|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
24.08.2024 Хәвеф-хәтәр
Татарстанда туй коточкыч юл-транспорт һәлакәте белән тәмамланганТатарстанда Нурлат-Чуаш Тимерлек юлында туй кортежы катнашында булган юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Нурлат-информ». Беренчел мәгълүматлар буенча, «Приора» руле артындагы туй кортежы йөртүчесе каршы як полосага чыккан. Анда «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән. Киләсе машина туктап өлгермәгән һәм беренче автомобильгә килеп кергән. Юл-транспорт һәлакәтендә биш кеше зыян күргән, шуларның икесе бала. Барлык зыян күрүчеләрне төрле җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар. Хәзерге вакытта аларның тормышына куркыныч янамый.
--- |
Иң күп укылган
|