поиск новостей
Көн мәзәге
  • Ире төнлә өйгә кайтып керә. Аны кулына тукмак тоткан хатыны каршы ала.
    Ире:
    – Матурым, ят син, йокла, минем тамагым тук.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июнь
  • Наилә Ахунова - язучы
  • Энгель Фәттахов - дәүләт эшлеклесе
  • Нур Гыйззәтуллин (1928-2004) - әдәбият галиме, тәнкыйтьче
  • Ләбиб Гыйльми (1906-1938) - язучы
  • Альберт Разин (1940-2019) - фән эшлеклесе
  • Илдус Нәфыйков - прокурор
  • Энҗе Шәйхетдинова - журналист
  • Динар Шәймәрданов - җырчы
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • Зеленодольск районында Раифа тирәсендә 3,5 га җир участогы сатыла. Туфрак уңдырышлы, ял иткән. Авыл хуҗалыгы өчен бик әйбәт: фермерлык, яшелчәчелек, бакчачылык, авыл туризмы өчен бер дигән. Урман, су якын. Кыйммәт түгел, сатып алучыга тагын да бәясен төшерергә мөмкин. 89872765659
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
22.06.2011 Җәмгыять

Кансызлык каян килә?

Элегрәк ата-аналарның балаларына карата кырыслыгы турында сөйләсәләр, хәзер вәзгыять капма-каршы якка үзгәрде. Яшьләрнең каты бәгырьлегә әйләнүе бүген күпләрне борчый. Белгечләр балалар тарафыннан кылынган җинаятьләрнең артуын да искәртә.

Британия психологлары белдерүенчә, яшьләрдәге кырыслык күренеше турыдан-туры ана кешенең бала тудырганнан соңгы депрессия озынлыгына бәйле. Шулай ук аның нинди мохиттә тәрбия­ләнүе дә йогынты ясый. Баланы гаиләсендә җәберлиләр икән, бу мыскыллаулар өчен үчне ул башкалардан алачак. Баштанрак ул кечкенә хайваннар белән кошларны җәберләсә, со­ңыннан чират аның яшь­тәшләренә җитәргә мөмкин.

 

Соңгы вакытта балигъ булмаган яшьләрнең өлкәннәргә һөҗүм итүе турында да хәбәрләр ишетелә. Мисал өчен, Оренбург өлкәсендә ике мәктәп укучысы бер бабайны кыйнап үтерә. Егетләрнең берсе, әнисенә каршы начар сүз дәшкән өчен карт җавап бирергә тиеш иде, дип аклана. Свердловск өлкә­сендә дә моңа охшаш вакыйга була. Анда яшьләр акчаның кайда ятканын ачыклау максатыннан авыр атлетика буенча дөнья һәм Европа чемпионын таяк белән кыйнап үтерә. Интернетны актара башласаң да ерткычлык тулы видеолар җитәрлек. Шунысы игътибарны җәлеп итә, мондый язмаларны ил буенча бик күп кеше карый бит. Димәк, халыкта мондый ерткычлыкка “их­тыяҗ” бар тү­гелме соң? Моңа охшаш хәлләр бездә дә булганы бар. Мисал өчен, былтыр Чаллыда бер кыз 13 яшьлек үсмерне типкәләп кыйнап үтерә. Бала үзенең яшь­тәшләре белән куышлы уйный. Якында гына утыручы бер төркем кызларны бу уен нәфрәтләндерә. Арада берсе баланы җил­терәтеп гаражлар артына алып керә. Аны ул бар көченә кыйный, ахыр чиктә берничә тапкыр пычак белән дә кадый.

 

Татарстан ЭЭМның балигъ булмаганнар белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары Лариса Осипова фи­керенчә, бар яшьләрне начар дияргә ярамый. Тарихны ачып карасаң, аяныч хәлләр һәрвакытта булган. Хәзер матбугат чараларының киң таралуы аркасында гына алар хакында мәгъүмат тиз арада барып ирешә. Осипова белдерүенчә, яшьләр өчен бүген бар нәрсә дә ачык, интернетта теләсә нинди темага видео табып була. Өстәвенә, күп кенә үсмерләр компьютерда атышлы уйный, теле­визордан кеше үтерүнең берни тормавын күрсәтүче кинолар карый. Яшьләр бүген үзләрен кая куярга белмичә йөри.

 

Бу фикер белән полиция вәкиле, психолог Резидә Хамра­ева да килешә. Аның әйтүенчә, элегрәк пионер отрядлары аша үсмерләр җәмгыятьнең күз алдында иде, азмы-күпме аларга үз-үзен тоту кагыйдәләре дә өйрәтелде. Ә бүген мәктәпне тәмамлаган яшьләр үз көенә йөри, кая барып төртелергә дә белми. Үсмер­дәге агрессия аның балачагыннан һәм гаиләсеннән ки­лә. Мисал өчен, балага игътибар, наз җитми, яки, кире­сенчә, артып китә. Ә шуның нәтиҗәсе булган агрессия исә җинаятькә әверелә. Психолог әйтүенчә, үсмер өлкәннәрдән үзендә төпле фикере булмау һәм шәхес буларак формалашмавы белән аерылып тора. Бүген яшьләрне уратып алган мәгълүмат кыры аннан “кеше” ясап маташа. Ә шул мәгълүматны беркем дә карамый һәм тикшерми.

 

Моның хакында яшьләр үзләре ни әйтер икән соң? Казан дәүләт энергетика университеты студенты Рамил Гыйльфанов фикеренчә, бү­ген яшьләрнең тормышы кызык түгел. Алар гел кызык эзләп йөри. Өстәвенә, үсмер­ләр телевизордан барысын да уңга-сулга ыргыта торган кәттә батырлар турында кинолар карый. Алар тормышта шуларга охшарга тырыша. Рамил әйтүенчә, сугышуларны видеога төшереп интернетка урнаштыручы яшьләрнең кү­бесе – бай гаиләдән. Алар­ның тормыш итәргә бөтен нәрсәләре дә бар, шуңа күрә ул үсмерләр нишләргә белмичә төрле начарлык эшләп йөри. Андыйлар тиктомалдан берәр бомжны үтерергә дә курыкмый. Әле ата-анасы да зур урында хезмәт итсә, яшь җинаятьче барыбер төрмәгә эләкмәячәк. Шуны белә торып, ничек инде алар “батырланмасыннар” ди?

 

Быел 11 сыйныфны тәмамлаган Алексейның исә яшь­тәшләренең сугышканын телефонга төшереп, шуны башкаларга таратып йөргәне булган. Аның өчен бу кызыклы һәм дә мавыктыргыч шөгыль булып санала. Видеосының әллә ничә кешедә булуы үсмергә дан бирә. Алексей сүзләренчә, күптән түгел генә бер төркем мәктәп укучысының укытучыларын җә­берләүләре сыман хәлләр бездә дә күзә­телә. Укытучыларны кыйнап ук ятмасалар да, сыйныфтагы кәттә малайлар алар­ны кы­ерсытудан чирканмый. Мон­да мөгаллим­нең үз-үзен тотышы зур роль уйный. Әгәр ул ар­тык юаш һәм тыныч булса, үсмерләрнең уенчыгына әйләнәчәк.

 

Киләчәк яшьләр кулында, дип әйтергә яратабыз яратуын, ә шул буынның язмышын кайгыртучы юк. Бәйдәге этне урамга чыгарып җибәргән сыман бүген үсмерләр. Ә моның аяныч хәлләргә ки­терәчәге һәркемгә мәгълүм.

Рәсим ХАҖИЕВ
Ватаным Татарстан
№ 113 | 22.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы