|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2024 Язмыш
"Ике тапкыр ясин чыгардык. Ходайның рәхмәте, исән калды"Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында Штаб исемле урам бар. Урамы булгач, штабы да бардыр инде, дип шаярткан идем, шулай булып чыкты да. Урамда яшәүче хатын-кызлар: «Без киңәшкә дә, кайгы-шатлык уртаклашырга да Мөнәвәрә апа янына елышабыз. Бу йорт безнең штаб кебек», – диештеләр. Күпне күргән, дөресрәге, күрмәгәне калмаган штаб начальнигының үзе белән дә таныштык. «Әйтергә дә оялам» Җилдәй җитез, зиһенен бер бөртек тә җуймаган Мөнәвәрә апа 97 яше белән бара. «Бик күп инде. Кешегә әйтергә дә оялам», – дип куйды ул. Аннан: «Ходай биргәнне дөрес итеп яшәп бетерергә кирәк инде», – дип өстәде. Сөйләшә башлаган гына идек, әкрен генә яныбызга балалар, оныклар, кияү-киленнәр, кунаклар, тирә-күршеләр елышты. Юкка гына булмаган икән. Мөнәвәрә апа нәфис сүз остасы да булып чыкты. Көлеп тә куя, вакыт-вакыт күз яшьләре дә күренә, юморга да бик бай аның теле. Шулай итеп, без үткәннәргә кайтып килдек. – Мин үзем күршедәге Кече Кариле авылыннан. Кырык икенче елның март аенда әтием Җамалетдин трудармиягә киткәндә, 13 яшьлек идем. Өйдә биш бала, олысы – мин, кечесе – өч айлык. Үз әнием Хәмденисаны хәтерләп бетермим: миңа 6 яшь чагында үлеп киткән ул. Энемә ул вакытта 3 яшь булган. Элек бит килегә басып сүс төяләр, аннан талкыйлар иде. Менә шунда салкын тиеп, үпкәсе шешеп үлгән безнең әни. Бу хәлләрне күрше хатыннар сөйләгәннән генә беләм. Үги әниебез Нәсбиҗамал тагын өч кыз тапты, бергә үстек. Иң олысы булганга, миңа бик эләкте инде. Болай да ач-ялангач. Җитмәсә әтидән: «Өйдән алып киткән киемнәр, ашамлыклар бетте. Тимер юлда эшлибез. Ашарга җитми. Эчләр тетелеп бетә», – дип хат килде. Шуннан әниләр – күршедәге Балтач авылыннан өчәү, бездән өчәү ирләренә ашарга илттеләр. Икенче тапкыр тагын барасы булдылар. Китәбез дигәндә генә, күрше хатынның өч айлык баласы авырып китте. Аның урынына мине җибәрделәр. Аллап-артлап ризык күтәрдем. Ул вакытта пароходлар төнлә генә йөриләр. Төшәсе пристаньны ялгыш үтеп киткәнбез. Кичкә кадәр тагын көттек. Төшкәндә бик караңгы иде әле. Көтү куарга чыккан хатыннар: «Кая барасыз?» – дип сорыйлар. Әтиләр тора торган авылның исемен әйтәбез. «Менә баганалы юл. Шуннан чыкмагыз», – диделәр. Бара-бара калын урманга килеп кердек. Әниләр дәшми-тынмый, тиз-тиз баралар. Алар артыннан мин дә чабам. Бер дә онытмыйм: урманны чыгып җиткәнче тыным авызыма килде, үләм икән дип торам. Урманны чыккач, хатыннар ял итәргә туктады. Бер-берсенә дәшмиләр дә, арулары соңгы чиккә килеп җиткән булган аларның да. Әтиләр яши торган чуаш авылы түбәндә, тау арасында икән. Ирләр караңгылы-яктылы тамак хакына бакча казырга киткәннәр булып чыкты. Эзләп табып кайттылар. Алар ашап алдылар да эшкә киттеләр. Без азрак ял итеп алгач, кайтырга чыктык. Тимер юлны тоташтырып бетергәч, әтиләрне урман кисәргә җибәрделәр. Кырык өчнең язында, үлем хәлендә дип, әтине ике кеше кайтарып куйды. Бик каты көзән җыера иде аны. Ике тапкыр ясин чыгардык. Ходайның рәхмәте, исән калды. Ул вакытта безнең сыер бар иде. Сөт эчердек. Алты айдан соң тагын алып киттеләр. Кырык җидедә генә кайтты. Әти югында бик авыр булды. Кырык дүрттә налог түләр өчен сыерны да сатып җибәрдек. Сарык та калмады. Әни эштә. Дүрт баланы нәрсә табам, шуның белән ашатам. Яз чыгуга, черек бәрәңгегә тотына идек. Әле ярый урман якын безгә. Ашый торган нәрсә бар, шуларны җыйдык. Исән-сау үстеләр барысы да. Энем армиядә хезмәт иткәннән соң шахтага кайтты. Ничә ел эшләгәндер инде. Гомере шунда үтте. Пенсиягә чыккач, Затонга кайтып төпләнде. 90 яшенә бер ай калганда гына китеп барды. Өч сеңлем дә тормыш кордылар, тик барысы да бакыйлыкта инде. Ялгызым гына калдым. Дуңгызлардан качып киттем – Сез Олы Кариле егетен таптыгыз инде, – дип шаяртмакчы булам. Мөнәвәрә апа да кимен куймый. – Үзе тапты инде, мин тапмадым, – дип елмая. Менә бер кызык сөйлим әле дип, сүзен дәвам итә. – Фатыйх килеп йөри инде. Мин фермада дуңгыз карыйм. Элегрәк сыер сауган идем. Колхоз берләшкәч, аларны алып киттеләр дә, Кече Карилегә дуңгыз китерделәр. Карарга теләүче булмады. Берзаман кәнсәгә дәштерәләр. Зампред Шәйхетдин абый: «Ник төшмисез, фәлән-төгән», – ди. Тыңлап-тыңлап тордым да: «Шәйхи абый, без кызлар бит. Дуңгыз карасак, кеше көләр», – дим. – Әй, наным, шул гынамы кайгың? – ди бу. – Безнең авылда менә Хәлил абый дуңгыз карый, Галия апа – укытучы. Бер кеше дә көлми, – ди. Кызларга борылдым да: «Әйдә, кызлар, чукынсын, төшик», – дидем. Эшли башладык. Дуңгызларны дуңгызча гына карыйбыз инде. Өшегән бәрәңге китерәләр. Шуны өстән генә тондырабыз. Берзаман хайваннарыбыз үлә башлады. Ферма мөдире үлгән дуңгызларны тартып чыгара да: «Кызлар, безне быел төрмәгә ябалар инде», – ди. Куркып елашабыз. Шуннан әйбәтләп асларын да чистарта башладык. Олы Кариледән фураж да алып кайта башладылар. Дуңгызлар исәйде. Караган өчен балаларын бирә башладылар. Аны ит заданиесе үтәргә тотабыз. Хөкүмәткә 40 кг ит бирергә тиеш идек без. Сыер сауганда бозау да биргәннәр иде. Анысын да налог өчен түләдем. Берсе дә үзебезгә булмады. Барыбер ияләшә алмадым мин дуңгызларга. Ишекне ачып керүгә чыр-чыр киләләр. Әй, ачуым килә. Көннәрдән беркөнне: «Моннан да хуже булмас, китәм Олы Карилегә», – дидем. Шулай итеп, дуңгызлардан качып, кияүгә чыгып киттем. Олы Кариледә – Башта колхозда эшләп йөрдем, төп йортта килендәш белән яшәдек. Аннан башка чыктык. Мәктәпкә эшкә кергәндә хезмәт хакы 27 сум иде. Аз булса да, акча булыр, дидем. Йорт җиткерәсе бар бит. Башта җыештыручы булып эшләдем. Аннары интернатка аш пешерүче итеп алдылар. Кызым Фәридә 10 сыйныфны бетерде дә Казанга китеп барды. Мәктәпкә йөрергә ерак. Йөздән артык бала ашатабыз. Иртән үк ашатып, дәрескә кертәсе бар. Шуңа күрә сыер савып, көтү куарга өлгерә алмыйм. Ашханәне ташладым да интернатка тәрбияче булып кердем. Ул вакытта Балтач, Кече Кариле, Чаллы, Яңа Сала, Ишем, Келәнчедән дә килеп, уртача 520 бала укый иде. Хәзер уйлап ятам: мин бернәрсәдән дә курка белмәгәнмен икән. Югыйсә төнге эш бит. Җыелышта мәктәп директоры Салих абый Гарифуллин: «Интернатның рәшәткәләрен сындырып бетерделәр, шул хакта берәү дә әйтми», – дигән була. «Төнлә мин эшлим инде. Нәрсә дип әйтим? – дим. – Фәлән җиргә җитәм дә, Мөнәвәрә идет, колундра дип кычкырып, капка төбенә чабышалар. Анда җитәм дә, туалет ягына китәләр», – дидем. Җыелыштан чыктык та, бер хатын: «Син колундра дип белеп әйттеңме соң? Полундра бит ул», – ди. Малайлар хәзер дә ерактан апа дип килеп дәшәләр, искә төшерәләр шул колундраны. Кайберләрен танып та бетермим. Бервакыт Камскийга йон теттерергә бардык та, берсе килеп исәнләште. «Танымыйм, кем син?» – дигән идем: «Хәтерләмисеңмени, апа, карават астыннан кисәү белән куып йөргәнеңне?» – ди. Нинди зыян эшләсәләр дә, балалар өстеннән директорга да, әти-әниләренә дә жалу бирмәдем. Үзем хәл иттем. Шуңа күрә яраталар, искә алалар дип уйлыйм. Балалар үстергәндә дә җиңел булмады. Ирем иртә үлеп китте. Малайларым да озак тормады. 55 яшендә олы улым Фарук китеп барды. 23 ел тракторда эшләгән иде. Икенче улым Фәритнең эшләмәгән эше калмады: завклуб та, элемтә буенча да, урманчы булып та эшләде, колхозда атта да йөрде. 66 яшендә ташлап китте. Нишләптер, өйләнәсе итмәде. Хатирәләр дулкыныннан чыгарга теләпме, бераз гына тын торганнан соң, Мөнәвәрә апа авыл турында сөйләргә кереште. – И, нигә дип һаман үзем турында сөйлим әле. Авылыбыз бик матур безнең. Карап кайтыгыз. Югары очта буа бар, шунда балык та тоталар. Халык кына азая инде. Мәктәп эшли әле. 33 бала укый, диләр. Быел укырга керүче генә юк икән. Клубта нәрсә оештыралар, шул була. Килеп театрлар куялар. Аралашырга чордашларым гына калмады. Авыл советы рәисенең әнисе бар, 1929 елгы, урын өстендә. Укытучы Хәбирә 1931 елгы. Ул да чыга алмый, өендә генә. Аннары минем килендәшем бар. 95 яшьтә. Яшьрәкләр белән сөйләшергә кала инде. Каршыда гына укытучы булып эшләгән Нәкыя бар. Авылдагы бөтен хәлләрне ул сөйли. Үзем дә урамга чыгып йөрим әле. Яшелчә, җиләк-җимешләргә су да сибәм. Кызым, киявем, киленем, оныкларым кайтып йөриләр. Мөнәвәрә апа хикәятеннән соң, авылның тарихы да, бүгенгесе дә күз алдына килеп басты. Штаб буларак та әйбәт йорт бу. Аны 1965 елда Мөнәвәрә апаның ире Фатыйх абый үз куллары, малайлары ярдәме белән салган. Шактый вакыт үтсә дә, бүрәнәләренә, түшәмнәренә кадәр ап-ак. Һәр почмагыннан җылылык бөркелеп тора. Хәер, хуҗасы нурлы кеше булгач, башкача була да алмый инде.
Фәния ӘХМӘТҖАНОВА |
Иң күп укылган
|