|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
15.08.2024 Мәдәният
«Алтын минбәр»не оештыручылар кинофестивальне ачу һәм ябу мәйданчыкларын игълан итте«Алтын минбәр» XX Казан халыкара кинофестивале 6 сентябрьдә Казан Ратушасында ачылачак, ә ябылу тантанасы 11 сентябрьдә Камал театрында узачак. Без инде ябылуга билетларны сатуга чыгардык. Алар Камал театры сайтында бар. Бәясе адекват – 300, 400, 500 сум», – дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының үзара элемтә, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова. Ябылу тантанасында төрек актерлары катнашачак, шулай ук танылган Россия актерлары киләчәк, дип өстәде «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры, «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова. Аларның исемнәрен исә оештыручылар әлегә сер итеп саклый. Шул ук вакытта ул ачылу тантанасының, кагыйдә буларак, күп санлы тамашачыларны күздә тотмый торган камералырак чара булуын искәртте, дип яза "Татар-Информ" МА. «Ачылышка фестивальдә катнашучылар – үз фильмнарын тәкъдим итүчеләр килә. Бу быел Ратушада 6 сентябрьдә үтәчәк, әмма тантана алдыннан кызыл келәм узачак, анда барлык актерларны күреп булачак. Моннан тыш, быел алар белән фотога төшәргә мөмкин була – без ачылыш тантанасына киләчәк актерлар белән фотозона булыр, дип ниятлибез», – дип белдерде Айтуганова.
--- |
Иң күп укылган
|