|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2024 Криминал
Казанда шикле картлар йортын япканнар: анда әби мәете һәм ике дистә пенсионер табылганХокук саклау органнары хезмәткәрләре картлар йортына әйләндерелгән коттеджга тентү белән килеп төшкән. Бу араларда Казанның Щербаково бистәсендә бик зур ыгы-зыгы булган. Магистральная урамы, 26 нчы йортта урнашкан ике катлы йортка (реабилитация үзәге дип йөрткәннәр) хокук саклау органнары килеп төшкән. “KazanFirst” үз чыганакларына таянып язганча, көч ведомствосы хезмәткәрләренең кинәт кенә килеп төшүе “кара риелторлар” эшенә бәйле. Агентлык чыганагы мәгълүматларына караганда, пансионат эчендә ике дистәдән артыграк өлкән кешене тапканнар. Моннан тыш бер әбинең мәетенә юлыкканнар. Ул әле күптән түгел генә үлгән булса кирәк – гәүдәсендә бозылу билгеләре күренмәгән. Шулай ук кыйналу эзләре дә табылмаган. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|