поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
21.08.2024 Мәдәният

«Казан тавышлары» шигъри-музыкаль сәяхәткә чакыра

24 август Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк. Чара 20.30 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк.

Бу кичтә «Җир шарында мәхәббәт бармы?» дигән мәңгелек сорауга җавап эзлибез. Музыка һәм шигырьләргә төрелгән хисләр симфониясе яратуның барлыгын гына түгел аның төрлелеген дәлилләргә омтыла: якыннарны, сөеклеңне, туган ягыңны ярату... Перформансның төп герое – чичән-шагыйрь дөньяның мәхәббәттән яралганына ихластан ышанса, физика галиме, киресенчә, бу тормышта һәрнәрсә фәнгә буйсына дигән фикердә. Бу бәхәстә кем хаклы булыр икән?

Мэрия балконнарыннан Казан театрларының әйдәп баручы артистлары рус һәм татар телендә шигырьләр укыячак, музыкантлар һәм җырчылар башкаруында музыкаль әсәрләр яңгыраячак. Чыгышлар видео-мэппинг-шоу белән бергә үрелеп барачак.

Перформанста Татарстанның халык артистлары Искәндәр Хәйруллин, Илья Славутский, Елена Ряшина, Зөлфия Вәлиева, Татарстанның атказанган артистлары Рамил Вәҗиев, Искәндәр Нуриҗанов, Илнур Закиров, Камал театры артистлары Ләйсән Фәйзуллина, Ришат Әхмәдуллин, Качалов театры артистлары Анна Макарова, Регина Габбазова, Тинчурин театры актерлары Артем Пискунов, Резедә Сәләхова һәм Кариев театры артисты Булат Гатауллин катнаша.

Шулай ук балконнардан Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина, Татарстанның атказанган артистлары Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Эльза Заяри, Анастасия Макарова, Динә Закирова һәм таланталы башкаручылар Матвей Козин, Михаил Урецкий, Илгиз Мөхетдинов, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Закирова һәм «Дорога Звезд» шоу-хоры чыгыш ясаячак.

«Бу юлы тамашачыларга нинди тарих бәян итәрбез икән дигән сорауга, быел җавап бик тиз табылды. Гаилә елында, әлбәттә, Мәхәббәт темасына мөрәҗәгать иттек. Сөю, ярату хисе һәр йөрәктә яшәвен, ә Казаннның чын мәгънәсендә гашыйклар шәһәре булуын әлеге кичтә тагын бер кат исбатларбыз дип уйлыйм. Хисле шигърият һәм музыка дөньясына рәхим итегез! Барыгызны да көтеп калабыз!» – диде Казан шәһәре Башкарма комитеты башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.

Кич дәвамында тамашачылар Максим Горький, Михаил Лермонтов, Муса Җәлил, Борис Пастернак, Анна Ахматова, Евгений Евтушенко, Фәнис Яруллин, Шәүкәт Галиев, Йолдыз Миннуллина, Рүзәл Мөхәммәтшин, Лилия Гыйбадуллина, Гөлүсә Батталова, Эльмира Җәлилова һ.б. әсәрләрен ишетәчәк.

Сценарий авторы – Резеда Зәйниева, режиссерлар – Татьяна Старикова һәм Радик Бариев.


---
Камал театры
№ --- | 21.08.2024
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы