|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
02.09.2024 Җәмгыять
Гидрометеорология үзәге: Татарстанда сентябрь нормадан бер градуска җылырак булачак
Татарстанда сентябрь аенда уртача һава температурасы климатик нормадан бер градуска югары булачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта хәбәр итә. Тулаем алганда, көзнең беренче аенда республика өчен климатик норма – 11,9 градуска, Казан өчен 12,3 градуска тигез. Шул рәвешле, уртача һава температурасы +12,9 һәм 13,3 градус тәшкил итәчәк, дип яза Татар-информ.
Сентябрьдә айлык явым-төшем күләме нормага якын булыр дип көтелә, ул төбәк өчен – 48 миллиметрга, аның башкаласы өчен 50 миллиметрга тигез, дип искәртә синоптиклар.
Татарстанда август ахыры климатик нормадан 4-6 градуска югарырак булды.
--- |
Иң күп укылган
|