поиск новостей
  • 19.09 Тинчурин театрында "Туган-тумача"18:30
  • 20.09 "Ашина" Тинчурин театры, 18:30
  • 22.09 "Полиционер" Тинчурин театры, 17:00
  • 23.09 "Кияуләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 24.09 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18:30
  • 25.09 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры 18:30
  • 26.09 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30
  • 27.09 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры,18:30
  • 29.09 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 19 Сентябрь
  • Сәлимә Әминова - балетмейстер
  • Анастасия Колесова - эшмәкәр
  • Юрий Гвоздь - кинооператор
  • Нури Арсланов (1912-1991) - шагыйрь
  • Луиза Хәйретдинова - композитор
  • Гөлсем Мөхәммәдева (1903-1988) - язучы
  • Ике татар егетенә торырга 1 бүлмүле квартира кирәк иде, Совет районында булса, яхшырак булыр иде. 89093080784
  • Порядочный студент подселиться в комнату / квартиру в московском или ново Савино районе 89172687955. Писать на ватсап.
  • Сниму комнату на Братьев касимовых 22/7
  • Хэерле кон ! Бакчада 7 сутый кабак бар. Отом сатам. бэясе килешербез. Арзан сорыйм. Срочно. Чмрмешэн районы 89274897219
  • автокран йөртүче эзлибез,югары хезмәт хакы, гсм,ял көннәре. 89179171171
  • Исэннэрмесез! Биш айлык мэче баласы(кыз Британская прямоухая) дурт аяклыларны яратучы гаилэ эзли. Латокка ойрэтеленгэн! Казан буенча китереп биру момкинлеге бар. Барлык сораулар хэм фото буенча WhatsApp ка языгыз 89083491021 .
  • Эшкә чакырабыз. Кассир кирәк!!! Казан Консерватория зданиясындагы столовая. Аванс, зарплата. Бушлай обед. 8-987-297-92-56 Ирина Геннадьевна.
  • Казан шэхэре Яна савин районыннан гостинка яисэ бер булмэле квартира кирэк кыз кешегэ.тел.89196978895 ватцап.
  • Казан . Коляска Адамаск 3 в 1. Арзан . БИК эйбэт состояние. 89172687955.
  • Казаннан приволжский раионыннан бер бүлмә мебельсез,озак вакытка снимат итәр идем тел 89600325048
Архив
 
15.08.2024 Шоу-бизнес

Маратны озатырга кайдан гына килмәгәннәр!

4 август. Дөньяны томан сарган җәйге иртә. Төнлә йөрәккә бәргән авыр хәбәрдән соң мин үзе өчен дә, Штерә халкы өчен дә үз кеше, якын кешегә әйләнгән, 1977 елның 6 маенда Яңа Кенәр авылында дөньяга килгән Газизов Марат Габделхәй улын соңгы юлга озатырга барам.

Юлда барабыз. Акрынлап томан тарала, көн ачыла, күңел дә могҗиза көтә.
 
Ничек инде авылның йөзек кашы булган, сабантуйларны оештырып, Яңа ел бәйрәмнәренең җаны булган, изге гамәлләрдә башлап йөргән, кайда гына булса да бер шаян җөмләсе белән күңелне күтәргән, өенә ярдәм сорап килгән һәр кешегә булышырга тырышкан шундый кеше бу дөньядан китә алсын?!
 
Авылга якынлаштык. Урамнар буш. Авыл буш. Авылның бушлыгыннан йөрәккә салкын бәрелә. Ул юк.  Өйләренә үтәм. Кинәт салкынча буш өйне тутырып, күңелне сискәндереп өске катта бала елый. Күңел җылынып китә. Марат яши бит!
 
Өй эчендә изге догалар укып, озату гамәлләре башкарылганнан соң урамга чыктык.
 
Я, Раббым, киң урамда моңарчы күрелмәгән халык ташкыны, тезелеп киткән машиналар... Маратны озатырга кайдан гына килмәгәннәр!
 
Маратның җәсәде янында имам соңгы юлга озату вәгазе  сөйли.
 
Кинәт томан таралып, кояшлы күкнең ястык-ястык болытларының берсеннән җанны юатып җиргә яңгыр тамчылары төште. Зират янында җеназа намазын укыганда да сибәләп кенә матур яңгыр яуган.
 
Я, Раббым, димәк, Марат Аллаһ каршында да изге бәндәләрдән булган. Аллаһ ризалыгы өчен ел саен чалган корбаннары, укыткан Коръәннәре, биргән сәдакалары (Марат балалары махсус хәрби операциядә  хезмәт иткән кешеләргә дә ярдәм оештырды), кешеләрне сөендергән бәйрәм кичәләре – барысы да изге гамәлләрдән булган.
 
Габделхәй улы Марат җирдә матур яшәп, матур эз калдырып  китте.
 
Ә бит уйлап карасаң, мәңгелекнең кыска гына булган гомер елларын сокланырлык  гаилә корып, Аллаһ риза булырлык, матур хатирәләр калдырырлык итеп яшәп, кадерле булып китү – үзе зур бәхет.
 
Маратны яшәтү өчен хәсрәтен учларына кысып, бөтен көчен куйган хатыны Раиләнең, әтиләре өчен ут йоткан улы-килене Расих-Әлинәнең, шатлыкта да, кайгыда да бергә булып, иңне-иңгә куеп күтәрешкән бертуган апалары Наилә, Мөнәвәрәнең, “Алтыным иде“, дип өзгәләнгән әнисе Саниянең, “Иң яратып үстергән энем“, иде дип елаган апасы Миңзиләнең һәм барча туганнары, якыннарының – барыбызның догалары  ахирәт яшәешендә Маратка ирешеп торса иде.
 
Марат үзе дә хәер-догасын җибәреп, риза булып ятса иде. Иң зур ризалык Аллаһтан. Барыбызга да Аллаһының ризалыгына, рәхмәтенә ирешеп яшәргә насыйп булсын.
 
Минем бу язмам да Габделхәй улы Маратка дога булып ирешеп, әҗер-савап булып барса иде. Аллаһ аңа югары җәннәтләрдән урын бирсен. Амин.
 
Мөршидә Җамалиева.
Штерә-Арча
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 15.08.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе