поиск новостей
  • 21.05 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 21.05 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 22.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 23.05 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 23.05 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 24.05 "Сагынырсызмы?" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 25.05 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 27.05 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 27.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 28.05 "Тормышмы бу?" Камал театры (яңа бина), 19.00, 18+
  • 28.05 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 29.05 "Дуслар җыелган җирдә" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.05 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 30.05 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 30.05 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.05 "Позывной Татарин" Кариев театры, 13.00, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Салават күпере торак комплексындагы яңа йортта (Илһам Шакиров, 22 адресы буенча) ике бүлмәле фатир сатыла. Бәясе - 7 миллион, 200 мең. Тел.89274349202
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
Архив
 
11.08.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Люция Мусина: «Рөстәм белән кире кавышкач, кадерен белә башладым»

Җырчы Люция Мусина белән әңгәмәбезне дәвам итәбез. «Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим», ди җырчы.

- Үкенечләрегез калдымы?
- Үземнең көчемнән килгәнне эшләдем. Әти-әнинең мәңгелек булмавын аңлый идем, шуңа күрә мөмкин кадәр яныннарына кайтып, ярдәм итәргә тырыштым. Без һәр елны җәй көне туганнар белән очраша идек. Менә быел әнинең еракта яшәүче бертуган апалары яз көне кайтырга булды. Әни белән бергә театрга барып, аны рәхәтләнедереп ял иттергән идем. Хәзер болар барысы да хатирә булып кына калды. 

- Бу авыр мизгелләрдә янәшәгездә кемнәр булды?
- Әлбәттә, якыннарым, гаиләм. Үз эчеңә бикләнү дә бик дөрес түгелдер. Кешегә кеше кирәк, аеруча авыр мизгелләрдә. Минем янымда булучылар, кайгымны уртаклашучыларга рәхмәт әйтәсем килә. 

- Люция ханым, ялгышмасам, икенче елга гаиләгезгә 25 яшь тула. Гаилә булгач, төрле хәлләр була. Сез тормышта нинди позиция сакладыгыз?
- Һәрвакыт гаиләне саклау позициясендә булдым. Гаиләдә хатын-кыздан бик күп әйбер тора. Ул гаиләдәге җылылыкны, ярату хисләрен саклый. Әлбәттә, ирем Рөстәм дә бик төпле, ышанычлы кеше. Ул андый булмаса, бәлки, гаилә тормышыбыз барып та чыкмас иде. 

- Рөстәм абый белән сезнең мәхәббәт тарихын да беләбез. Кыз белән егет булган вакытта бер аерылышып, кире кавышканыгыз да булган. Кире кавышкач, фикерегез үзгәрдеме?
- Башта Рөстәмне аңлап та бетермәгән булганмындыр. Элек Рөстәмгә кияүгә чыгуыма, гаилә коруыбызга ышанмый идем. Дөресен генә әйткәндә, бу минем планнарда да булмады. Бергә булмагач, аны сагына, юксына башладым, үземнең хисләремнең дә ихлас булуына инандым. Кеше белән бер талашкач, аның кем икәнен беләсең дип тә әйтәләр бит. Кире кавышкач, хисләребезнең кадерен белә башладым. 

- Рөстәм Закировның тәкъдим ясавы да үзенчәлекле булгандыр?
- Айдар Галимовның плакатында календаре бар иде. Рөстәм шуны алып килергә кушты. Концертлар графигы турында сөйлидер дип уйлап куйдым. Рөстәм: “1 сентябрь - Аллаһ мулла. 8 сентябрь туй уйнатабыз ”, - дип әйтеп куйды. Башта аңламыйча, сүзсез калдым. Шунда Рөстәм: “Әйдә җыен, сезгә кайтабыз”, - диде. Безнең якларда концертлар куйган булгач, әти-әниләрем Рөстәм белән таныш иде. Миңа караганда да ныграк ошаттылар (көлә). Тәкъдим ясаганчы, берничә тапкыр кияүгә чыгасыңмы дип сораганы булды. Нишләптер, шул хакта сөйләшә башлагач гел сүзгә килә идек. Ә Рөстәм менә төгәл итеп әйтеп куйды да, гаилә кордык. Ике көн рәхәтләнеп туй иттек. 

- Үпкәләүләр булдымы?
- Яшь вакытта “ул беренче гафу үтенергә тиеш”, “мин-минлек” кебек әйберләр булгалый инде. Бу барыбер балалык позицияседер, хәлне берьяклап кына аңлау.  Берничә ел бергә тормыш иткәч кенә, гаиләгә никадәр күбрәк бирәсең, шулкадәр күбрәк кире кайтуына инанасың. “Тормыш - бумеранг” законы гаиләдә дә, дуслыкта да, тормышта да эшли дип уйлыйм. Үпкәләгән кыяфәт ясый аламдыр, әмма ачу саклый белмим. 

- Ачу килгән вакытларыгыз да буладыр. Нәрсәгә түзә алмыйсыз?
- Аллаһы Тәгаләне беренче урынга куйсаң, бар әйбергә дә түзеп була. Кеше начарлык эшләгәндә дә аңлап эшләмәскә мөмкин. Без беребез дә камил түгел, шуңа күрә башкаларга да каты бәрелергә ярамый. Кеше ялгышын танып, аны төзәтсә, димәк ул үсештә. Яхшылыкны, начарлыкны күрсәтү дә Аллаһ кулында. 

- Сез дингә якынмы?
- Мин Аллаһы Тәгаләнең барлыгы, берлеге турында һәрвакыт истә тотам. Күлмәк сатып алырга барганда да, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сораганда кирәклесе шунда ук табыла. “Нишләп бер күлмәк алырга да Аллаһка мөрәҗәгать итәм соң?” - дип тә уйланам. Әмма миңа шулай яшәү җиңелрәк. Тормыш юлларымда ул мине, якыннарымны ташламас дип ышанам. 

- Улыгыз Айрат, кызыгыз Миләүшә дә тормышларын иҗат белән бәйлиләр. Сез каршы түгелме?
- Балаларның үз тормышы. Без каршы да киләмәдек, иҗат юлын сайлагыз дип тә әйтмәдек. Аларның иң көчле яклары, сәләтләре сәнгать икән, каршы килеп тә булмый. Айратның футболчы буласы килгән иде. Бер тапкыр башына туп тиеп, 3 айлап баш авыртудан интекте. Шул вакытта саксофонга ныклап алынды. Айратның да “үзегезгә булсын саксофоныгыз”, - дигән чаклары булды. Шулай да балаларга: “Эшне башлагансың икән, аны җиренә җиткереп башкарырга кирәк”, - дигән фикерне җиткерергә тырыштык. Рөстәм дә концертларына чакырып, акча түләп кызыксындырып карады, аннан сәхнә, кул чабулар бик кызыклы дөнья бит ул. Без үзебез дә шул кул чабуларны ишетер өчен тырышабыз.  Иң мөһиме - барыбызга да сау-сәламәт булырга. 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 11.08.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы