|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.08.2024 Дин
Сабыйга үлгән кеше исемен кушу рөхсәт ителәме?Май чүлмәге тышыннан билгеле, ди халык. Шуңа күрә дөньяга килгән яңа кешегә исем кушу – бик җаваплы эш. Хәзер мөгез чыгаручы ата-аналар, заманча яңгырашлы ят исемнәр кушучылар шактый. Моңа инде күнегеп тә барабыз бугай. Шулай да хак динебез буенча нәсел дәвамчысына исем кушуны ничек итеп дөрес башкарырга? Исемне үзгәртергә ярыймы? Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди исемнәргә өстенлек бирергә кушкан? «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиевтән шулар турында сораштык. – Яңа туган балага исемне кайчан кушарга? – Аллаһы Тәгалә Коръәндәге «Әл Әзхәб» сүрәсенең 5 нче аятендә: «Балаларыгызны аларның аталарына нисбәт кылыгыз, бу Аллаһы хозурында гаделрәктер», – ди. Бала, димәк, иң элек – атасыныкы, гәрчә әнисеннән дөньяга килсә дә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) – Мөхәммәд Габдулла улы, бөек Тукаебыз – Габдулла Мөхәммәтгариф улы. Бибимәмдүдә улы түгел бит. Баласына исемне әти сайлый һәм куша. Бу – аның вазыйфасы. Балага исем кушу, аның өчен гакыйга корбаны чалу, чәч алу кебек эшләрне сабый дөньяга килеп, җиденче көнгә башкарырга кирәк. Әмма исемне бала туган көнне үк куштырырга ярый. – Сабыйга үлгән кеше исемен кушу рөхсәт ителәме? Әйтик, бакыйлыкка күчкән әби-бабайларының исемен. – Әйе, балага үлгән кешенең исемен кушарга ярый, моның бер зыяны да юк. Без бит болай да инде үлгән кешеләрнең исемнәрен кушабыз. Әйтик, сәхабәләр, зур галимнәр, батыр кешеләрнең исемнәрен. – Пәйгамбәребез (с.г.в.) нинди исемнәр кушарга тәкъдим иткән? – Аллаһ каршында иң хәерле исемнәр – Габдулла һәм Габдрахман исемнәре. Габдулла – Аллаһ колы, Габдрахман – рәхмәт иясе булган Аллаһның колы дигәнне аңлата. Гомумән, «Габд» сүзе белән башланган һәм шуңа өстәп Аллаһы Тәгаләнең 99 исеменең берсе кушылса, бу хәерле исемнәрдән булыр. Пәйгамбәрләр, сәхабәләр исемнәрен кушу да – хәерле эш. Элек, җәһилият заманында, гарәпләр сабыйларына куркыныч исемнәр куша торган булган. Мәсәлән, Калеб – эт, Әсәд – арыслан. Шул исемнәргә бәйле кабилә-ырулар да булган. Гарәпләрдән: «Сез нигә мондый исемнәр кушасыз?» – дип тә сораганнар. «Безнең балаларыбыздан дошманнар куркып торсыннар», – дип җавап биргәннәр болар. «Ә нишләп сез үз колларыгызга йомшак исемнәр белән дәшәсез?» – дигән сорауга исә, алар: «Ә коллар безнеке, алар яныбызда», – дигәннәр. – Тормышта үз исемнәрен алмаштыручылар да табыла. Бу рөхсәт ителәме? – Галимнәрнең кайсылары, начар мәгънәне аңлата икән, андый очракта исемне алмаштыру – ваҗиб (үтәлергә тиешле), дип әйтә. Әйтик, Диана исеме. Ул «аучылык алиһәсе» дигәнне аңлата. Без бит: «Аллаһтан башка бернинди Иләһ юк!» – дибез. Ә монда ниндидер иләһ йә алиһә исемен кушалар! Бу – харам. Ә инде кайвакытта исемне алмаштыруның ихтыяҗы булмый. Чөнки аның мәгънәсе яхшы. – Нинди исемнәрне кушудан тыелырга кирәк? – Көферлек китерә торган исемнәрне кушмаска кирәк. Әйтик, «Аллаһның колы» – Габдулла булырга ярый, бу – матур исем. Әгәр дә Габдрәсүл икән, инде ярамас. Чөнки «Пәйгамбәр колы» дигәнне аңлата. «Габд» янына теләсә нинди исем куярга ярамый, ул башка мәгънә китереп чыгарырга бик мөмкин. Кешене кимсетә торган исемнәр кушарга ярамый. Начар мәгънәдәге исемнәр дә кушмыйлар. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Кыямәттә кеше үз исеме һәм атасының исеме белән чакырылыр. Кызганыч, еш кына безнең халыкта кушкан исемнәр – хәрефләр җыелмасы гына. – Әйтик, бернинди начар ниятне күздә тотмыйча, балага Король Ричард хөрмәтенә Ричард дип кушасы килә, ди… – Король Ричард I Львиное Сердце турында тарихтан беләбез. Ул – тәре йөртүчеләр походында мөселманнарга каршы сугышкан гаскәр башлыгы, Европада тәре йөртүчеләрне җитәкләгән. Әйе, бик көчле, батыр, кыю кеше булгандыр. Әмма ул – динебезгә каршы сугышып, зур зарарлар китергән шәхес. Бу исемне кушу ярамас. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кем кайсы кавемгә охшарга тырышса, шул кавемнән хисапланыр», – ди. Охшарга тырышу ярамас, бу – начар гамәл. Мөселманнарны яклап сугышкан батырлар исемнәре бар, алар җитәрлек. Шул ук Ричардка каршы сугышкан Сәлахетдин Әюби бар. Кушсыннар шуның хөрмәтенә.
--- |
Иң күп укылган
|