поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
27.06.2011 Бәйрәм

Шыгырданга җырлыйк дан! (ФОТО)

Үткән якшәмбедә Чувашстан Республикасының Батыр районындагы зурлыгы белән Рәсәйдә икенче урынны алып торган Шыгырдан авылында икенче Бөтенроссия авыллар Сабантуе булып үтте. Мондый зур бәйрәмгә беренче Бөтенроссия авыллар Сабан туен үткәргән Самара өлкәсе делегациясе дә барып, кунак булып кайтты. Делегеция составында Самара өлкә Диния нәзарәтенең баш мөфтие Вагыйз хәзрәт Яруллин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Минәхмәт Халиуллов, Самара шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗин, Тольятти шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтов, Похвистнево районының “Туган тел” оешмасы рәисе Расих Латыйпов һәм күптән түгел теркәлгән “Дуслык” оешмасыннан бер төркем активистлар бардылар.

Атаклы Шыгырдан авылы турында әлегә кадәр белмәгән-ишетмәгән якташларыбызны бу авыл белән таныштырып үтәргә кирәктер дип уйлыйм, чөнки ул зурлыгы белән генә түгел, борынгылыгы белән дә данлы. Архив документларында бу авыл 1590 елда искә алына. Ул вакытта ук анда 50 йорт, бер мәчет булуы билгеле. Ә тарихчылар авыл 1511 елларда барлыкка килгән дип раслыйлар. Димәк, аңа быел 500 яшь тула.

 

Хәзер авыл җирлегенә ике авыл – Шыгырдан һәм Кызыл Камыш керә. Шыгырданда 1428 йорт бар, анда 5770 кеше яши. Авылда һәр елны 75-80 пар өйләнешә, 80-85 бала туа. Былтыр авылда үлүчеләр саны 44 булса, туучылар саны – 78, ике мәктәпне барлыгы 50 бала тәмамлаган. Яшьләр авылны ташлап, шәһәрләргә китмиләр, авылда калуны кулай күрәләр.

 

Биредәге 31 урамның озынлыгы, кушып санаганда, 33 километр тәшкил итә. Халык бик мул тормышта яши, ике йортның берсе икешәр катлы, зур итеп төзелгән. Авыл халкы тулысы белән диярлек татарлар. Сөйләм диалектикасы икегә бүленә – Чувашия мишәрләренең бер өлеше «ч» хәрефен, икенчеләре «ц» хәрефен бик каты файдалана.

 

Шыгырданда 7 мәчет, 1 мәдрәсә эшли. Авылдан күренекле шәхесләр – фән эшлеклеләре, язучы-шагыйрьләр, артистлар, спортчылар чыккан.

 

Һәр йортта иртә таңнан халык эшкә чума һәм караңгы төшкәнче хезмәттә була. Капка төбендәге чит ил автомобильләре, өйдәге затлы җиһазлар шулай маңгай тирен тамызып булдырылган мал-мөлкәт.

 

Авылның чисталыгы да күзне иркәли. Авыл өлешләргә бүленгән. Һәр урам-тыкрыкның җаваплы кешесе бар – гадәттә алар пенсиядәге бик абруйлы һәм таләпчән абзыйлар. Авылдагы барлык четерекле мәсьәләләр шулар аша хәл ителә. Биредә Иҗтимагый киңәшмә эшләп тора. Ул авылдагы барлык социаль, мәдәни эшләрне хәл итә. Күперләр салу, мәчет-мәдрәсәләрне карап тору, мәктәпләргә ярдәм итү, тәрбия эшләре алып бару кебек эшләр дә аның карамагында.

 

Авылда динне хөрмәт итәләр, дини йолаларны саклыйлар. Өлкәннәр яшәгән өйләрдә, әти-әни алдында табын артында эчү гадәте юк. Сабан туенда да исерек кеше күренмәде.

 

Икенче Бөтенроссия авыллар Сабан туе чын мәгънәсендә милләтара дуслык бәйрәме булды. Чувашстан Республикасында яшәүче барлык милләтләр вәкилләре дә бу көнне Шыгырданнан ерак булмаган “Кояшлы” болынын тутырып килделәр. Моны болынның буеннан-буена тезелеп киткән подворьелардан да күрергә була иде. Татар подворьесының иң зурысын Нурлат татарлары алып килгән. Чиккән сөлгеләр, тәпәннәр һәм гөбеләр, арба тәгәрмәчләре һәм туку станоклары белән җиһазландырылган уенчык йортка керү белән үзеңне борынгы татар йортына кергәндәй хис итәсең. Ә чуваш подворьелары татарныкыннан кызыл төстәге чигешләре, шакмаклы сөлгеләре, тәңкәле баш киемнәре белән генә аерылып тора. Ни дисәң дә, тугандаш халык бит без.

 

Сабантуйның рәсми өлеше башланганда Татарстан һәм Чувашстан артистлары, моны дәлилләп, “Бер агач тамырлары” дип аталган бертуган Болгар һәм Сувар турындагы борынгы риваятьне сәхнәләштерделәр. Татарстан һәм Чувашстан артистларының күмәк чыгышы ике тугандаш халыкларның бердәмлегенә, ә мәйданга пар атка утырып килеп кергән татар шагыйре Габдулла Тукай һәм замандашыбыз, танылган чуваш шагыйре Валерий Тургайның чыгышы ике халыкның мәдәният һәм тел байлыгына ишарә итте.

 

Утыз регионнан килгән 30 мең чамасы кунакларны РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиленең урынбасары Николай Овсиенко, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Әхмәт Акынты, Чувашстан президенты Михаил Игнатьев һәм Татарстан республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм белән котладылар. Михаил Игнатьев: “Заманында Казанда беренче чуаш театры барлыкка килгән һәм беренче газетабыз дөнья күргән. Татарстан җире чуваш халкының асылларын тәрбияләп илебезгә кайтарды. Безнең республикада татарлар сан буенча өченче урында торса, чуашлар да Татарстанда шул ук урынны били.

 

Сабантуй бәйрәменә килгән һәр кеше биредә тамашачы да, катнашучы да. Шуңа күрә бу бәйрәмгә карата кызыксыну кимеми, ә киресенчә, үсә генә бара. Сабантуйның халыкчанлыгы милләтара дуслыкны ныгыта, социаль киеренкелекне булдырмый. Алдыбызда торган иң мөһим бурыч – милләтләр төрлелеген, аларның уникаль культураларын, рухи байлыкларын саклап калу”, - диде. Чувашстан президенты Урмай социаль-мәдәни үзәгенә тавыш көчәйтү, яктырту, видеопроекция, компьютер җиһазлары һәм сәхнә костюмнары бүләк итте.

 

Татарстан җитәкчелеге исеменнән Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады: “Бүгенге Сабан туе татар һәм башкорт халыкларының милли бәйрәмнәре генә түгел, бу бөтен Россия халыклары бәйрәме. Грекларны – олимпиядасыз, испаннарны – корридасыз, русларны – масленицасыз, ә татарларны – сабантуйсыз күз алдына китерергә мөмкин түгел. Ул инде Россия чикләрен үтеп, Европада, Америкада, Австралиядә дә уздырыла башлады һәм ЮНЕСКО тарафыннан материаль булмаган шедеврлар санына кертелде”.

 

Дәүләт Советы рәисе Чувашстан президентына һәм шыгырданлыларга шушы зур татар бәйрәмен оештыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтләрен белдереп, Татарстан Президенты Сабантуй бүләге итеп җибәргән “Fiat Dukato” микроавтобусын бүләк итте.

 

II Бөтенроссия авыллар Сабантуен ачу тантанасы югары нотада “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

Ә бәйрәм алдыннан мөхтәрәм кунаклар Шыгырдан авылының Чувашстан мөфтие Әлбир Крганов тырышлыгы белән һәм халык садакаларына салынган Җәмигъ мәчетен карап чыктылар. Өч катлы мәчет мең кеше сыешлы. Анда 200 ел тарихы булган, Казаннан кайтарылган минбәр саклана. Кунаклар Илнар һәм Динә Әбделвәлиевларның хуҗалыклары белән дә таныштылар.

 

Сабантуйның төп бизәге, әлбәттә, татар көрәше. Төп приз – ТР Президенты гамәлгә куйган “Fiat Albea” өчен 100дән артык көрәшче үзен сынап карады. Үзләренең авырлык үлчәмендә җиңүгә ирешкән Ринас Садаров (50 килограммга кадәр), Марат Күпкәнов (60 килограммга кадәр), Ранис Янтыков, Руслан Нургалиев (70 килограммга кадәр), Руслан Касыймов (80 килограммга кадәр), Раил Нургалиев (90 килограммга кадәр), Фаил Минһаҗев (100 килограммга кадәр) II Бөтенроссия авыл Сабан туеның көрәш буенча абсолют батыры – Татарстанның Биектау районы егете Радик Фәйзуллинның төп көндәшләре булдылар. Шулай итеп Татарстан Президенты бүләге - “Fiat Albea” җиңел машинасы Татарстанга кайтты

 

“Кояшлы” аланы җыйган илкүләм кул көрәшендә чувашстанлыларга тиңнәр булмады: Рамил Гарифуллин (75 килограммга кадәр), Евгений Еремеев (75 килограммга кадәр), Алексей Атласкин (85 килограммга кадәр), Наил Абитов, Юлия Пыркина, Дамирә Салеева (60 килограммга кадәр) җиңүче булып танылдылар.

 

Менә мәйданга куелган микрофоннардан ат чабышлары башлануы хакында хәбәр иттеләр. Ат чабышы юлы тотып алынган, ул шунда ук, Сабантуй җирендә. Биредәге халык ат чабышына бик тә мөкиббән. Гадәти Сабантуйларда тамаша кылучылар узышта катнашучы атларга акчалата ставкалар да куялар икән дип ишеттем.

 

Ат чабышында саф нәселле, ярымсаф нәселле һәм эшче 3-4 яшьлек атлар катнашты. Нәтиҗәдә беренче булып саф нәселле атлар арасында Волейбол кушаматлы чабышкыда чапкан Шыгырдан егете Марат Карам, ярымсаф нәселлеләр арасында – Горальдика белән татарстанлы Динә Галимҗанова килде. Аңа җирле мөфтият призына куелган тай насыйп булды. Мөфтиятнең икенче призын – дөяне Леваш Холмс кушаматлы чабышкысы белән чабаксарлы Петр Макаров алды.

 

Шыгырданда узган бәйрәм күрке анда булган халык күңелендә озакка сакланыр. Читтән караган кешегә аның үзенчәлеге, алда әйтеп үткәнчә, милләтләр дуслыгы, бу авыл халкының уңганлыгы, эш, тормыш сөючәнлеге, чын күңелдән ял итә белүе булды. Бер башына бассаң икенче очы күренми торган аланда көнозын татар, чуваш, рус сөйләме, җырлары яңгырады, очкынлы биюләре ял итүчеләрне үз эченә алып бөтерде, төрле халыкларның иҗат җимешләре, кул эшләре күргәзмәләргә генә түгел, сатуга да куелып, Россиянең төрле төбәкләренә таралды.

 

Һәр яхшы гамәл бик тиз тәмамлана шул. Күз ачып йомарга да өлгермәдек, ә инде кунакчыл Шыгырданны калдырып, кайту юлына чыгарга вакыт җиткән. Әмма Бөтенроссия авыллар Сабантуе Россия буйлап атлавын дәвам итә. Киләсе елда безне Пенза өлкәсенең Россиядә иң зур булып саналган Әләзән авылы көтә. Алар нәрсә белән шаккатырырлар икән инде?

 

 

 

 

Фәрит МӨХӘММӘТШИН (сулдан уңга), Әлбир КРГАНОВ, Николай ОВСИЕНКО һәм Михаил ИГНАТЬЕВ.

 

 

Әлбир КРГАНОВНЫ Чувашстан президенты бүләкли.

 

 

Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр аз.

 

 

Биредә чуаш белән татар бер эскәмиядә утыра.

Хәмзә Мортазин фотолары.


Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ 26 | 25.06.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»