|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
16.08.2024 Җәмгыять
«Кече Татарстан» кунакларга шатКамышлы районының татар авылларын да күреп кайту идеясе башыбызда “Самара татарская” экскурсиясеннән соң туды. Аңлашыла ки, Самара татарларын өлкә каласының татарлар белән бәйле булган урыннары гына түгел, авыллары да кызыксындыра. Һәр авылның үз атмосферасы, тарихи урыннары, данлыклы шәхесләре, шагыйрьләре һәм язучылары бар. Беренче экскурсиябезнең Камышлы районыннан башлануы гаҗәп хәл түгел, чөнки аны “Кече Татарстан” дип атый¬лар һәм бу районда авы묬ларның күпчелеге - татар авыллары. Сәяхәтебез Камышлы ра¬йонының төньягыннан – Татар Байтуганы авылыннан башланды. Табигате генә дә ни тора бит! Урал таулары итәге булган калкулыклар, җи¬ләк-җимешкә бай урманнар, чиста һава, челтерәп аккан чишмәләр... Менә шу¬шы матур авылда Әлифба авторы Сәләй Вагыйзов туып-үскән. Аның истәлегенә багышланган музей да бар. Аны шушы авылда фельдшер булып эшләгән Нурания Абзалова булдырган. Ул әле Сәләй Вагыйзов исән чагында аның шушы авылда туып-үскән булуын ачыклап, үзен эзләп таба һәм хат алышу башлана. Шулай музей булдыру идея¬се туа. Эшкә Татарстан, Самара өлкәсе хөкүмәте, район җитәкчелеге җигелә. Авыл халкы да актив булыша. Шулай, уртак эш, идея ав¬торының үҗәтлеге музей ачу¬га китерә. Хәзер инде музейга ел саен бихисап кунак¬лар килә, ә юлда югалма¬сыннар өчен “Туган тел” җәм¬-гыяте президенты Ильяс Шәкүров авыл өстендәге тауга “Әлифба” дип зур хәрефләр белән язылган язу урнаштырган, М5 трассасыннан ук күренеп тора ул. Байтуган – нефтьчеләр тө¬бәге дә бит әле. Шуңа күрә бу яклар алдынгы нефтьчеләргә, авыл хуҗалыгы уңганнарына, авыл интеллигенциясенә бай. Ә шулар арасында иң дан¬лысы – Нурания Абзалова. Без аның Байтуган тарихын, Сә¬ләй Вагыйзов истәлеген сак¬лау эшенә керткән тырыш¬лыгын күреп сокландык.
...Менә инде алдыбызда район үзәге - Камышлы авылы. Безне киң колач җәеп китапханә мөдире Зөлфия Яруллина һәм хезмәттәшләре каршы алдылар. Зөлфия Әс¬хәтовна авыл тарихы, җирле осталар, кул эш¬лән-мә¬ләре, иҗат коллектив¬лары белән таныштырып үтте, Камышлы турында төшерелгән фильм күрсәтте, музей экспонатларын карап йөрдек. Биг¬рәк тә замандашыбыз, биатлончы Эдуард Латый¬пов турында ишетү кызык¬лы булды. Ул бит туган авы¬лында биатлон үзәге оештырып, яшьләрне зур спортка җәлеп итә. Аның белән Самара өл¬кәсе генә түгел, бөтен Россия дә горурлана.
Камышлы буенча экскурсия эстафетасы җирле “Туган як” оешмасы җитәкчесе Раилә Сафинага күчкәч, ул безне Камышлының иң биек калкулыгы булган Кәҗә тавына алып менде. Камышлы һәм тирә-ягы уч төбендә генә кебек – күз күреме еракларны колачлый.
Камышлы яклары чиш¬мә¬ләргә бай бит. Экскурсоводыбыз безне Кара төп һәм Күкерт чишмәләренә алып барды. Барыбыз да Ка¬мыш¬лының йом¬шак суын шешәләргә туты¬рып, туганнарыбызны сы鬬¬лау өчен әзерләп куйдык.
![]() Төшке ашны Камыш¬лы¬ның “визит карточкасы” булган Сабан туе болынында ашବдык. Өстәл Татарстанның Кукмара районы авыллар Сабан туена алып килгән һәм бүләккә калдырып киткән җый¬нак кына татар өендә корылган иде, ашап-эчеп алгач, табигать кочагында ял иткән арада фотога төштек.
Ә ахырда безне “Бөркет” биатлон комплексын күр¬сәтергә алып киттеләр. Би¬редә чаңгы-роллер трасса¬сы төзелеп бетеп килә, анда өл¬кә¬безнең күп чаңгычылары ярыш¬ларга әзерләнә алачак¬лар икән. Эштән кайткан авыл халкы прокатка бушлай чаңгы алып йөреп килә ала...
Без Камышлыдан искиткеч милли колорит алып кайттык. Бөтен җирдә дә татарча сөйләшәләр, татар ризыклары ашаталар, татар тормышын күрсәтәләр. Җае чыкканда, эш белән түгел, менә шулай безнең кебек килеп, ял итеп йөрегез әле бер. Татар рухына, табигатенә, биек урманнарына, җиләкле кырларына күзегез ачылыр, йө¬рәкләрегезгә май йөгерер иде. Безгә шушы хөрриятне күр¬сәткән китапханәчеләр¬гә, авыл администрациясенә рәх¬мәт¬¬ләребезне белдерәбез.
- Туганнарымыни, колач җәеп каршыладылар, коймак-җәймәләр, бал да май белән чәйләр эчереп, яраткан авылларын зур горурлык белән күрсәтеп йөрделәр. Һәр яклап та җитешле авыл буйлап үтүе дә рәхәт бит. Ә кешеләре нинди иҗат җанлылар! Нурания Абзалова гына да ни тора! Барчасына да бәхет-сәгадәт, иминлек телибез. Булдырасыз, камышлылылар, - дип ихлас рәхмәтләрен белдерде Тәс¬лимә Мостафина.
- Камышлы - чын татар авылы ул, - дип уртаклаша тәэсирләре белән Алсу Са¬лихова. - Биредәге халык йомшак сөй¬ләшә, бөтен атамалар да татар сүз¬ләреннән алынган. Татар¬стан¬ның бер кыйпылчыгы буларак, мил¬ләтебезне саклау ут¬рау¬чыгы булып калсын иде. Таныш-бе¬лешләребезгә бу якларны килеп күрергә тәкъ-дим итә¬чәкбез.
Гүзәл Рамазанова, «Туган тел» җәмгыяте директоры
--- |
Иң күп укылган
|