поиск новостей
  • 18.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 13.00, 16+
  • 20.01 "Тәрәзәмә кем шакый?" Тинчурин театры, 18.30, 16+
  • 21.01 "Мәдинә" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 14 Гыйнвар
  • Гали Акыш (1918-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Шәехзадә Бабич (1895-1919) - шагыйрь
  • Азат Абитов - җырчы
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
  • Казан шэхэрендэ Хэйдэр Бигичев урамында бер булмэле фатир арендага бирелэ. Студент кыз йэ егеткэ. Йэ ялгыз кешегэ. 2026нын июненэ кадэр. 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл, сочный колбасалар. Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 полкасында - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтасинский рн.
  • Кәҗә бистәсе, Яшьлек Метро станцияләре, Ибрагимова, Волгоградская, Фрунзе, Меридианная якларында студент егеткә кереп яшәргә фатир кирәк. Төрле шартларда килешергә мөмкин. 89377728278
Архив
 
26.06.2011 Җәмгыять

Ләззәтле тормыш үрнәге

Күптән түгел туганнарымда булырга туры килде. Зал бүлмәсендә миннән 7 яшькә кече сеңелем телевизордан “Зайцев плюс один” сериалын карап утыра иде. Оят капкаларын җимереп чыккан әлеге фильм мине күптән борчыганлыктан, сеңелемә “Син бу киноны карыйсыңмыни? Бик тәртипсез бит бу фильм” - дигәч, сеңелем:

- Оятсыз түгел бит ул, - дип җавап бирде. Шулвакыт экранда Михаил Галустянның хайван хәленә төшеп гамәл кылуы күренде. Сеңелем көтелмәгән бу күренештән каушап калды, тиз генә икенче каналга күчерергә ашыкты.

 

- Тиле, - диде туганым әллә Галустянны, әллә үзен шелтәләп.

 

Язмамның максаты - бүгенге көндә телевидениедә барган тапшыруларның, фильмнарның зыянын ассызыклау. Әлбәттә, әлеге проблема инде ничә еллардан бирле күтәрелеп килә, тик уңай нәтиҗәсе генә күренми. Киресенчә, фильмнарның тематикасы түбәнгә төшкәннән төшә бара, ә иң күңелсезе - алар көннән-көн популярлаша баралар.

 

7-8 ел элек халык, бигрәк тә яшүсмерләр егылып китеп мәхәббәт сурәтләнгән фильмнар карый иде. Төп героиня - чибәр, акыллы, сөйгән егете дә аннан калышмый. Күпмедер вакыттан соң әлеге гашыйклар ”бергә булалар”. Тик язмыш җилләре аларны бер-берсеннән аера, алар тирәсендә көнчеләр, явызлар пәйда була. Озакламый героиняның авырга узуы ачыклана, ахырдан бу парлар тормыш сынауларын җиңеп бергә калалар. Аларның бәхетенә сериалны караучылар да бик сөенә, берәү дә “Тукта, бу зина кылып йөргән кыз белән егет нигә үз җәзасын алмады соң әле?” дими, ул кыз әйбәт, кешеләргә ярдәмчел, егет дә акыллы – болар олы бәхеткә лаек дип борчыла-борчыла сериалны карый. Әйткәнемчә, бу берничә ел элек шулай иде. Тик бүгенге көндә әлеге фильмнар хәзергеләре белән чагыштырганда күпкә әдәплерәк күренә. Хәзерге көн киноларында инде саф мәхәббәткә омтылыш юк, барлык омтылышлар кыргый яратуга әйләнә бара. Акрынлап, халык та алардан калышмаска тырышып, тормышның төбенә тәгәри. Ә иң күңелне әрнеткәне шул - әлеге хәлнең никадәр аяныч булуын ата-аналар аңламыйлар. Диванда кырын яткан ата янына фильм башлануга улы яки кызы йөгереп чыга. Карыйлар. Менә берзаман киноның оятсыз урыннары башлана. Шулвакыт ата кеше янында баласы утырганын сизеп ала да аны ашыга–ашыга куа башлый:

 

- Бар кереп кит әле, сиңа ярый торган фильм түгел бу!”.

 

Бала башын иеп кереп китә. Ул уйлый: “Аха, әти кадәр булгач, димәк, миңа да карарга яраячак”. Тик бу бала инде әтисе кадәр булганны көтми, борынына “яшьлек исе” керә башлагач, ул аларны үзе табып карый башлый.

 

  Киноның кабул ителешен берничә этапка бүләргә мөмкин. Кеше фильмны ( бу очракта начар тәэсирле кино) карый, андагы тәрбиясезлекне күрә, күңеле башта кабул итә алмый, акрынлап аның аңы бу күренешкә ияләшә башлый, тәнкыйди караш акрынлап югала бара, шулай булырга тиеш кебек күренә башлый, күп тә үтми әлеге фильм аның яраткан киносына әйләнә дә куя.

 

  Бүгенге киноларда типик геройлар мондый сыйфатларга ия: матур, кыска итәк кигән, югары уку йортында укучы кыз. Аңа университеттагы бөтен егетләр гашыйк. Әлеге кыз үзе дә “ирекле мәхәббәтне” бер дә кире какмый, әле бер, әле икенче егет белән җенси мөнәсәбәткә керә. Мөнәсәбәткә керергә теләүче егетләр шактый күп, алар аның шәрә матурлыгына карап акылларын җуялар. Егет кеше дә шактый чибәр, хатын-кыз затына берничек тә битараф кала алмый, шуны сизгәндәй, аның янында һәрвакыт кызлар бөтерелә. Әлеге фильмнарны караучы яшүсмерләрдә дә идеаль хатын-кыз һәм ир-ат шундый булырга тиеш дигән караш формалаша. Акыллы, тәрбияле (иманлы турында әйткән дә юк), тырыш, сөйгәненә хөрмәт белән карап, аңа тугрылык саклаучы образ бу очракта югалып кала.

 

  Кино, әдәби әсәрләр - болар бар да идеология коралы. Революция, колхозлашу елларында юкка гына язучылар патриотизмны матур буяуларга күмеп повестьлар, романнар иҗат итмәгәннәр бит. Телевидение да нәкъ шулай. ТНТ каналында барган көлдергеч шоуларны әйтеп тә тору кирәк түгел инде. Укучы дөрес аңласын, мин һич тә кинолар, тапшырулар карамыйча телевизорны сүндереп яшәүне яклаучы түгел. Әмма үзеңне күрәләтә рухи яктан караңгылыкка, бозыклыкка илткән чараларга тапшыру, аларны карап вакытыңны сарыф итү, иманыңны пычрату - көлкеле һәм кызганыч күренеш. Ничек инде кеше тән рәхәте, акча, матур машиналар колы булып яшәргә тиеш?! Нигә бары ләззәт, ләззәт, ләззәт?! Дөньяга ул шуның өчен килгәнмени?! Әйе, шулай типтереп яшәде ди, ә аннан соң? Үзенең мәңгелек тормышы өчен ни эшләде ул?! Без хәтта иртәгә булачак көнгә дә план корабыз, үзебезне әзерлибез. Иртә белән ашарга ризык, кияргә кием үтүкләп куябыз. Бу гамәлләр әле фәкать санаулы сәгатьләр эчендә үтеп китәчәк көн өчен генә башкарыла. Ә безнең киләчәк бәхетебез өчен ни кылабыз без? Текә машиналар, акчалар гына түгел, хәтта күк йөзе - бөтен җиһан кара төскә кергән көнне без нәрсәгә таянырбыз, кемнән ярдәм сорарбыз?! Соң булуы мөмкин шул, терсәк якын, әмма тешләп булмаска мөмкин.

 

  Бүгенге бозык җәмгыятьнең алыштыргысыз сәбәбе булган телевидениегә игътибарлы булсак иде. Кеше ни күрсәтсәләр, шуны карарга тиеш дигән сүз түгел. Бигрәк тә ата-аналар бу күренешкә битараф калмасыннар иде. Тәрбияне бала урамнан, телевизордан түгел, ә гаиләдән алырга тиеш. Бүгенге көндә кешелек сыйфатлары чагылыш тапмаган фильмнарны карап үскән буын киләчәктә нинди кинолар карап, нинди гамәлләр кылып яшәр икән?! Хәтта уйлавы да куркыныч...


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы