поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
11.08.2024 Язмыш

Көтмәгәндә килгән үлемнең сәбәбе соңрак беленә

Язмыш игезәк Әлфия белән Гөлфияне кечкенәдән сыный. Аларга өч яшь чагында 37 яшьлек әниләре Сатирә яман чирдән үлеп китә. Инде үз әниләрен югалтканга 47 ел тула икән. Ә ятим балаларны үзенеке итеп тәрбияләгән әниләре вафатына 18 ел тулган.

Әтиләре Илдар биш бала белән тол калгач, бөтен Әтнә шаулый. Илдар абый турында газеталарга язып чыгалар. Авыл халкы да бу гаилә өчен бик борчыла. Ничекләр яшәп китәрләр, диючеләр табыла. Шөкер, тормышлары уңайлана. Башта әбиләре булыша, ә бер елдан ир өйләнә.

– Әни үлгәндә, иң олы абыебыз Искәндәр, мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга кергән була. Апаларым Флюра белән Венера – мәктәп балалары. Без бигрәк кечкенә булганбыз, – дип сөйли Әлфия. – Мин ул чакларны хәтерләмим дә. Ә менә апайлар әни хакында әле дә сөйли. Әниебез безне тапкач, баш авыртудан зарлана башлый. Олы апама аның белән Әтнә хастаханәсенә дә еш йөрергә туры килә.  Әнием  ничә тапкыр хастаханәгә  барса да, табиблар, сезнең бар да яхшы, дип кайтара торган була. Тик көннәрнең берсендә әни үлеп китә. Үлем сәбәбе соңрак беленә. Әнинең башында яман шеш була…

Безнең белән әтинең әнисе Мәгъмүрә әби дә яши иде. 30 яшендә 4 баласын кочаклап тол калган карчык иде ул. Безне дә үстереште. Әтиебез өйләнеп кайткач та, үзенең карыйсы килде. Илдар абый ике бала белән тол калган авылдашы Саймәгә өйләнә. Әлфиянең әле тагын Фоат абыйсы, Фирая апасы да бар. Ул туганнары турында да бик яратып сөйли. – Әни безгә үги булмады. Хәзерге акылым белән утырып уйлыйм да, нинди зур йөрәкле булган икән, дим! Их, исән булса, дип тә көрсенәм. Әниебез бер дә какмады безне. Ятимлек ачысын сиздертмәде. Үз балалары кебек үстерде. Ул чакта без кечкенә инде, акыл да юк дияргә була. Әби үз ягына аудармакчы, без әнигә тартылабыз. Төрле чаклар булгандыр инде. Каршы да әйткәнбездер. Менә хәзер үзем әни булгач, балалар үстергәч аңладым мин, – ди ул.

Әлфиянең абыйсы мәрхүм инде. Венера апасы да 25 яшендә ике бала белән тол кала аның. Флюра апасы да, Венера апасы да Саба районында яшиләр икән. Игезәге Гөлфия Олы Мәңгәрдә тора. – Әти арабыздан иртәрәк китеп барды. Әниебез 70 кә җитте. Әмма әле аны яшәтәсе килә иде. Гөлфия белән мине кияүгә бирде. Безне бик яратып яшәде. Кызганыч, кинәт үлде. Аякта басып торган җиреннән егылган да киткән иде. Әнинең кан басымы югары булды. «Әни нигә ишек ачмый?» – дип килсәк, үлгән иде инде, – ди Әлфия. Гөлфия дә, Әлфия дә үз авыл егетләренә кияүгә чыккан.

– Ирем Марсель белән 1994 елда таныштык.  Бер күрүдә яраттым аны. Тормышта төрле хәлләр булса да, мин аны әле дә шул беренче күргәндәй яратып яшим.  Быел гаилә корганга 30 ел була. Бер-беребезне аңлап яшибез. Тормышым зарланырлык булмады, – ди Гөлфия. Әлфиянең Әтнәдән әллә ни еракка киткәне дә юк. Үз авылын яратып яши. – Язмышка бернинди үпкәм юк. Ятим калсак та, әнисез булмадык. Әтигә рәхмәт, ул тормышны көйләп торды. Өйдә аның сүзе закон иде. Нәрсә әйтер, дип көтеп тордык. Әни дә шуңа ияләнде. Алар әле икесе бергә матур итеп туйлар да алып баралар иде. Яшь барган саен, арабыздан киткән якыннар сагындыра. Инде онык сөйсәм дә, газиз кешеләрем җитми. Ике улымның бәхетләре булсын, алар ятимлек күрмәсен, дип телим. 50 яшьтә дә әни  кирәк, 60 та, 70 тә дә….

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы