поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 16 Июль
  • Чыңгыз Мусин (1934-2016) - шагыйрь
  • Зөлфия Вакказова - журналист
  • Рамил Курамшин (1947-2022) - баянчы
  • Бәян Гыйззәт (1918-1991) - язучы
  • Диана Сәфәрова - кино һәм арт - продюсер
  • Камил Монасыйпов - музыкант
  • Рушания Таһирова - актриса
  • Нәргиз Камалов - шоумен
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
16.08.2024 Җәмгыять

Аккошлар кайтты, яки Мәчетле авыл таркалмас

Без үзгәрешләр чорында яшибез. Иң аянычлысы – авылларыбыз таркала. Җирдә эшләргә атлыгып торучылар бик аз шул хәзер, халык җиңел акча артыннан куа. Гыйлемхан кебек үз язмышын да, авылы тормышын да үз кулына алырдай хуҗалыклы, тәвәккәл ке¬шеләр күбрәк булсын иде. Энҗүдәнең бәхетенә булды бу гаҗәп хәл...

Күптән инде чит илдә  яши Энҗүдә. Ике югары беле¬ме булуына карамастан, кү¬ңеленә ятышлы эш таба алма-гач, Төркиягә ялга киткән җи¬реннән кайтмады, төрек кешесенә тормышка чыкты. Тик никахы озакка бармады, иптәше бик тә көнче кеше булып чыкты. Ләкин хатын кайтмады, җылы якларда калды. Әмма сагындыра гына бит туган ил! Әледән-әле интернетка кереп, авылдашлары чатын күзәтеп тора. Шулай беркөн, яңалыклар караштыргалап утырганда, бер белдерүгә тап булды: “Таллы Елга авылында Авыл көне үткәреләчәк. Чит җирләрдә яшәүче газиз кар¬дәшләребезне бәйрәмгә көтеп калабыз. Кайтыгыз, бер¬гәләшеп күңел ачарбыз”, диелгән иде белдерүдә.
 
“Бәй! Нишләтә бит безнең бетеп баручы авылыбыз! - ди¬гән уй башыннан йөгереп үтте, һәм йөрәге, дөп-дөп килеп, шашынып тибә башлады. – Мин монда авылыбыз юкка чыкты инде дип елап ятам! Ә алар, бәйрәм оештырып, типтереп ял итәләр! Кайтырга, үз күзләрем белән күрергә кирәк бу тамашаны!”
 
Энҗүдә интернет аша гы¬на самолетка билет алды да, чемоданына әйберләрен тутырып, ашкынып, туган-үс-кән иленә кайтып китте. Аэро¬портка килеп төшкәч тә автобус көтеп торырга чыдамлыгы калмаган иде, такси яллады да төшләренә кереп йөдәткән авылына таба элдертте...
 
Бара торгач, Энҗүдәнең сөмсере коела төште: юл буендагы эшкәртелмәгән, чүп үләннәре басып киткән кырларны күреп, йөрәге әрнеде. Фермада әнисенә сыер саварга булышкан чакларындагы терлек абзарлары ишелеп бара, җимерек хәрабәләре ге¬нә утырып калган, ашлык амбарлары да сүтелгән, кирпечләре алынган... Авыл уртасындагы ике катлы мәк¬тәп ишекләре дә шыр ачык, ватык тәрәзәләреннән шомлы җил сызгырып йөри. Әй¬терсең лә бу тирәдә сугыш давылы үткән! Авылда бары тик зират белән берничә өй генә торып калган. Башка өйләрнең күбесе “башын янга таба борган”, менә-менә ишелергә торалар. Билгеле, бу ямьсез күренешләрне кү¬зәтү аңа бик авыр иде.
Шулвакыт Энҗүдә сәер та¬выш ишеткәндәй булды. Ис¬кән җил мәчет манарасыннан яңгыраган азан тавышын китереп җиткерде.
“Я, Раббым!! Әллә акылдан язам инде?!... Бу ни бу!” Әле генә шомланып, аптырап басып торган хатын, ирек-сез¬дән башын тавыш ягына борды, аяклары аны җимерек авыл уртасында горур басып торган  мәчеткә алып килде.
 
Хатын, мәчет ишеген сак кына ачып, эчкә үтсә, Аллаһы ризалыгы өчен өйлә нама¬зын укып утыручы олы яшьтәге Зиннәтулла хәзрәткә тап бу묬ды. Менә карт намазын тә¬¬мамлады, озак кына итеп до¬га кылды һәм, нидер сизенеп, артына борылып карады да, Энҗүдәне күреп, тын калды. 
- Исәнмесез, хәзрәт! Хәл¬ләрегез ничек? – дип эндәште Энҗүдә.
- Туктале... кызым... Ялгышмасам, син Озын Зариф кызы буласыңдыр, әйеме? Менә җомга намазына килдем әле, - диде дә карт, тартыныбрак, күз карашын идән¬гә төбәде. Бераз уйланып торгач: - Нигъмәтулла кордаш авырып китте шул, район хастаханәсенә дәваланырга илттеләр. Ә Фатыйх карт карчыгы белән бер-бер артлы гүр ияләре булдылар. Сорурҗан әбиең белән мин генә яшәп ятабыз биредә. Азан әйтәм дә намаз укыйм. Ә җомга көн¬не зиратка барып Коръән укыйм...
Карт, Энҗүдәгә текәлеп бераз карап торгач: 
- Әйдә әле, кызым, безгә. Чәй эчеп, сөйләшеп утырыр¬быз. Әбиеңнең дә күңеле кү¬тә¬релер, - дип, кунакны үз-ләренә алып китте. 
Кунак барын белмәгән Со¬рурҗан карчык картын кай¬нар коймак һәм җырлап утырган самавыр белән каршы алды. Ул Энҗүдәне танымады, төксе генә итеп: 
- Нәрсә, кызым, картлар йортына алып китәргә килдеңмени? Үлә калсак, зират рядом, - дип өстәде урысчалатып. - Аллаһы Тәгалә безгә бала бирмәде шул, өмет¬ләнер кешебез юк... 
- Туктале, кортка, ул бер¬нинди оешмадан да кил¬мәгән. Чит илдән кайткан Озын Зариф кызы Энҗүдә ич, танымыйсыңмени? - дип аңлатты карт, кунакны чәй өстәле янына чакырып. Сөйләшә торгач, интер¬нет аша Авыл көненә чакыру элүче дә Зиннәтулла бабай бу¬луы ачыкланды. Карт¬ның хәй¬лә¬кәрлегеннән рә¬хәт¬лә¬неп көлештеләр. 
 
Дога кылгач, Энҗүдә әбе¬кәйгә чәй урынын җыярга булышты һәм, аларның рөхсәте белән, зиратка менеп китте. Анда кызны июнь башында гына була торган яшел гүзәллек каршы алды. Зират өсте тып-тын. Үзеңне икенче дөньяга килеп эләккәндәй хис итәсең. Шундый рәхәт һәм тыныч. Кыз янәшә ятучы әти-әнисенең каберләрен эзләп тапты, чүп үләннәрен утады.
- И, сөекле әтием, әнием, күпме вакытлар кайта алмаган идем, ниһаять, кабер¬¬ләрегезне зыярәт итәргә һәм туган авылымны күрергә кайттым менә. Әйтергә ки¬рәк, тормышым җиңел бул¬мады, бик күп борчу-мәшә-катьләр кичерергә туры килде. Аллаһыга шөкер, туганнарым барысы да гаиләле, тик мин генә, канаты сынган аккоштай, ялгыз йөрим. Аптырагач, Төркиягә китеп бардым. Тормышка чыгып карадым, тик бәхетем булмады, ул бик тә көнче кеше булып чыкты, аерылырга туры килде. Ана булу бәхете дә миңа язмаган икән...
Шушы сүзләрдән соң, Эн¬җүдә кычкырып елап җи¬бәр¬де, әти-әнисенең кабер¬ләрен сыйпый-сыйпый: 
- И, газизләрем! Никләр генә мине - тугызынчы сабыегызны дөньяга тудырдыгыз икән?! Сез гүр ияләре булдыгыз. Шөкер, туганнарым үз көннәрен үзләре күреп яшиләр. Ә минем беркемгә дә кирәгем юк. Авылыбыз да тар¬¬калып беткән әнә... 
 
Менә шуларны сөйли-сөй¬ли, такылдап елый-елый, кବберләр арасында йөрүче ир бәндәсен күрми калган икән. Ниндидер шик кенә башын күтәреп карарга мәҗбүр итте. Җилкәләрендә  дулкын-дул¬кын булып яткан сары чәчләренә япкан ак шарфы башыннан шуып төште дә яшел чирәм өстендә сөт елгасы сыман агып җәелде. Ха¬тынның күз аллары караң¬гыланып китте, һушы китеп, егыла башлаган иде, көчле ир-ат куллары аны тотып калдылар.
 
...Энҗүдә аңына кил¬гән¬дә, коткаручысы аны, иркә баладай кочагына алып, тиб¬рәтеп утыра иде. Хатын сис-кәнеп китте, торып утырырга талпынды:
 - Гыйлемхан... абый!.. Сез.. сез... Син... ни эшләп биредә йөрисең болай?...
- Сине эзләп килдем әле менә, Энҗүдәкәй! - дип шаяртты ир бәндәсе.
- Я, Хода! Бигрәкләр оятка калдым инде! Син сүзләремне дә ишетеп тордыңмы, Гыйлемхан абый?..
- Оялма, Энҗүдә! Ишетсәм ни булган ди? Минем тормышым да синекеннән ерак китә алмады, күршекәем! – диде дә шаяртып Энҗүдәнең борынына төртеп алды. - Бүтәнчә абый дип әйтмә ми¬ңа! Абый, сеңелем дип бер-беребезгә эн¬дәшүләребез әл¬лә кайчан тор¬мыш дулкыннары арасындагы чытырманлыкта адашып калды инде, Энҗүдәкәй!
- Соң... соң... Гыйлемхан... Әлегә хәтле син кайда идең соң?..  Ник мине тилмертеп, калдырып киттең?.. Адаштым мин, Гыйлемхан... адаштым... Тормыш бит ул куе кара урман икән. Сукмаклары шундый күп, кайсысыннан барырга икәнен аңламассың! Таянычым булмаудан, ятимлектән  арыдым мин. 
- Минем дә бәхетем булмады шул. Барысына да үзем, бары тик үзем генә гаепле. Без – ир-егетләр, кайчакта төр¬ле мавыгуларга булышып, башыбызны югалтабыз. Шуның белән язмышларыбызны да дөрес итеп төзи белмибез... – дип көрсенде кайдадыр еракка карап Гыйлемхан. 
Энҗүдә Гыйлемханны Зин¬нәтулла карт белән Со¬рур¬җан карчык нигезенә алып кайтты. Берүзләре генә таркалган авылда яшәп яткан картларның, көтелмәгән кунаклар килгәч, күңелләре күтәрелеп киткәндәй булды. Күп тә үтмәде, Сорурҗан әбекәй белән Энҗүдә әзер¬ләгән бәлеш тә пешеп чыкты. Барысы да тәмле, мул ризыктан сыгылып торган өстәл тирәли тезелешеп утырдылар. Ашап туйгач, Гыйлемхан хуҗадан авыл хәлләре турында сораша башлады. Үз гомерендә күпне кичергән карт күп сөйли торган кеше түгел иде, үзәгенә үткән кү¬рәсең:
- И-и, балалар, барысы да булды инде. Искә төшерсәң, йөрәк әрни. Илдә үзгәрешләр башлангач, хуҗалыгыбызга беркайдан бернинди ярдәм килми башлады. Сөт, ит комбинатлары ябылды, җитеш¬терелгән сөтләре, итләрне тап¬шырыр урын калмады. Гомер буе мул уңыш биреп торган басу-кырлар эш¬¬кәртелмәде, кеше биек¬лек чүп үләннәре үсеп чыкты. Техникаларны да, кемгә кирәк шул алып сатты, фермадагы малларны машиналарга төяп-төяп алып киттеләр. Эшсезлектән аптыраган терлек караучылар һәм сыер савучылар елый-елый өйләренә таралыштылар.
 
Менә шулай бик тиз юкка чыкты күмәк хуҗалыгыбыз. Беркайдан бернинди хезмәт хакы алып эшләрлек эш калмады. Ир-атлар, хатын-кызлар, балаларын ияртеп, авылыбыздан чит җирләргә чыгып киттеләр. Ә мәктәп тә ябылгач, үзәкләребез өзелде инде. Авылда тик без - карчыгым белән мин калдык менә хәзер. Имам буларак, күпьеллык тарихы булган мә¬четебезне таш¬лап китә алмадым шул, балакайлар.
Гыйлемхан, башын чай¬кый-чайкый, көрсенеп тың¬лады, дәшмәде. Бераз тын торгач:
- Әйдәгез, авылны әйләнеп килик әле, Таллы Елга буйларын бер әйләнәсем килә. Сагынып кайттым бит авылны, – диде. Билгеле, картлар бераз ял итәргә яттылар, ә яшьләр елга буена төшеп киттеләр. 
- Бигрәк матур пар! Сөб¬ханалла-машалла! Ал¬лаһы Тә¬галә кавыштырсын иде бу ике ялгызакны! – дип карап калды артларыннан Со¬рурҗан абыстай. – Карале, Гыйлемханның авылга кайтып күренмәгәненә бик күп вакыт үткән икән инде. Хәер, әти-әнисе булмагач, нишләп йөрсен инде авылда, - дип сөйләшә-сөйләшә, өйгә кереп киттеләр.
 
Әйе, озаклады шул Гыйлемхан, ике ел армия хез¬мәтен тутыргач, дусты Вадимга ияреп, шәһәргә китте, акчалы эшкә урнашты, шунда төп¬ләнеп тә калды. Озак та үтмәде, тормыш юлында Лида пәйда булды. Беркөнне, ирләрне аздырырлык чибәрлеге белән дан тоткан кыз, фатирына кадәр озата килгән Гыйлемханны чәйгә дәште. Шәмнәр яктысында, талгын музыка астына бөтерелгәндә, егетнең колагына серле сүзләр пышылдады. Егеткә шул җитә калды, кыз назына бирелеп, дөнья¬сын онытты. Билгеле, мондый мөнәсәбәтләр туй белән тәмамланды. 
Авыл егете бик тырышып эшләде, акчалы да, фатирлы да булды. Ә эшләргә теләмәгән Лида кафе-рес¬то-раннарда күңел ачты, рә¬хәт¬ләнеп үзе теләгән егет¬ләр белән типтерде. Көн¬нәрдән бер көнне Гыйлемхан эштән соң гына кайтып керсә, үз күз¬ләренә үзе ышанмады. Караватта аның хатыны башка егет куенында йоклап ята иде.
 
Кимсетелгән, ирлек горурлыгына тап тигән татар егете мондый гарьлеккә түзәмени? Лиданы аерды. Әле дә ярый балалары булмады, Лида кө¬мәнен төшергән иде, чөнки ул бала атасының мөселман булуына бик тә каршы иде. Шул чакта ук ир ялгышканлыгын аңлаган иде шул. 
Кызганычка, бәхет поезды гөрселдәп үтеп киткән инде. Ул әрнешкән чакларында балачактан уйнап үскән, тузганак чәчәге төсендәге сары чәчле, юктан да еларга торган зәңгәр күзле күрше кызы Энҗүдәне исенә төшерде. Интернетта Авыл көне турындагы белдерүне күргәч, сүрелеп барган өмете кабат кабынды һәм ул, бәхетен сынап карага теләп, туган авылына таба юл тотты...
Энҗүдә белән Гыйлемхан су буена төшкәндә, кояш икенде вакытыннан үтеп, тал-тирәкләр артына посып, җил искән саен яшьләргә күз кысып елмая иде сыман.
 
Их! Күрсәгез иде су буй¬ларының матурлыгын! Тирә-якта аллы-гөлле чәчәкләр серләшәләр, агачларга кунып кошлар сайрый, кайдадыр тукран тукылдый, аңа кушылып сандугачлар сайрап җибәрә... Әйтерсең лә су буенда оркестр чыгыш ясый! Менә шушы хозурлыкка сок¬ланып торган Гыйлемхан, гай¬рәтләнеп китеп:
- Энҗүдәкәй, әйдә су коенабыз! - дип кулыннан ал¬ды. Хатынның күзләрендә шаян чаткыннар күргәч, боҗ¬ра-ла¬нып агып яткан елгага сикерде. Энҗүдә дә көттереп тормады,  салмак кына чишенеп, агымсуга керде. Бала чакларындагыдай шаярышып, су чәчрәтешеп коенгач, йөзеп арыгач, ярга чыгып, чирәм өстенә аудылар.
- Бигрәк рәхәт инде туган җирдә, чит җирләрдә адашып йөреп, күпме гомеремне сарыф иткәнмен, - диде  егет, күк йөзендә талгын гы¬на йөзеп баручы болытларны күзәтеп. Ул Энҗүдәгә таба борылды. Хатынның диңгез дулкыннарыдай таралган куе чәчләренә, зифа буена карап сокланды:
- Бигрәк тә чибәр син, Энҗүдә! Шундый сөйкемле кызны ничек итеп  егет халкы күрмәде икән?! - дип сорап куйды. 
Кыз да югалып калмады: 
- Алар минем Гыйлемхан атлы егетне көтеп яшәвемне сизгәннәрдер, - дип елмайды.
- Энҗүдә, исеңдәме, кеч¬кенә чакта мин сине ат кебек, аркама атландырып чаба-ча¬ба, туйганчы көлдерә идем?  Тузганактай сары чәчле кыз еламасын өчен әллә ниләр эш¬ләргә дә риза идем...
Аның сүзләренә ышаныр¬гамы-юкмы дигәндәй, Эн¬җү¬дә:
- Шушы хәтле вакыт кайларда адашып йөргәнсеңдер, - дип турсайган да булып, икенче якка борылып утырды. Егет озак эндәшми торды. Бераздан авыр сулап:
- Хата-ялгышларым өчен кичер мине, Энҗүдәкәй! Син янымда булганда үткән тормышымны искә төшерәсем  килми. Әйдә, киләчәгебез турында сөйләшик! Энҗүдә, чык миңа кияүгә. Синең кебек чибәр, сөйкемле балаларыбыз туар. Чит җирләрдә адашып күп йөрдек. Баксаң, бәхетебез туган җиребездә икән! Ата-бабаларыбыз һәм әти-әниләребез  шатланып хә¬ер-дога кылырлар, - диде, хатынның күзләренә туры карап. Энҗүдә бәхетле елмаюын ирнең күкрәгенә яшерде...
 
Егет белән кызның кул¬га-кул тотынышып кайтып керүләрен күргәч, Зин¬нә¬тул¬ла хәзрәт белән Сорурҗан әбинең дә шатлыклары эч¬лә¬ренә сыймады. Хәзрәт аларга никах укы¬ды. Бавыр¬саклар, тәмле ризык¬лар бе¬лән сыйланып, чәй эч¬кәч, яшь¬ләр бөтнек, мәт¬рүш¬кә кушып бәйләгән каен се¬беркесе белән мунча кереп кайттылар. Бераз ял итеп алгач, Зин¬нәтулла бабай: 
- Улым, Гыйлемхан, булыш әле миңа.  Кояш баеганчы сарык чалып, иртәгесе көнне Авыл көненә кайтучы туганнарны, дусларны сыйлар өчен ит хәстәрләп ку¬йыйк. Оятлы була күрмик тагын! Хатын-кызлар да тик тормадылар, бәйрәмгә өч¬поч¬маклар, вак бәлеш, кош тел¬ләре пешерделәр. Энҗүдә бәйрәм табынына нәзек кенә токмач кисеп куйды. Менә шушы күңелле вакыйгаларга уралып, җомга көн үтеп тә китте.
Җәйнең кыска төне үтеп, елмаеп-балкып кояш чыккач, иртән-иртүк торып, яшьләр әбиләре биргән озын, ап-ак тукымага: “Рәхим итегез авыл бәйрәменә, хөрмәтле ку¬наклар, кадерле авылдашла¬рыбыз! – дип язып, авылга кергән юл читендә торган ике колга башына элделәр. Аннан соң Гыйлемхан белән бабай Таллы Елга буендагы зур мәйданда эскәмияләр ясап, мәйдан ур¬тасына озын колга бастырып куйдылар, аның башына менгереп бәйләргә дип, Сорурҗан әби биргән  сөлгене  әзерләделәр.
 
Кояш бераз югарыга кү¬тәрелгәч, авылга кунак¬лар кайта башлады. Алар шат¬лыктан балкып-елмаеп, кү¬реш-теләр, араларында хәт¬та елашып,  кочаклашып кү¬ре¬шүчеләр дә булды. Гый¬лем¬хан белән Энҗүдәнең дә ту-ганнары кайтканнар иде. Алар яшьләрне никах¬лары бе¬лән котладылар, кавышула¬рына ихлас күңелдән ризалыкларын белдерделәр. Менә шундый матур очрашулар туганлык җепләрен ныгыта ди¬ләр бит.
 
Һәрберсе, зиратка кереп, әти-әниләренең каберләрен зыярәт кылдылар, догалар укыдылар, мәчеткә кереп, намаз укыдылар, сәда¬калар тараттылар, үзлә¬ренә җан рәхәте алдылар. Ахырда бичаралар төп нигез¬ләренә килеп, елашып, сау¬бул¬лаштылар. Ошбу бәй¬рәм өчен алар барысы да Зин¬нә¬тулла хәзрәткә ихлас кү¬ңел-ләреннән рәхмәтләрен җит¬керделәр, киләсе елда кабат күрешергә теләкләре барлыгын белдереп, саубуллашып, кайтып киттеләр.
Хәзрәткә килгәндә, ул үзе дә авылдашларына игелек итә алуына бик шат иде. Интернет ярдәмендә авыл бәйрәме үткәрелү онытылмаслык  зур вакыйга булып, гомерлеккә хәтерләрдә уелып калды...
 
...Мәхәббәт дигән кошы ниш¬ләтә диген адәм баласын! Туган җиренә кайтып, балачактан уйнап үскән, яраткан Энҗүдәсе белән кавышып, тормыш корып җибәргән Гый¬лемхан тәмам үзгәрде дә куйды: район хакимиятенә барып, хуҗаларга үзенең җир эшкәртергә һәм терлек үр¬четергә теләге барын бел¬дерде. Биредә аның сүзләрен, әлбәттә, хуплап алдылар. Ул, “Башлангыч фермер” дип аталган программага кереп, терлекләр сатып алды, кысыр җирләрне эшкәртеп, терлек азыгы чәчте. Билгеле, күрше авылдагы фермер хуҗалыгы җитәкчесе Әнәс ага аңа бик күп ярдәм итте, туплаган тәҗрибәсе белән уртаклашты, эшкә өйрәтте. 
Яшьләр, Энҗүдәнең әти-әнисеннән калган йорт-җир¬ләрне тәртипкә китереп, шун¬да яши башладылар. Шатлык өстенә нур өстәп, Энҗүдә ба¬лага узды. Булачак әти ке¬шенең шатлыктан түбәсе күк¬кә тигәндәй булды. Ул тагын да дәртләнебрәк эшли башлады. Әнәс дустын алып килеп, басудагы терлек азыгын төргәкләргә төрде. Малларга фуражын, ашлыгын булдырып, келәт-абзарларга, лапаска тутырып куйды. Ә кышкы әче җил сызгырган вакытта яшь гаилә җылы өй¬ләрендә Яңа ел бәйрәмен кар¬шы алдылар. Әти-әниләре урынына калган Зиннәтулла карт бе¬лән Со¬рурҗан карчыкны да бәй¬рәмгә алып килделәр. 
 
Зин¬нәтулла хәзрәт Гыйлемханны да намазга бас¬тырды. Алар мәчеткә килеп, азан әйтеп, җомга намазын икәүләшеп укый башладылар.
Менә шулай көннәр артыннан көннәр үтә торды. Энҗүдәгә зур корсагы белән атлап йөрүләре кыенлашты.Беркөнне, район үзәгенә йомыш белән барырга җыенган Гыйлемхан, сөекле хатынын  ялгыз калдырасы килмичә, Сорурҗан әбиләргә илтеп куйды. Ул чыгып киткәч, күп тә үтмәде, хатынның тулгагы тота башланды. Зиннәтулла карт, мәчеткә барып, ике рә¬кәгать намаз укып, Аллаһы Тәгаләдән Энҗүдәгә сабыр¬лык, ярдәм сорады һәм са¬быеның исән-имин тууын теләп, дога кылды. 
Урамда ташкын язгы җил котыра. Яңгыр коя да коя. Ташландык авылда кәрәзле телефон да тотмый, ичмаса! Өй эчендә авырткан билен тотып, Энҗүдә ишекле-түрле йөри. Эче пошудан Сорурҗан карчык  янына килә дә:
- Әбекәй! Нишләптер Гыйлемхан бик озаклады. Яңгыр да басылмый, коя гына. Әгәр балам туа башласа, ниш-ләр¬без инде? – дип сорый, куркынып.
- Бәй! Вакыты җиткәч, бала бернигә дә карап тормый, туа инде ул. Син генә түгел, башкалар да балаларын табып торалар бит. Бала ул – Аллаһы бүләге... Синеке дә ту¬ар... Курыкма, кызым! Мин үз гомеремдә бик күп балага кендек әбисе булдым. Иншалла, барысы да әйбәт булыр. Начар уйлар уй¬лама. Яхшылык турында гына уйла. Беренче мәхәббәт җимешеңне кулыңа алу бе¬лән аның авырлыгы онытыла диләр. Син бик бәхетле, кызым...
- Әбекәй, ник соң тулгак шулхәтле ачы икән?!
- Балакаем, тикмәгә генә җәннәт әнкәйләрнең аяк ас¬тында дип әйтмәгәннәрдер. Чөнки һәр хатын-кыз сабыен үлем ачысын татып таба! Тулгагы ачы булганга бала кадерле дә, татлы да, - дип юатты. Авыртуы көчәйгәннән көчәя барган хатын һаман тынычланмый:
- Әбием, мин исән калырмынмы икән?! Уф, түзәр хәлем калмады бугай!... А-а-а...
- Әйдәле, кызым, ят әле, караватка. Эчеңне тотып кы¬на карыйм!..
Кендек әбекәй Энҗүдәнең эчен тотып карады да:
- Бәй, кызым... корсагыңда ике баш бит әле... Аллаһы Тә¬галә сөйгән колына гына игезәк сабыйлар бирә! Вәт әтиләре шатланыр инде! Хә¬ерле сәгатьтә булсын! Балам, җыен, әйдә, балаларың туымга килгән! Хә-ә-әзер бала¬ларны тудырып, иншалла, әти¬ләре кайткан җиргә эшне бетереп куярбыз! 
Сорурҗан әби, аш бүл¬мә¬сенә чыгып, бисмиллаларын укый-укый, җылы су алып керде. Кирәк-яраклар әзер бул¬гач, тәвәккәлләп:
- Син әзерме, кызым? Әй¬дә, җайлап кына көч бир инде!.. – дип булачак анага ярдәм итә башлады. Ә үзе эч¬тән генә Аллаһыга ялварып, пыш-пыш килеп догалар укыды. Бик каты авыртуга түзгән Энҗүдәнең маңгае тирләп чыкты. Кычкырып җи¬бәрмәс өчен иреннәрен теш¬ләде, бар көченнән кө¬чән¬гән иде, Ходайның рәх¬мәте бе¬лән, гөнаһсыз сабый башы күренде һәм, мин бу дөньяга яшәргә килдем дигәндәй, бар җиһанга аваз салды... 
 
Кендек әбисе баштан беренче, бераздан икенче ир баланы кабул итте. Ул балаларны коендырып, биләүгә төреп, хәлсезләнгән әниләре янына  салды, су эчерде, өс киемнәрен алыштырды. Эн¬җүдә исә сабыйларыннан кү¬зен алмый:  
- Я, Раббым! Син бернигә дә мохтаҗ түгел, барысы да үз кулыңда! Син бит чиксез мәрхәмәт иясе! Мин ялгызым елап йөргәндә, Гыйлемханым белән очраштырып, кавыштырдың. Ә хәзер ана бәхетен бүләк иттең. Мин сиңа мең-мең рәхмәтлемен! – дип, теләкләр теләп ятканда, Гыйлемхан кайтып керде. Ир бераз уңайсызлана төшеп: 
- Җаным! Бик озак торуым өчен ачуланма инде! Юлда машинамның көпчәге тишелде. Актарып яңгыр койганда сазга батып, шуны алмаштырып матавыкландым. Әнә, яңгыр да басыла төште, кояш та күренде, - дип сөйләнде. Ә хатыны дәшми, хуҗага карап елмаеп ята бирә: 
- Туктале, җаным, син ни эшләп ятасың соң әле? Ары¬дыңмы әллә? Хәлең ничек? -  дип сораулы карашын төбәде. Энҗүдә оялып кына: 
- Әтисе, бик каты шаулама әле. Улларыбыз Әлфәт белән Зөлфәтне уятасың ич, - дип әйтеп салды.
- Туктале, ни сөйлисең, кадерлем? – дип якынрак килсә, Гыйлемхан караватта янәшә яткан нәни улларын күреп алды һәм берничә секундка телсез калды. Үз хәленә кергәч,  балаларны кулларына алып сөйде, икесен ике кулына тотып, йә берсенә, йә икенчесенә карый-карый:
- Йә, Ходам! Бу бәхетне дә күрергә язгансың икән! Рәх¬мәт Сиңа! Чиксез рәхмәт! Бә¬хетеннән ни эшләргә дә белмәгән әтинең күзләрендә сөенечле яшь бөртекләре ялтырады, ә үзе: 
- Минем улларым бит алар! Үскәч, безнең дәвам¬чы¬ла¬ры¬быз, шушы җирләрнең ху¬җалары булырлар әле! – дип сөйләнә-сөйләнә, тибрәтте дә тибрәтте. Балаларны сөеп туй¬гач, хатыны янына килеп тез¬ләнде дә назлы куллары белән Энҗүдәнең мендәр өс¬тенә таралган чәчләреннән сыйпап иркәләде һәм аңа да рәхмәтләрен әйтте.
 
Үсә төшкәч кенә малай¬ларның берсе әтиләренә, икен¬чесе әниләренә охшаганлыгы ачыкланды. Бәхетеннән чик¬сез канәгать булган ата сөенче итеп Сорурҗан әбигә һәм Энҗүдәгә автомат кер юу машиналары бүләк итте. 
Ә гомер атлары ашкынып, һаман алга чаптылар. Яз җитеп, көннәр кояшка карагач, Гыйлемхан җиң сызганып, басу-кырларында ик¬мәк чәчте. Уңган хуҗаның эшләре гөрләп алга барды. Шифалы яңгырлар явып үт¬кәч, ниһаять, беренче шытымнар чыкты. Уллары үз бә¬хетләре белән тугангадыр инде, терлекчелектә дә эшләр алга китте.
 
Энҗүдә исә игезәк сабыйларын тәрбияләде. Тәмле ашатты, юды, җыйды, тормыш алып барды.
Әлфәт белән Зөлфәт әти¬ләрен бик яраттылар. Ул да эштән бушады исә, малайлары белән мәш килеп уйнады. Тегеләре дә бурычлы булып калмадылар, әтиләренә тешсез авызларын ерып елмайдылар, үзләренчә “бу-бу” килеп ни турындадыр сөйләп маташтылар. Гадәттәгечә, чи¬раттагы Авыл көне үтеп киткәч, Гыйлемханның дүрт энесе, Энҗүдәнең өч абыйсы һәм апалары гаиләләре белән авылга кайтып төпләнделәр. Барысы да тырышып терлек асрадылар, кош-корт үр¬¬чет¬теләр, бакча тутырып бә¬рәңге, җиләк-җимеш үстер¬деләр. Кирәк чакта Гыйлемханга ярдәм иттеләр. Алардан соң чит җирләрдә тилмереп йөрүче башка кешеләр дә, авылга кайтып, тормыш учагын кабызып җибәрделәр. Элек буш булган авыл урамнары гөнаһсыз сабыйлар тавышыннан гөр килеп торды. Менә шулай итеп, сиздермичә генә байтак вакыт үтеп китте. Район администрациясе, халык тырышлыгын күреп, юллар салды, тулы көченә интернет, кибетләр эшли башлады, авылга зәңгәр ягулык килде. Ә табиб офисы да төзелгәч, Энҗүдә табиб булып эшкә урнашты. Балалар өчен бакча һәм башлангыч мәктәп ачылды. Көн саен мәчет манарасыннан авылга, аның уңган хезмәтчәннәре¬нә хәер-фатиха биргәндәй, Зин¬нәтулла хәзрәт тарафыннан моңлы азан тавышы яңгырап торды. Берничә елдан шушы татар авылы аякка басып, җирләр эшкәртелеп, ел саен мул уңыш җыеп алынды.
 
Бү¬ген дә авылда Сабан туе мәҗлесе. Шушы күркәм бәй¬рәм¬не Зиннәтулла хәзрәт үзе¬нең  моңлы тавышы белән, Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Ул укыган аять¬ләр, авыл өстенә таралып, кү¬ңелләрне сөендерде. Аннан соң хәзрәт бәйрәм белән котлап, вәгазь сөйләде: 
- Аллаһыга мең шөкер, Гый¬лемхан һәм Энҗүдә тырышлыгы белән авылыбыз  күтәрелеп китте. Алар хөр¬мә-тенә басу–кырларыбызда тургайлар җырлый. Көн саен мәчет манарасыннан яң¬гы¬раган моңлы азан тавы¬шы авылыбызга бәрәкәт иңдерә. Ул һәрчак шулай булырга тиеш тә. Иншалла, әлегә ка¬дәр яшәп килгән мәчетле авыл беркайчан да таркалмас! Авылыбыз тарихы мәңге дәвам итәчәк! - дип сүзен тәмамлады.
 
Нәкъ шулчак Сабан туе мәйданы өстендә ниндидер ят, сәер тавышлар таралды. Бәйрәмгә җыелган олысы-кечесе башларын күтәреп күк йөзенә карадылар. Ә зәңгәр күктә бер пар аккош, кыйгак-кыйгак кычкырып, Сабан туе мәйданы янындагы Таллы елгага төштеләр. Сабый балалар шатлыкларын яшерә алмыйча: “Аккошлар кайтты, аккошлар кайтты”, - дип сөрән салдылар. Чөнки авыл таркалганнан бирле аккошлар кайтып, оя корып, бала чыгарганнары булмаган иде. Ә бүген, шөкер, аккошлар да туган җирләренә кайттылар.  Гомер-гомергә аккошлар туг¬рылык саклаучы мәхәббәт символы бит алар! Димәк, Таллы Елга авылы да озын гомерле булачак!
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.08.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы