поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ярату авыр түгел. Яратырга лаеклы кешене табу авыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
Архив
 
30.08.2024 Сәясәт

Павел Дуров тоткарланды: сәбәбе нидә?

Үткән шимбәдә дөньякүләм зур әһәмияткә ия зур вакыйга булды: Telegram мессенджерын оештыручы Павел Дуров Франциядә тоткарланды. Аны террорчылыкта, наркотиклар белән сәүдә итүдә, экстремизмда һәм башка бик күп җинаятьләрдә гаеплиләр. Ай-ти гигантның гаебе чынлыкта дистәләгән державаның яшерен хезмәтләренең зур басымына карамастан, мессенджерда хәбәр алышуның конфиденциаль, ягъни яшерен булып калуында иде.

Әлегә кадәр Telegram аша җибәрелгән хәбәреңне кемдер ачып укыр дип шикләнмичә аралаша ала идең. Хәбәрләшү сере бер Дуров мессенджерында гына калды диярлек.

Башка социаль челтәрләр һәм мессенджерлар бу мәсьәләдә яшерен хезмәтләр кубызына биергә мәҗбүр ителде. Ай-ти миллиардерның, дөньякүләм танылган һәм меңләгән йогынтылы сәясәтче белән якын элемтәләре булуы белән мактана алган шәхеснең үзен сүз иреген яклаучы демократиягә керткән илдә тоткарлануы һәм зур срокка төрмә шулпасы эчәргә озатылу куркынычы астында калуы глобаль цензураның үз тырнакларын тирәнгәрәк батыра башлавы хакында сөйли.

Көнбатышта сүз иреге юк иде чынлыкта. Аның иллюзиясе генә яшәде. Соңгы бер-ике дистә ел эчендә ул иллюзия дә юкка чыгып бара. Шпионлыкта гаепләнеп Англия төрмәсенә яшерелгән интернет-журналист Ассанжны, Америка хакимиятләренең җинаятьләре хакында кычкырып әйтүе өчен эзәрлекләнгән һәм Россиядә качып яшәргә мәҗбүр ителгән элекке Үзәк разведка идарәсе агенты Сноуденны гына искә төшерик.

Сноуден Дуровның кулга алынуын «төп кеше хокукларына һәм сүз ирегенә кизәнү» дип бәяләп өлгерде инде. Аннан соң югарыда әйттек бит: барлык мессенджерлар да яшерен хезмәтләр ихтыярына буйсына. Интернет киң таралуга, барлык Көнбатыш демократияләре үзләре өчен уңайсыз булган бер нәрсәгә төшенде: хакыйкатьне яшерү кыенлашты.

Моңарчы глобаль мәгълүмат кырын финанс мафиясе һәм зур сәясәт акулаларының контроле астында тотып, теләсә нинди кара идеяне сүз иреге соусы белән тәкъдим итеп була иде. Бу мөмкинлек югала башлады. Сиончыларның Газзәдәге соңгы ерткычлыгы уңаеннан бу аеруча ачык күренде. Дөньяның прогрессив җәмәгатьчелеге вәхшилеккә каршы протест белән чыкты. Кара көчнең башка алымнары да зур каршылыкка очрый башлады. Пандемия чикләүләре уңаеннан протест акцияләре, Европада фермерлар хәрәкәте һәм башка бик күп вакыйгалар халыкларны тоталь гипноз астында тоту кыенлашуын күрсәтә.

Алда исә бөек вакыйгалар тора. Тиңе булмаган кризис һәм зур сугыш әзерләнә. Шулар алдыннан цензураның көчәйтелүе гаҗәпмени?

Фото: securenews.ru 

 

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы