поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.06.2011 Җәмгыять

Кара диңгез «дулкыны»

Чит илгә барып кайту үз илеңдә сәяхәт кылудан очсызгарак төшүен Россия курортларында ял итеп караган кеше минем язмасыз да белә. Белерсең дә шул, теге Тютчевның канатлы гыйбарәсе гел тел очында әйләнә бит – Рәсәйне акыл белән аңлап булмый.

Минем дә диңгезгә беренче бару түгел. Үземнең Кара диңгезгә карата әллә ни сусау юк югын, бала бар!.. Кызымның сары комда казынуын, диңгездә чупырдарга яратканын күз алдыма китерәм дә... Менә тагын кулда теге алтын бәясе билет елмая – өч кешелек гаиләгә 52 мең сумлык бару-кайту авиалиния билеты. Гыйбрәт! Үз илеңдә генә әнә шулай кычкыртып талый алалар. Бу бит Казаннан Краснодарга очу бәясе генә. Отель яисә шифаханә хакы кермәгән. Күршеләребез бездән бер көн алдан Мисырга очты – Казаннан туры Хургадага самолет рейсы, 4 йолдызлы отельдә 10 көн яшәү хакын кертеп, турфирмага 47 мең акчаларын түләделәр. Югыйсә Краснодар курортлары белән 4 йолдызлы чит ил курорты янәшә дә тора алмый бит инде. Ә бездә шулай – бездә үзеңнекеләрне акыртып таласаң да була. Әле аннан соң җирле туристлыкны үстерергә, кече бизнеска ярдәм кирәк дип чаң сугалар.

 

Юллар, юллар

 

Ярый, самолетлары ярыйсы инде. «Кубань» авиалиниясе белән беренче очу. Кондиционерлары рейсның буеннан-буена ук эшләми – безнең кебек балалыларны ул яктан бәхет басты. Ике сәгать ярымнан Краснодарга төштек. Салкын, яңгырлы Казаннан соң мәзәк – үзе эссе, үзе дымсу һава. Дуслар белән булгач, кара төнгә кадәр шәһәр карап йөрдек. Җирле халык – казаклар, аеруча хатын-кызларның шундый дәү, ирләр кебек баһадир гәүдәле булулары сәер тоелды. Кибеттә чүпрәк-чапрак караганда минем кебек «шөпшә»ләргә кием каралмаганын аңладым. Бу шәһәр диңгез ярына ук урнашмагач, туристларның төрле-төрле булуы кибетләрдә искә алынмый икән.

 

Икенче көнне без урнашасы ял йорты – Анапага кузгалдык. Әлеге якның серпантин юлларын җенем сөймәсә дә, юлларының сыйфатын мактамый булдыра алмыйм. Һәрхәлдә, аларның шоп-шома юлларыннан «очканда» йөрәк тыныч кына тибә алмый – менә алда чокыр яки түмгәк пәйда булыр, машинаны берәр якка каерыр төсле генә бит! Өйрәнмәгән икән без андый юлларга. Ә менә юлларның куркыныч дәрәҗәдә тар булуы хак, әмма җирле автосөючеләрне бу һич борчымый. Сез аларның нинди тизлектә, нинди әкәмәт маневрлар ясап йөрүен күрсәгез! Менә бу вакытта мин инде Казанда адым саен торган камераларны сагынып куйдым – кесәгә суга сугуын, әмма барыбер «тәрбияли» бит ул видеокүзәтү дигән нәрсә.

 

Бака туе

 

Анапаны Краснодар курортларының иң дәвалы почмагы дип атыйлар. Янәсе, монда берничә һава агымы кисешкән җир – хроник авыруларга да, йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләргә дә, балалар сәламәтлеге өчен дә кулай урын бу. Балалар лагерьларының күплеге дә шуның белән аңлатыла. Әмма монда юллама белән килгәннәргә караганда безнең халыкта иң актуаль ял формасы – «кыргый» ял итүчеләр күбрәк. Моның татарчасы – поездның плацкарт вагонында килеп, бүлмә белешеп, үз тамагыңны үзең кайгыртып, алган бүлмәңдә ашарга пешереп ашау. Бәлки, ир кеше өчен бу кулай варианттыр, әмма хатын-кыз буларак мондый ялны аңламыйм – ял иткәндә дә плитә янында басып тормыйм инде мин. Кеше бүлмәсен юып-җыештырып, кибеттән ашамлык ташып, иртә-кич ашарга пешерерлек булгач, мин үз өемдә генә ятам. Ял икән – хатын-кыз да тугарылырга тиеш.

 

Сезон башланып кына килә, Анапада исә барыбер «бака туе» – пляждагы халык геометрик тизлектә көн саен артканнан-арта бара – өч айлык нәниләр дә, җитмеш яшьлек картлар да диңгездә чупырдый. Мин юк – миндә әле 20 градус җылы диңгезгә керергә моржлык җитеп бетми, күрәсең, аякны чылатып, ярда гына ятам. Аның каравы Мәрьям дөньясын онытып комда уйный – кичен елый-елый чәч төбендәге комны шытыр-шытыр юабыз...

 

Акча, акча, акча...

 

Монда һәркем үз юрганына карап аягын суза. «Бүлмә бирәм» дигән язуга ияреп кергәннәр, гадәттә, бүлмә өчен көненә 550-850 сум акча алуларын әйтте. Әлбәттә, бу чагыштырмача уңайлыклары булуга карап аерыла. Кунак йортлары, отельләр күбрәк сорый – монда бүлмә арендалау 1000 сумнан башлана. Мең тәңкәлек бүлмәне өч-дүрт кешелек гаилә алу өчен кысанрак – иң экономияле, шул ук вакытта уңайлы, чиста-матур бүлмә уртача 1500 сум тора. Монда яхшы санузел, телевизор, суыткыч, савыт-саба, электр чәйнеге, сейф, караватлардан кала диван керә. Ярымлюкс яисә люкс, VIP-номерлар тәүлегенә 6000 сумга кадәр. Әлбәттә, бу бәя диңгезгә якын-ерак булудан да аерыла. Бу бүлмә бәясе генә. Кайдадыр отельдә яшәп, шәһәргә чыгып тамак туйдырып та йөреп була, үзең яшәгән җирдә дә сине рәхәтләнеп ашатачаклар. Акчаң гына булсын.

 

Без исә тәрәзәсеннән диңгез кул изәгән ял йортына урнаштык. Һәм, әлбәттә, шәһәргә чыгып киттек. Ял бит инде иң беренче чиратта җыен кирәккән-кирәкмәгән вак-төяккә акча туздыру белән синонимлаша. Диңгезгә дә бар, сувенир да җыйма, имеш. Үзәк базарга тоташып ук урнашкан аттракционнар урамы туристларның иң күп агымы белән бербөтен. Монда диңгез кабырчыкларыннан акыл шәрифләре нинди фантазиягә сәләтле – барысын да тормышка ашырган кул эшләнмәләре: сувенирлар, магнитлар, муенсалар, аларны салырга тартмалар, агач эшләнмәләре, тагын әллә ниләр...

 

Аттракционнар Казанның «Кырлай» паркыннан әллә ни аерылмый. Әмма килгәч-килгәч күзәтү тәгәрмәчендә әйләнми, аккошлар формасындагы көймәдә йөрми, тирда атмый булдыра алмадык. Пиццериягә кереп, пицца ашамыйча, кечкенә кешегә туңдырма алмыйча да булмады.

 

Берничә көннән мактый-мактый тәкъдим иткән океанариум, террариум, микробиология, зоопаркларына киттек. Менә шунда инде җирле бизнесның бик тар күңелле икәненә инандым. Шатырдатып акча җыясың, кешене җәлеп итеп китерәсең икән, яса инде син тиешле югарылыктагы күргәзмә. Океанариум дигәннәрендә ике балык та, өч акула, зоопаркларында туксан тугыз попугай да бер ташбака дигәндәй. Мондагы бизнес шул «кесәңне тутыр да тизрәк кач»ка корылган. Килгән кеше дә акчасын жәлләми ләса, түли, бара. Әмма күңелдә алдану юшкыны калган кеше тагын бер кат бу якларга әйләнеп карыймы соң инде!

 

Кибетләрдәге «бутик»лык тагын бер шаккатырды. Минем аңлавымча, бутик булыр өчен дөньякүләм бренд югарылыгындагы, кутюрье, танылган дизайнерлар кием-салымын тәкъдим итәргә кирәк тә инде. Монда исә Төркия, Кытай киемнәре, бәяләре 5 мең дә 10 мең. «Бутик» тек «бутик» инде, нишләтәсең. Чокчына-чокчына D@G, Fendi, Cucci, Валентин Юдашкин, һич югы Кира Пластинина исемнәрен эзлим – юк.

 

Базарлардагы бәяләр дә «бутик»ларныкыннан ким түгел, берничә көн рәттән ат бәясенә җыеп кайткан җиләк-җимеш ашагач, күршеләребез киңәше белән «Магнит» кибетен эзләп таптык. Монда базарда 180 сумга сатылган виноград 104 тәңкә, виктория җиләге 120 сум (базарда иң очсызы 150 иде). Безнең ял йортыннан ике адымда гына урнашкан җирле азык-төлек кибетендә исә кычкырып еласаң да, теләгән ризыгыңны таба алмыйсың. Алагаем кибет инде, әмма сыйфатлы ризыкка монда әйтерсең дефицит – срогы чыкмаган кефир, бүген генә җитештерелгән камыр ризыклары, сытылмаган-бозылмаган алма-банан табам димә.

 

Сәясәт һәм вәгъдә

 

Кырын ятып телевизордан җирле канал тапшыруын карыйбыз. Өлкә губернаторы Александр Ткачев кул астында эшләүчеләр белән курорт шәһәрләрдәге бизнес-проектлар турында гәп кора. Юллар яхшы, ял итү, коену өчен пляжларның караулы, туристлар өчен бар мөмкинлекләр килгән, эшмәкәрлектә һәр нәрсә «үтә күренмәле» булуы шарт. Монда туристларның кире әйләнеп кайтуы мөһим, алдау-йолдауга корылган эшмәкәр иптәшләргә катгый чаралар күрелергә тиеш, ди Ткачев әфәнде. Минем ирен читенә елмаю куна. Безнең белән ялга баласы белән иптәш кызым килеп кушылган иде. Ул урнашкан отельнең үзенең пляжы юк – шәһәр пляжына тәпиләргә кирәк. Кызларны җитәкләп, барып урнаштык без шунда. Безнең әти шундук Мәрьям белән Аделинаны якындагы «гөмбә» астына кертеп утыртты – турыдан-туры кояш нурлары астында бала утыртып булмый. Балалар уйнарга керешмәде, әлеге гөмбәләрне урнаштырып йөргән егетләр килеп, 50 тәңкә акчаны алып та китте. Без шактый гына комда яткач, сумкасын күтәреп бер апа якынлашты. Теге егеттән шундый ук гөмбә бәясен белешкән иде, күзен дә йоммый 100 тәңкә сорады бу. Апа, мескен: «Мин бит бер сәгатьтән артык ятмыйм», – дигән иде, егетебез, алайса 40 тәңкә дә җитә, дип, чираттагы корбанын «йотты». Ул гөмбә дигәннәре, бәлки, бөтенләй бушлайдыр инде – әмма монда кем ничек булдыра, шулай мәтәштерә, ахры.

 

Ткачевның туристлыкны үстерү буенча без бөтенесен дә эшлибез дигән вәгъдәсен кайтып китәр алдыннан да татырга туры килде. Самолетыбыз Анападан туры Казанга кайтасы иде. Ике көн кала безгә рейсның өч көнгә тоткарлануын, Краснодардан очачагын әйтмәсеннәрме. Аэропортлары февраль аеннан башлап ремонтта булган икән, ә хәзер экологик милиция очу полосасын кабул итүгә каршы чыккан. Ә ни өчен әле ремонтланып та бетмәгән аэропортка билет сатканнар – моны тагын шул, Россияне акыл белән ерып чыгып булмас, дип кенә аңлатсаң инде. Теләсәгез, яңа билет сатып алып, Краснодардан оча аласыз, диделәр аэропорт хезмәткәрләре. Ял ахырында кемгә килсен инде тагын 25-26 мең сум акча? Шулай итеп, Кара диңгездә рәхәтләнеп бер ай кунак булгач кына Казанга юл алдык.

 

 Казан салкын яңгырлары белән сәламләде. Әмма үз шәһәреңнең матурлыгына җитәме соң инде! Иң беренче эш итеп азык-төлек кибетенә чаптым – мондагы хөррият! Тегесен куям, монысын алам, инде кул арбасында буш урын юк, әмма теге шыр буш Анапа кибетен искә төшергәч, нәфес үзен-үзе тыя алмый шул, мескен.

 

Ял ошамаган моңа, дигән тәэсир калмасын тагын. Ошады – ялны ничек уздыру барыбер үзеңнән тора. Әмма үз илеңдә цивилизация аксау, бәдрәф кәгазеннән дә акча эшләргә омтылулары гына кәефне кыра. Була бит, бездә дә була тиешле югарылыктагы туристлык оештыру. Туристка карата булган «бүген акча түләсен, аннан егылып үлсә дә ярый» дигән караш бетсен иде. Базар мөнәсәбәте, идән астыннан чыгып, трусик белән майка өстеннән кәчтүм-чалбар, ак күлмәк кисен иде. Теләк шул гына.


Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»