поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - кинорежиссер
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
  • Әссәләмү галәйкүм! Үгез итенә клиент җыям, алгы боттан,заказ 10кгдан-600сум,кг. Казанга алып киләм.89872600671
Архив
 
27.06.2011 Җәмгыять

Ә сез әзерме?

Япониядәге вакыйгалар бу ил халкын башкалар турында ныграк кайгыртырга мәҗбүр иткән. Күптән түгел бер төркем олы яшьтәге кешеләр “Тәҗри­бә­ле ветераннар корпусы” төзегән. Алар Фукусима АЭСындагы шартлау нәтиҗәләренә каршы көрәшәчәк. Шул рәвешле өлкәннәр үз Ватаннары өчен гомерләрен куркыныч астына куярга риза. Ә сез моңа әзерме?

Ислам Әхмәтҗанов, “Идел-Пресс” нәшрият йорты генераль директоры:

 

– Бу сорауга җавап итеп иң элек шуны әйтер идем: һәр кеше тумыштан ук хәленнән килгән кадәр туган җире өчен барысын да эшләргә тиеш. Кулга мылтык алып Ватанны саклаумы, атом-төш хәтәреннән арын­дыру булсынмы, куркыныч янаган вакытта кул кушырып яту килешмәс. Мин японнарның бу гамәлен ике куллап хуплыйм, алар һәрвакыт шундый тупланган һәм акыллы халык булды. Бернинди шигем дә юк, әлеге халык каршындагы куркынычны барыбер җиңеп чыгачак. Ватан – ул бер генә, без аның өчен яшәргә тиеш.

 

Ринат Ширманов, журналист:

 

– Мин әзер. Ватанпәрвәрлек дигән төшенчәдән читләшә башлаган идек, хәзер исә уңай үзгәрешләр кабат сизелә. Алла сакласын, әлбәттә, әмма Татарстан өстенә берәр бәла килә икән, мин үземне куркыныч астына куярга әзер.

 

Равил Хәкимов, Татарстан сугыш ветераннары оешмасы җитәкчесе урынбасары:

 

– Миңа калса, иң яхшысы – андый куркыныч хәлләрне бө­тенләй булдырмау. Илебезне саклыйбыз бит инде. Һәркем үз эшен дөрес итеп башкарырга тиеш. Әмма хәзер Ватаны өчен үзен куркыныч астына куярга риза кешеләр күп түгел. Кызганыч, әлбәттә. Менә миңа 84 яшь, 17 яшем тулыр-тулмас кулыма корал алырга туры килде. Безгә Ватанны ярату хисен кечкенәдән үк сеңдерделәр. Ә хәзер андый нәрсә юкка чыкты. Дөрес, югалганны кире кайтармакчы булалар анысы. Әмма ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү эшен дәүләт дәрәҗәсендә алып бармыйча, нәтиҗәсе булмаячак.

 

Марат Гәрәев, Татарстан Дәүләт Советындагы яшьләр палатасының комиссия рәисе урынбасары:

 

– Әгәр хакимият һәм тү­рәләр түгел, халыкны, ягъни әти-әниләрен, якыннарын коткарырга кирәк икән, яшь­ләрнең барысы да үз тормышын куркыныч астына куярга риза булыр иде. Әлбәттә, алар тиен­нәр барәбәренә Көнбатышка нефть сатып ятучы тү­рәләр өчен күтәрелмәячәк. Ә менә якыннарын, туган йортын сакларга әзер. Яшьләрне ватанпәрвәр түгел дип атаучылар белән килешмим мин. Алай түгел бу. Бары тик яшь буынга дөрес итеп аңлата белергә ге­нә кирәк. Ни өчен безне тәнкыйтьлиләрме? Бу аталар һәм балалар арасындагы мәңгелек проблемага бәйле. Бер буын икенчесен аңларга теләми. Өлкәннәр социализм чорында үскән, хә­зер исә капитализм шартларында яшибез. Шуңа күрә ватанпәрвәрлек төшенчәсен дә һәрберсе төрлечә кабул итә. Өлкәннәр хакимият өчен башын салырга әзер булган, хәзергеләр теләми.

 

Азат Гыйлметдинов, төзүче:

 

– Әйтә алмыйм. Берен­че­дән, андый куркыныч вакыйгалар булмасын дим. Икенчедән, фаҗига яки афәт килеп чыкса, фикерләр бик нык үзгәрергә мөмкин. Тик хәзер Ватан төшенчәсе бәхәс уята. Мондый сорау бирү дөрес тә түгелдер инде, әмма ул үзе безгә нәрсә бирә соң? Менә шулай уйлаучылар бар икән, безнең җәмгыять бик үк сәламәт түгел дигән сүз. Әмма безнең халык Ватан кушкач, аның өчен барысын да эшләргә күнеккән бит.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы