поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
27.06.2011 Мәдәният

Гасырларны тоташтырган китап

“Туган як” редакциясе каршында эшләп килүче Тарихчылар клубының 17 июньдә узган чираттагы утырышы күренекле якташыбыз, тарихчы, туган якны өйрәнүче Алимҗан ага Орловның һәм Әхмәт Фәйзуллинның “Навеки вместе. Нижегородские татары – потомки древней мещеры” дип аталган яңа китабы дөнья күрүгә багышланган иде.

Сергач музеенда узган утырышта автор үзе, өлкә хөкүмәтенең эчке сәясәт министрлыгы вәкиле Сергей Кидяркин, Спас, Сергач, Пильна, Кнәген районнары, авыллар администрацияләре, җәмәгатьчелек вәкилләре, тарихчылар, укытучылар, музейлар хезмәткәрләре катнашты.

 

Утырышны башлап “Туган як” газетасының баш редакторы Рауф Абдуллин Тарихчылар клубының эшчәнлеге, алда торган бурычлар, А.Орловның күп еллык хезмәтенең әһәмияте турында сөйләп, сүзне китапның авторына бирде.

 

 Алимҗан аганың Нижгар татарлары тарихы турындагы берничә китабы дөнья күрде инде. Әлегесенең икенче өлеше дә булыр. “Бу китапның мәгънәсе – без, күпмилләтле Россия халыкларының берсе, күп гасырлар бергә яшибез һәм яшәрбез дә. Бу китап - күп еллык хезмәт нәтиҗәсе.

 

 Гомумән, Нижгар татарларының чыгышы турында берничә версия бар. Безне Алтын Ордадан чыкканнар дип тә саныйлар, татарлашкан угрофиннар диючеләр дә бар. Интернет челтәрендә дә бу сораулар киң карала. Менә шулар барысы да мине бу мәсьәләне тирәннән өйрәнергә һәм тагын бер китап язарга мәҗбүр итте”, - диде Алимҗан ага һәм кыскача китапның эчтәлеге, структурасы, аерым бүлекләре белән таныштырды, сорауларга җавап бирде.

 

 Китапны әлегә киң аудитория укыганы юк, ә аның белән танышкан кешеләр югары бәя бирә.

 

 “Хәзерге заманда китап бастыру – уникаль күренеш, ә инде тарихка караган китап язу иң олы ихтирамга лаек. Шуңа күрә дә мин бу китапның авторы алдында баш иям.

 

 Хәзер яшьләр күбрәк интернет челтәрендәге информация белән файдалана. Аларда китап белән кызыксыну тудырырга кирәк. Безнең район мәгариф системасы берничә ел инде рухи-әхлакый тәрбиягә юнәлтелгән “Истоки” программасын тормышка ашыра. Миңа калса, Алимҗан Мустафиновичның бу китабы ул программа кысаларында да өйрәнелсә, яшьләр өчен файдалы булыр иде. Кешедә бала чактан ук үз тарихына ихтирам, кызыксыну тәрбияләргә кирәк”, - диде Сергач районы администрациясе башлыгының ярдәмчесе Ирина Курасова һәм мондый очрашуларга яшьләрне дә чакырырга тәкъдим итте.

 

 “Без үзебезнең тамырларыбызны тирәннән белергә тиеш һәм Алимҗан аганың китапларының әһәмияте бу өлкәдә әйтеп бетергесез”, - диде Спас районы администрациясе башлыгы ярдәмчесе Рамил Салихҗанов һәм татар авылларының 400 еллык юбилейларын билгеләүгә тукталып үтте.

 

 Спас районында дүрт татар авылының дүртесе дә бу датаны билгеләп үттеләр инде. 400 еллык ул бит сабан туе оештыру гына түгел, шул уңайдан авылларны төзекләндерү өчен дә бер сәбәп һәм спаслылар моның белән файдалана белделәр. Авыллар тарихына багышлап китаплар чыгарылды, авыллар чистартылды, юллар, суүткәргечләр яңартылды, зиратларга коймалар эшләнде, стеллалар куелды. “Бу эшләргә авылда яшәүчеләр дә, шәһәрлеләр дә өлеш кертте, авылга байтак инвестицияләр килде. Спас районындагы татар авылларыннан үрнәк аласы гына кала. Ә Алимҗан абыйга без бу китапны таратуда һәм икенчесен чыгаруда ярдәм итәргә тиешбез”, - дип йомгаклады чыгышын Рамил Салихҗанов.

 

 Әйе, ятып торган китап ул югалган китап, шуңа да “Навеки вместе” китабы китапханәләрдә, мәктәпләрдә, һәр татар өендә булырга тиеш.

 

 Сергач крайны өйрәнү музее хезмәткәре Нина Солдатова район тарихын күптән өйрәнә. “Архивларда мин татар халкы тарихына кагылган күп кенә кызыклы мәгълүматлар очратам. Алимҗан Орловның бу китабы, һичшиксез, зур вакыйга һәм мин коллегамның уңышларына чын күңелдән шатланам”, - диде Нина Ивановна һәм Кочко-Пожар татарлары тормышына кагылышлы моңа кадәр билгеле булмаган кайбер тарихи фактлар белән таныштырды.

 

 Пиана – Сура елгалары буенда төрле милләт вәкилләре күп гасырлар буе дустанә мөнәсәбәттә яшиләр һәм яшәрләр дә, моны китапның исеме дә исбатлый. Кызыл Октябрь һәм Пильна районнарының хөрмәтле гражданины, “От родной земли“ дигән китап авторы Нәим Абдуллин бу фактны билгеләп үтте. “Яңа китап күңелләрне тетрәндерде, тагы бер тапкыр халкыбыз белән горурлану хисе уятты. Мин Алимҗан әфәнденең тарихны өйрәнүгә күпме көч куйганын белеп-күреп торам. Аның бу фәнни хезмәте югары бәяләнергә тиеш”, - диде Нәим Абдулбәрович.

 

 Хөрмәтле аксакалның бу фикерен “Нижгар татарларының биографик сүзлеге” дигән китап авторы Рифат Ибраһимов дәвам итте. “Мин китапны тулаем укып чыктым, - диде ул. - Әйтеп бетергесез зур хезмәт. Аны язганда 454 (!) авторның исеме телгә алынган. Мин Тарихчылар клубы исеменнән авторга бу хезмәте өчен өлкә бүләге бирү тәкъдиме белән өлкә хөкүмәтенә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итәм”, - диде Рифат Фатехович һәм аның бу тәкъдиме алкышлап кабул ителде.

 

 Сафаҗайда яшәүче хөрмәтле якташыбыз, “Туган як”ның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреаты, шагыйрь Вафа Камалетдинов Алимҗан Мустафиновичка, аның яңа китабына багышлап шигырь язган. “Бу китап тарихыбызның яңа битен ачу дигән сүз. Тарих ул бик катлаулы, четерекле нәрсә һәм аны өйрәнү, аны ачыклау җиңел түгел. Китапның икенче бүлеген язуда да мин авторга уңышлар телим”, - диде ул үзенең чыгышында һәм шигырен укыды.

 

 Әйе, Алимҗан ага, бүтән тарихчыларыбыз әйтеп бетергесез зур эш башкара. Тик шунсы кызганыч, яшьләр арасында аларның изге эшен дәвам итүчеләр әлегә күренми. Яшьләрне тарих белән кызыксындыру өчен бүген ниндидер чаралар күрергә кирәк шул. Чыгышы белән Камкадан булган мәскәүле якташыбыз Мөхәммәт Фәйзуллин бу хакта үзенең фикерен дә әйтте: “Җәй көне авылда ял итүчеләр күп була. Шуны исәпләп бәлки клубларда тарихка багышланган кичәләр оештырырга кирәктер, файдага гына булыр иде”, - диде ул.

 

 Дөрес фикер, моны клуб җитәкчеләре, тарих укытучылары бер-гәләп тормышка ашырса иде.

 

 Өлкә хөкүмәте вәкиле Сергей Кидяркин да яңа китапка югары бәя бирде. “Бу китап белем агартуга зур йогынты ясар. Монда бик бай материал тупланган, тирән анализ ясалган. Яңа китап фән эшлеклеләре өчен генә түгел, яшь буын – мәктәп укучылары, студентлар өчен дә бик файдалы булыр. Күбрәк шундый китаплар язылсын, арада яшьләр аудиториясе өчен язылганнары да булсын иде”, - диде Сергей Николаевич үзенең чыгышында.

 

 Тулаем алганда, тирән эчтәлекле, кызыклы очрашу булды. Алимҗан Мустафинович байтак сорауларга җавап бирде, музей директоры Надежда Громовага, Пильна районы крайны өйрәнү музее директоры Алексей Помчаловка, Мәдәнә татар музее директоры Фәрит Беляевка үзенең китапларын бүләк итте.

 

 Тарихыбызны өйрәнү, аны киләчәк буыннарга җиткерү – изге эш. Татар авылларының 400 еллык бәйрәмнәре дәвам итә. Шул кысаларда нижгар татар авыллары тарихына багышлап фәнни-практик конференция уздыруны күздә тотарга кирәк. Бу эшләр Түбән Новгород халык ополчениесенең 400 еллыгы белән үрелеп барсын, анда өлкә мөселманнары диния идарәсе, РНКАТНО җәмгыяте дә катнашсын иде, дигән фикерләр әйтелде киңәшмәдә.

 

Автор фотоcы


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 26 | 24.06.2011
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»