|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
25.08.2024 Криминал
Павел Дуров тоткарланды: аңа террорчылык һәм педофилия буенча гаепләү белдерелергә мөмкинФранциядә Telegram оештыручысы Павел Дуров тоткарланып, сак астына алынды. Бу хакта җирле ММЧга сылтама белән РИА Новости язып чыкты. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Россия эшкуары Париждан 12 км төньяк-көнчыгышта урнашкан Ле-Бурже аэропортында тоткарланган. Дуров үзенең шәхси самолеты белән Азербайҗаннан кайтып килгән, траптан җиргә аяк басуга аны кулга алганнар. Дуровка күп кенә җинаятьләр: террорчылык, наркотиклар, мошенниклык, акча юдыру, урланган товарлар белән эш итү, педофилия һ.б. буенча гаепләү белдерелергә мөмкин. Фото: https://vk.com/durov
--- |
Иң күп укылган
|