поиск новостей
Көн мәзәге
  • Бизнес турындагы китаплардан бераз файда күрим дисәгез, сез аларны сатыгыз.

Бүген кемнәр туган
  • 17 Июнь
  • Зөлфия Вәлиева - актриса
  • Ришат Хәмидуллин - дин әһеле
  • Роберт Нигъмәтуллин - галим
  • Ринат Баттал (1948-2018) - язучы
  • Рөстәм Зәбиров - архитектор
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
20.08.2024 Мәгариф

1 сентябрьдән мәктәпләрдә балаларга кесә телефоныннан файдалану тыела

Яңа кагыйдәләр мәгариф турында закон нигезендә җайга салына. Яңа уку елы башыннан Казан мәктәпләрендә мобиль телефоннардан файдалану тыелачак. Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары – министрлыкның Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контрольлек департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов шул хакта белдергән.

– Уку барышында, шулай ук башка максатта кәрәзле телефоннардан файдалануны тулысынча тыю турында карар кабул ителде. Мәктәптән соң беркемгә дә тыелмый, әмма уку барышында телефоннардан файдалану тыела. Мәктәп таләбе генә түгел, мәгариф турында законның таләбе бу, – дип аңлатып үткән ул. Министр урынбасары сүзләренә караганда, яңа кагыйдәләр үтәлешен оештыру мәсьәләсен мәгариф оешмалары үзләренчә хәл итәчәк.

– Телефоннарны тартмага җыеп куяргамы яки башка юлны сайларгамы икәнен мәктәп үзе мөстәкыйль хәл итәчәк. Тыңлаусызларга карата йогынты чараларына килгәндә – укытучылар тәрбиясе генә. Мәктәптә штраф салмыйлар һәм беркемне дә “утыртмыйлар”, – дип аңлатып үткән Мөҗипов.

Моннан тыш яңа уку елында балаларны тагын берничә яңалык көтә. Мәсәлән, расписаниедә яңа фәннәр пәйда булачак. Шул исәптән “ОБЖ” урынына – “Иминлек нигезләре һәм Ватанны саклау”, “Гаилә белеме”, “Хезмәт” урынына – “Технологияләр”.

 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 20.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы