поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.08.2024 Хәвеф-хәтәр

"Әти-әнием елый да елый": Бер кат кием белән урамда калганнар (ВИДЕО)

Казанның Авиатөзелеш районындагы Годовиков урамындагы 55нче йортта яшәүче Хәлиуллиннарның ике катлы йорты янып көлгә әйләнгән. Әле ярый үзебез исән-сау дип сөенә алар.

 – Өйдә әнием һәм энем генә булган. Әтием эштә иде. Иртәнге алтылар тирәсендә бу. Ул вакытта әнием эшкә китәргә җыенып йөргән. Энем йоклаган булган. Өсләрендә ни бар, шул киемнәр белән чыгып кала алганнар. Янгын сүндерүчеләр ут чыгуы турындагы хәбәр биргәннән соң 40 минут үтеп килгәннәр. Бу хакта әнием әйтте, – дип сөйли Аделина. – Өебезне яңартып, янкормалар ясап куйган идек. Бик читен. Әти-әнием елый да елый әле һаман. Күрәчәгебез булгандыр инде. Язмыштан узып буламы соң?
 
Хәлиуллиннар үз нигезләрендә яңадан йорт төзергә җыеналар. Әлегә алар күршеләрендә яшәп торалар.
 
– Утның каян килеп чыкканын белмибез. Әлегә тикшерәләр. Бөтен якыннарыбыз, туганнарыбыз булыша. Аларга рәхмәттән башка сүзебез юк, — ди Аделина.  ярдәм итәргә теләүчеләр Саклык банкына беркетелгән 8 987 294-78-79 телефон номеры аша (Аделина Илдусовна исемендә) акча күчерә ала. Шулай ук 48 размерлы хатын-кыз киемнәре, 50 размерлы ир-ат киеме, 6 яшьлек малай өчен кием-салым кирәк.
 
***
 
Янгыннан зыян күрү очраклары хакында көн саен ишетергә туры килә. Аннан саклану өчен гап гади киңәшләрне истә тотарга кирәк.
 
– Бик тә өлкән яшькә җиткәннәрне һәм сабыйларны өйдә-фатирда ялгызларын гына калдырмагыз.
 
– Кечкенә балаларга мич яки газ кабызырга рөхсәт итмәгез, үзегез янәшә торганда да сабыйларның шырпы белән уйнавына юл куймагыз.
 
– Бер розеткага берничә электр приборы тоташтырмагыз.
 
– Ачык электр җылыткычында кием киптермәгез.
 
– Сүндерелгән электр җиһазларын (телевизор, радио, өстәл-дивар лампалары) электр челтәреннән тартып алыгыз. Алар, үзләреннән-үзләре кызып, яна башларга мөмкин.
 
Суыткычлар исә электр челтәреннән өзлексез файдалануга махсус көйләнелгән.
 
– Бүлмәне газ плитәсе кабызып җылытмагыз, газ приборларын үзлектән төзәтмәгез.
 
Ашыгыч хезмәтләр телефоны – 112.
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 21.08.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы