поиск новостей
Көн мәзәге
  • Тәҗрибәле ир-ат пляжда ак тәнле хатын-кыз белән таныша. Чөнки аның әле бөтен ялы алда.  

Бүген кемнәр туган
  • 13 Июнь
  • Ренат Еникиев (1937-2020) - композитор
  • Зәйтүн Яркәев - актер
  • Айзирәк Гәрәева-Акчура - журналист, язучы
  • Ренат Дасаев - футболчы
  • Заһидә Тинчурина (1897-1988) - артистка
  • Гарәфи Хәсәнов (1921-1992) - язучы
  • Александр Терентьев - дәүләт эшлеклесе
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
16.08.2024 Мәдәният

Тормыш авырлыклары аның иҗатында

Беркөнне интернетны ачып карасам, күптәнге танышым Рушания Фәткуллина моңлы тавышы белән “Ялгызларны кемнәр яратыр?” җырын башкара. Бу миңа шулхәтле нык тәэсир итте – бөтен тормыш юлы күз алдымнан үтеп киткәндәй булды. Түзмәдем, кулыма каләм алдым. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән танышым Рушания Насыйх кызы гаиләдә өченче бала булып туган.

Яшүсмер чагыннан сыер савучы булып эшләгән әнисе Мөгаззәмә апа белән фермага йөргән. Мәк¬тәпне тәмам¬лагач та чит¬кә китми, шунда эшкә килә. 
 
Җырлый-җырлый сыер сауган кызга зоотехник булып эшләүче авылдашы Нур¬хәтим гашыйк була. Билгеле, яңа гына уналты яше тулып узган кызның да йөрәгендә җавап мәхәббәт хисләре бө¬реләнә. Кызның яше җитеп бетмәгән булса да, егетнең җитлеккән булуын күреп, ЗАГС хезмәткәрләре каршы кил¬миләр, яшьләргә законлы ир белән хатын дигән документ тапшыралар. Шаулатып туй¬лар үткәргәч, яңа гаилә хезмәт юлын фермада дәвам итә. 
 
Бер-бер артлы мәхәббәт җи¬мешләре Гөлгенә белән Са¬лават дөньяга киләләр. Шулай әкрен генә ун елга якын бәхетле гомер үтеп китә. Тик, кызганычка, беркөнне Нур¬хә¬тимнең гомере өзелә. Яраткан ирен, балала¬рының әтисен югалткан егерме ал¬ты яшьлек хатын каенишләре йор¬тында кала ал¬мый, ике са¬бы¬ен ияртеп, туган нигезенә кайта. Билгеле, озак елап утырырга, т謬рән кайгыга ба¬тар¬га мөмкинлеге бул¬мый, тор-мышны алып барырга, Нур¬¬хәтимнең яꬬты истәлеге булып кал¬ган дә¬ва쬬¬чы¬ла¬рын үс¬т嬬¬рер¬гә ки¬рәк бу¬ла.
Рушания кабат фермага эш¬кә килә. Хез¬мәт дә¬ва¬лый, диләр бит. Аны хөрмәт ит¬кән хез¬мәттәшләре, сөтле¬би-кә¬лә¬ре янында яшь ананың йө¬рәк әрнүләре, хәс¬рәтләре чи¬ген¬гәндәй бу¬ла. Бераздан әтисе Насыйх ага кызына өй салып бирә. Шулай итеп, Рушания башка чыга. Гөлгенә Самара пед¬уни¬верситетының татар бү-леген тәмамлый, Салават сә¬нәгать җиһазлары механигы таныклыгын ала. 
 
Унбер ел тол яшәгән Ру¬шаниягә фермада трактор¬да эшләгән, берничә ел элек кенә хатынын югалткан Хә¬мит Зөбәеров сүз куша, ту¬ры килгәндә ярдәм итәргә ашкынып тора. Билгеле, яшьли тол калган хатын башта катгый рәвештә башкача кияүгә чыкмыйм дип үз-үзенә сүз биргән булса да, Хәмитнең яхшы якларын күрә башлый. Шулай итеп, балаларының туй¬ларына Рушания белән Хә¬мит парлы булып киләләр. Тормыш¬лары җайланып ки¬тә. Хә¬мит ага кунакка кай¬тып-китеп йөрүче балаларга рәхим-шәфкатьле кеше булып чыга, үз балалары кебек якын итә. Балалар авылдагы әби-бабаларының хәлен белергә китеп, озаграк торсалар да: “Нигә болай озак кайтмыйлар инде?” – дип, кө¬теп ала. 
 
Рушаниянең тормыш арбасы менә шулай шома гына барган җирдән кабат киртәгә килеп төртелә – гыйн¬вар-ның салкын бер иртәсендә, нәкъ туган көненең икен¬че кө¬нен¬дә, көт¬мә¬гәндә, уйламаганда, Хәмит ага вафат була. Мондый хәлне көтмәгән Рушания өзелеп-өзелеп еласа да, нишләп тә булмый, теге дөньядан беркем дә әйләнеп кайта алмый шул. Унөч елдан артык бәхетле тормыш бүләк иткән Хә¬мит аганың китеп баруы белән бары тик килешергә генә кала. Үз-үзен кулга алып, тормыш юлын¬нан тагын ялгыз атлап китә. Балалары, ешрак кайтып, әниләренең хәлен белеп, ярдәм итеп торалар. Ә буш вакытларында ихтыяр көче нык булган Рушания кабат моңнарын җырга са¬ла башлый. Мәдәният йортында аның җырлаганын авыл ке-ше¬ләре көтеп алалар, репертуарындагы “Һәркөнне ке¬рәсең төшемә”, “Ышанам”, “Асылъяр” җырларын яратып тыңлыйлар. 
 
Рушания Насыйх кы¬зы¬ның бик тә уңган-булган хатын икәнлеген бөтен авыл белә. Йорт тулы терлекләрен, кош-кортларын карый, ялгыз булуына карамастан, су¬гымга тай сатып алып, көз¬гә хәтле үстерә, бакчасында да бар да ал да гөл, кө¬зен мул уңыш җыеп ала. 
Аш-суга да бик оста Рушания: җәен кыр станында пешекче булып эшли, транспорт юк дип беркемгә дә ялынмый, квадрациклына утыра да басуга җилдертә. Танышымны Похвистнево районы халкы авызда эреп торырлык тәмле бавырсак пешерүче буларак та белә. Никах туйлары, юбилей һәм мәҗлесләр табынын бизәү өчен аның бавырсагына заказлар бик күп килеп тора.
 
Тырыш, уңган ханымның балалары да тормышта үз урыннарын тапканнар. Гөл¬генә Сәлахова “Бер¬дәм¬лек” газетасы редак¬ция¬сендә күп еллар җаваплы сәркатиб, дизайнер вазифаларын башкара, кияве Рафаэль - үзмәшгуль, ә Салават, полициядә хезмәт итеп - подполковник, килене Елизавета майор дәрәҗәсенә күтәрелгәннәр. Әбинең дүрт оныгы үсеп килә инде. 
 
Аллаһы Тәгалә үзенең бер хәдисендә: “Мин бирергә мохтаҗ түгел” дип әйткән. Кичергән югалтулар, күргән авырлыкларга түзеп, ихлас күңелле кеше булып калганы өчен Рушания ханыма ана бәхете бүләк иткән Ул. Бүгенге көндә шушы бәхетне татып, булганына шөкер итеп яши хатын. 
“Аллага шөкер, җырлап яшәү миңа тормыш юлыннан атлап барырга ярдәм итә. Җырларымда - моңнарым”, - ди ул.
 

Нурсинә ХӘКИМОВА
Бердәмлек
№ --- | 16.08.2024
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы