поиск новостей
Көн мәзәге
  • Әгәр дә нәчәлнигыгыз сезгә хезмәт хакын арттырам дип әбищәйт иткән икән, димәк, арттырачак, ел саен исенә төшереп тормагыз!

Бүген кемнәр туган
  • 16 Июнь
  • Хәйдәр Бигичев (1949-1998) - җырчы
  • Марат Әхмәтов - дәүләт эшлеклесе
  • Нияз Сабирҗанов - дин әһеле
  • Айсылу Лерон - журналист
  • Ярлы Кәрим (1901-1937) - шагыйрь
  • Гомәр Гали (1900-1954) - әдәбият галиме, язучы
  • Рифкать Закиров (1938-2007) - шагыйрь
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
24.06.2011 Сәясәт

Медведев очраса, нәрсә сорар идегез?

Бүген Казанга Россия Президенты Дмитрий Медведев килә. Сезгә Дмитрий Медведев белән очрашу мөмкинлеге бирелсә, аңа нинди сорау белән мөрәҗәгать итәр идегез?

Ренат ХАРИС, ТР халык шагыйре:

 

– Нигә бик еш газета, телевидение, радиодан ил җитәкчелеге бер әйберне вәгъдә итә дә, бер атнадан шуның нәкъ капма-каршысы эшләнә? Мисалга ТКХ һәм автомобиль ягулыгына караган мәсь­әләләрне китереп була. Ил башына тагын бер соравым шул: Россия җитәкчелеге чын язучыларны кайчан күрә башлар икән?

 

Гөлназ НИГЪМӘТҖАНОВА, 131 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

 

– Укытучыларның хезмәт хакына кагылган сорау – мәңгелек проблемадыр инде ул. Моннан тыш йөрәккә үткән тагын бер мәсьәлә: педагогларны кайчан кешегә саный башларлар? Мәктәптә ялгыш ясалган һәр адымыбыз өчен штраф йә эштән куу белән яныйлар. Мәсәлән, БДИ вакытында телефонына смс килгән өчен бер укытучыга 40 мең сум штраф чәпәделәр. Ә безгә бит имтихан алдыннан беркем дә инструкция үткәр­мәде, БДИда катнашуыбыз хакында рәсми ризалык алын­мады, “ярый-ярамый” кебек кагыйдәләр дә өй­рә­телмәде. Эше озакламый судта каралачак.

 

Фәрдия СӘФӘРГАЛИЕВА, Татар яшь тамашачылар теа­трының әдәбият бүлеге җитәкчесе:

 

– Мондый мөмкинлек гади халык өчен хыялда гына туадыр инде ул. Шуңа сораудан бигрәк теләк җиткерер идем. Илдә тынычлык саклап, халкын теракт, гаугалардан яклый алырлык җитәкче булыгыз, дип әйтер идем. Иң мөһиме исән-имин яшәү бит.

 

Раяз ФАСЫЙХОВ, җырчы:

 

– Нигә бездә кирәкмәгән салымнар саны шул хәтле күп, дип сорар идем. Икенче борчыган мәсьәлә: бензин бәясенең һаман өскә үрмәләве. Нефть табучы ил буларак, бездә аның бәясе түгел, сыйфаты югары булырга тиеш югыйсә. Әлегә вәзгыять капма-каршы.

 

Наталья ГАТАУЛЛИНА, шәхси эшмәкәр:

 

– Кече бизнес һәм шәхси эшмәкәрләргә шартларны яхшыртабыз дип күпме вәгъдә итсәләр дә, нәтиҗәсе күренми. Базарларны ябалар, сатучыларны урамга куып чыгаралар, алар урынына зур сәүдә йортлары салына. Әнә шул проблеманы кешеләрне эшсез калдырмыйча хәл итеп буладыр бит?! Кемнеңдер тормышын яхшырту өчен башкаларны икенче сортлы итеп калдырырга кирәкмени?


Ватаным Татарстан
№ 14-115 | 24.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы