышев сусаклагычыннан. Димәк, андагы теләсә нинди үзгәреш шунда ук безнең яшәештә чагылыш табачак.

 

Әлбәттә, Иделгә мондый дәрәҗәдә бәйле төбәкләр бер Татарстан гына түгел. Саратов, Самара, Ульяновск, Волгоград, Әстерхан өлкәләре дә әлеге елгадан файдалана.

 

Казанда узган «Чиста су. Казан» конгрессында һәм аның дәвамы буларак, су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны округы советы утырышында экспертлар нәкъ менә әлеге мәсьәләләрне уртага салып тикшерделәр. Алар Идел-Чулман каскадындагы хәлнең бүген критик ноктага якынлашуын искәрттеләр.

 

Утырышта чыгыш ясаган Татарстан энергетика министры урынбасары Тимур Акчурин, мәсәлән, Идел һәм Чулманның республика өчен ни дәрәҗәдә мөһим роль уйнавын әйтте. Аеруча Куйбышев сусаклагычы. Иң беренче чиратта, ул – без эчә торган төп су чыганагы. Аның суын Казан, Түбән Кама, Кама Аланы халкы куллана. Кыскасы, әлеге бассейннан елына 300 миллион куб метр су алына. Ә шул ук вакытта аңа республика предприятиеләреннән ел саен 213 миллион куб метрдан да күбрәк юынтык сулар агып төшә. Бу әле күрше-тирә төбәкләрдәге предприятиеләр пычрагын исәпкә алмаганда. Соңгы вакытта сусаклагычның пычрану дәрәҗәсе шундый зур тизлек белән үсә ки, андагы су инде үз-үзен чистартып өлгерә алмый. Өстәвенә моңарчы суны табигый чистартуда мөһим роль уйнаган гидробионика (су үсемнәре) һәм моллюскалар елгаларда су саегу аркасында күпләп юкка чыгалар.

 

Су пычрату гына бер хәл, ул әле җитмәскә дә мөмкин. Мәсәлән, Казан янында су биеклеге, гадәттә, 51-53 метр тәшкил итә. Былтыр исә ул 49 метрга гына калды. Ә 46, 51 метр инде критик хәл дип санала. Су аннан да түбәнәйсә, «каравыл» кычкырырга туры киләчәк. Иделнең саегуы бер үк вакытта җир асты чыганакларына да тәэсир итә. Аларда су запаслары кимеде.

 

Дөрес, халыкны су белән тәэмин итү буенча хөкүмәт чаралар күрә анысы. Бу нисбәттән максатчан программалар да кабул ителә. Мәсәлән, «Татарстан Республикасының 2004-2010 елларда торак-коммуналь хуҗалык комплексын реформалау һәм камилләштерү программасы» нигезендә генә дә су проблемасын хәл итү өчен 11,3 миллиард сум акча тотылды. Ләкин узган елгы корылык хәлне шактый катлауландырды. Бүген инде республикада эчә торган суга булган кытлык тәүлегенә 42,5 мең куб метрга җитте.

 

Бер үк вакытта суүткәргеч канализация системасының нык таушалган булуы да чабудан тарта. Аның яртысы диярлек яңартуны таләп итә. Су чистарту мәсьәләсендә дә үзгәрешләр кирәк. Бу юнәлештә бераз эш башланды. Мәсәлән, хәзер суны зарарсызландыру өчен хлор урынына гипохлорид кулланыла. Ул кеше организмы өчен чагыштырмача зыянсызрак. Шулай ук Казанда, Азнакайда, Лениногорск һәм Әлмәт шәһәрләрендә суны Европадагыча ультрафиолет белән чистарта башладылар.

 

Министрлар Кабинеты Татарстанда су канализация хуҗалыгын үстерү буенча программаның 2009-2015 елларга исәпләнгән икенче этабын кабул итте. Бусында инвестиция чыгымнары 52,4 миллиард сум каралган. Аның 31 миллиарды нәкъ менә чиста су өчен.

 

Тимур Акчурин әйтүенчә, язгы ташу чорында сусаклагычтагы суны кинәт агызуның тәэсире начар. Аның нәтиҗәсендә балык үрчи һәм туена торган сайлыклар кибә. Балык чәчкән уылдыклар һәлак була. Ә бу ел саен республикага ким дигәндә 300 миллион сумлык зыян сала.

 

Ничек итеп елгаларның саегуын туктатырга соң? Бу сорауга әлегә төгәл итеп җавап бирә алучы кеше юк. Язгы кар-сулары гына да моны хәл итә алмый. Чөнки быел ул, мәсәлән, башлыча туфракка сеңеп бетте. Казан (Идел буе) федераль университетының экология лабораториясе җитәкчесе профессор Нәфисә Минһаҗева, мәсәлән, «ябык сулыкларда фонтаннар, гидробионика ярдәмендә хәлне әле яхшыртып була, ләкин зур елгалар белән нишләргә, әлегә без моны белмибез», – ди. Чөнки елгаларның экосистемасын дистәләгән еллар дәвамында без үзебез җимердек һәм аны кыска гына вакыт эчендә торгызу мөмкин түгел. Күрәсең, шул рәвешле Идел хәзер бездән үзенең үчен ала.

 

Ә менә чернобыльче ветеран-инвалид Госман Миңлебаев елгаларны саегудан туктатуның үзенчәлекле ысулын тәкъдим итә. Ул сулыклар тирәсенә урман утыртырга кирәк ди. Ләкин бүгенге кебек 100 метр киңлектә генә түгел, ә күбрәк. Мәсәлән, Петр I вакытында, гомумән, су яныннан 20 километрдан да якынрак урында агачлар кисү катгый тыелган. Алай булганда агачлар суны җир астыннан үзләре тартып китерә.


Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»