поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 20 Июль
  • Наилә Нәҗипова - актриса
  • Алмаз Гыймадиев - балалар язучысы
  • Радик Гайзатуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Рөстәм Маликов - җырчы
  • Рәисә Ишморатова (1917-1997) - язучы
  • Равил Зарипов - дәүләт эшлеклесе
  • Марат Хөснетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
21.08.2024 Мәдәният

Камал театры яңа 119-нчы сезонын ача

23 августта 19.00 сәгатьтә легендар «Зәңгәр шәл" спектакле белән Г.Камал театры үзенең 119 нчы сезонын ача. Яңа сезонда Россиянең иң борынгы милли театры тамашачыларын премьералар, фестивальләр, гастрольләр, оркестр концертлары һәм башка бик күп чаралар көтә.

Бүгенге көнлә театрда 119 нчы театр сезонының беренче премьераларының репетицияләре бара. Айдар Җаббаров Татар эстрадасы легендасы Әлфия Авзалованың тормышына һәм иҗатына багышланган "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" музыкаль спектакле өстендә эшне дәвам итә. Пьеса авторы - Резеда Гобәева, рәссам - Булат Ибраһимов. Рольләрне Россия Федерациясенең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисткасы Люция Хәмитова, Татарстан Республикасының халык артистлары Фирая Әкбәрова, Фәнис Җиһаншин, Олег Фазылҗанов, Татарстан Республикасының атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Алмаз Сабирҗанов, Артур Шәйдуллин, Раил Шәмсуаров, шулай ук Алмаз Борһанов, Рәдиф Галимов, Ләйсән Гатауллина, Алинә Мөдәрисова.
Спектакль Әлфия Авзалова фонды белән партнерлыкта куела.

Шулай ук быел ГИТИСның режиссерлык факультетын һәм Дмитрий Крымов остаханәсен тәмамлаган Әскар Галимовның театрда быел дебюты көтелә. Ул Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»повестен сәхнәләштерергә җыена.

Июньдә үк репетицияләр башлаган төрек режиссеры Мостафа Куртның төрек драматургы Гюнгер Дилменның «Тере маймыллар белән Ресторан» пьесасы буенча «Сары елга» спектакле өстендә эш дәвам итә. Спектакльнең рәссамы - Сергей Скоморохов, композиторы - Йосыф Бикчәнтәев. Спектакльдә ТР атказанган артистлары Миләүшә Шәйхетдинова, Рамил Вәҗиев, Илнур Закиров һәм Рәдиф Галимов, Эльвир Сәлимов, Эльза Моратхуҗина катнаша.

Яңа сезонда театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев куелышында Таҗи Гыйззәт һәм композитор Җәүдәт Фәйзинең "Башмагым" музыкаль драмасы һәм танылган Россия драматургы Ярослава Пулиновичның заманчп адаптациясендә Г.Камалның "Бәхетсез егет" спектакле көтелә. Шулай ук Илгиз Зәйниев авторлыгында «Су анасы» спектакле премьерасы да тәкъдим ителәчәк.
Данияр Соколов җитәкчелегендәге театр оркестры да яңа проектлар әзерли. Шуларның берсе - Санкт-Петербургтан режиссер Дмитрий Отяковский куелышындагы Татар музыкасы классикларының әсәрләре нигезендә "Кичә. Бүген. Мәңгегә» премьерасы.

5 еллык тәнәфестән соң Камал театры Мәскәүгә гастрольгә китә. 10-15 сентябрьдә Россия Малый театрының төп һәм Олы Ордынка сәхнәләрендә алты спектакль күрсәтеләчәк: "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр», «Бию Пәрие», «Санаулы кичләр», «Зәңгәр шәл», «Көзге кайтаваз» һәм "Ситса туй".

7 ноябрьдә театр легендар татар режиссеры Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) 90 еллыгын билгеләп үтә.

22 декабрьдә театр сәхнәсендә «Яңа татар пьесасы-2024» драматургия конкурсында җиңүчеләр игълан ителәчәк. Конкурска 1 октябрьгә кадәр гаризалар кабул итә.

2025 елның июнендә төрки халыкларның XVII «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале уза.

119 нчы сезонда РФ һәм ТР халык артисты Азһәр Шакиров, РФ атказанган артистлары, ТР халык артистлары Рузия Мотыйгуллина, Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, ТР халык артистлары Хәлимә Искәндәрова, Луара Шакирҗанова, Радик Бариев юбилейларын билгеләп үтә.

«Шәрык клубы» интерактив мультимедиа комплексы да үз эшен дәвам итә, ул хәтта җәй көне дә туктап тормады. Камал театры түбәсендә экскурсияләр зур уңыш казанды. Шулай ук җәй көне комплекс театр спектакльләренең видеязмаларын күрсәтте һәм балалар өчен мастер-класслар үткәрде. Комплекс ХХ гасыр башы татар зыялыларының легендар «Шәрык клубы" берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан, анда 1911 елның ноябрендә «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасы үзенең стационар сәхнәсен ачкан.


---
Камал театры
№ --- | 21.08.2024
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы