поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
10.08.2024 Шоу-бизнес

Вадим Захаров: “Беркатлылыгым аркасында юк җирдән проблема чыкты”

Татарстанның халык артисты Вадим Захаровны моңлы тавышы, ихласлыгы, гадилеге өчен яраталар. Бу юлы да җырчы белән очрашкач, җәһәт кенә әңгәмә кордык. Соңгы арада Вадим Захаров исеме белән бәйле тискәре төсмердәге яңалыклар да булды. Аларга ачыклык керттек.

- Тормыш иптәшегез вафат дигән хәбәр таралган иде. Аның турында кайдан белдегез?
 
- Уйнап кына язганнардыр дип уйлыйм. Бер көнне Ринат Рахматуллин шалтыратып: “Вадим кайгыңны уртаклашам”, - диде. Бу сүзләрне ишеткәч, югалып калдым. Нәрсә булган икән? “Белмичә калмагансыңдыр бит”, - дип миңа Ларисаның үлеме турында хәбәрне җибәрделәр. Ул социаль челтәрдә бер төркемдә урнаштырылган. Ринат Рахматуллин шалтыратканда без Лариса белән бергә идек. Хәбәрне чыгарган төркемгә яздым да, аны алып аттылар.

- Лариса бу хәбәрне ничек кабул итте?
 
- Икебез дә бу хәбәрне юмор хисе белән генә кабул иттек. Без алай юк-бар әйбердән  гауга ясый торган кешеләр түгел бит. Лариса шаяртып кына: “Карале ничек үлгәнмен икән?” - дип әйтеп куйды. 

- Әниегез вафатына да бер ел булдымы? Аны еш искә төшерәсезме?
 
- Әни һәрвакыт күңел түрендә, аны бер генә мизгелгә дә онытып булмый. Нинди генә адым ясасам да, әни янәшәмдә мине күзәтеп тора төсле. Кайберәүләр якыннары бакыйлыкка күчкәч аралар өзелде дип тә уйлый. Мин дә әнинең кире кайтмавын аңлыйм, шулай да төшкә кергәч тә: “Улым, мин сине саклап йөртәм”, - дип әйткәне булды.

- Әтиегез әбиегез белән бергә торамы?
 
- Әйе, бергә яшиләр. Әбигә 93 яшь тулды. Йөгереп йөри торган чагы түгел, билгеле. Ул үз акылында, әкрен генә үз көенә яши. 6-7 ел элек аягын сындырган иде. Шул вакытта әбигә 1 ай гына калды дигәннәр иде. Аллаһка шөкер, яши бит. Әбинең бертуганнары күптән вафат инде. Әби: “Мин туганнарымның гомерләрен яшимдер инде”, - ди.
 
- Быел да “Шоу түгел концерт 2” дигән программа әзерлисез. Сез шундый концерт ясагач, башка артистлар да программаларында шоу элементларын бераз киметте. Плагиат сизелдеме?
 
- Сизелде инде. Әле шундый ук исемле афишалы концертларны да күрдем. Кайбер артистлар шалтыратып “Шоу түгел - концерт” дигән исемне кулланырга рөхсәт тә сорадылар. “Мин андый исем куйсам, үпкәләмисеңме?” - диделәр. Ничек инде үпкәләмисеңме? Бу бит безнең команда уйлап чыгарган программа. Концерт исемен Айрат Ильясов тәкъдим итте. Ул әйткәч, үзем дә икеләнеп калган идем, ничек инде шоусыз гына халык җыеп була? Бу концертларыбыз безнең “изюминка”га әйләнде. Һәркем яраткан, халыкчан җырлар яңгырый. Әле бер җырчы: “Концерт түгел - шоу”, - дип тә исем кушасы иде. Бу саранлык түгел, дөрес аңлагыз. Һәркемнең үзенчәлеге булырга тиештер.
 
- Саранлык турында сүз уңаеннан сорап куям әле. Банкетларга еш йөрисез, үзегезнең аранжировканы бирергә сорап килсәләр, бирәсезме?
 
- Гади башкаручылар килеп сораганда каршы килмәскә тырышам. Ә инде алып баручылар, банкетта эшләүчеләр сораганда башка мәсьәлә. Аранжировка яздырту ул бит бик чыгымлы әйбер. Ә кешеләрнең бушка алып, рәхәтләнеп акча эшлисе килә.

- Вадим, сез юаш кешегә охшаган. Чыннан да шулаймы?
 
- Юашлыгым, гадилегем бардыр инде. Салават абый Фәтхетдинов та: “Вадим, бу кадәр гади булырга ярамый”, - ди. Нишләтәсең инде, холкым шундый. Мин бит кыланып йөрмим. Ясалмалык - иң яратмаган сыйфатларның берсе. Шул ук вакытта, мин бик тиз кызып китәм һәм суынам. Кеше белән сүзгә килсәм дә, 5 минуттан үзем сөйләшә башлыйм. Ачу саклап йөрмим.

- Артист матур булырга тиеш дигән калып та яши. “Сезгә ябыгырга кирәк”, - дигән сүзне еш ишетәсезме?
 
- Кешеләр төрле булгач, фикерләр дә төрле. Кемдер: “Вадим, без сине ничек бар шулай яратабыз”, - ди. Ә кемдер “Бераз ябыксаң, әйбәт булыр”, - иде ди. Башта бу сүзләр әзрәк күңелгә тия иде. Хәзер артык игътибар итмим. Мин болай да 2 елга 30 килограммга ябыктым.

- Вадим, төркемегез дә зур. Сез нинди җитәкче?
 
- Миндә җитәкче сыйфатлары көчле дип мактана алмыйм. Шулай да, төркемдәгеләр сүземнән чыкмыйлар. Кемнең эшлисе килә, шул эшли.  Җитәкче  акырып-бакырып йөрергә тиеш түгел. Кайбер артистлар төркемдәгеләрен кешегә дә чутламый. Аңлашып, киңәшләшеп эшләргә кирәк. Һәркемнең хәленә керегә тырышам, бәлки дөрес тә эшләмимдер. Кайвакыт саран да булырга кирәктер, әмма мин андый түгел. Иң сөймәгәнем саранлык, шуңа күрә “ыштансыз инде”. Әни мине кечкенәдән юмарт булырга өйрәтте. “Кешегә күпме яхшылык эшләсәң, сиңа тагын да күбрәк әйләнеп кайтачак”, - дигән иде.

- Халык артисты исемен алгач, бәягез үзгәрдеме?
 
- Халык артисты исеме дәүләт тарафыннан бирелә бит. Ә артист үзен күпмегә бәяли башка мәсьәлә. Халык артисты булдым дип артык комсызланып, кыланмыйм. Шулай да үз бәяңне дә белергә кирәк. Моңа өстәп юлны исәпләргә дә мөһим. Банкетка килгәч, “мин 3 кенә җыр җырлыйм”, - дип әйтүче артистларны аңламыйм.  Кеше сине акча түләп чакырган икән, җырла. Барыбер килдең бит инде. Гадәттә, мин кичә дәвамында ничә тапкыр чыгуымны гына әйтәм. Ә ничә җыр җырлау чакырган кешеләрдән тора. Әгәр алар 5 җыр рәттән тыңларга әзер булсалар, рәхим итегез. Мин санап җырламыйм.
 
- Эстрадада дусларыгыз бармы?
 
- Бер казанда кайнагач, аралашабыз, әлбәттә. Әмма бер генә артист та  сиңа алып эч серләрен сөйләми, бу нормаль күренештер.  Якын дуслар күп булмый бит.
 
- Руслан Кираметдинов белән куйган видеогыз турында да сорыйсым килә. Нәрсә эшләргә белмәсәң, еларга кирәк дигән сүзләр дә булды. Аларны Ильмира Нәгыймова үзе турында әйтелгән дип уйлаган күрәсең. Бу хәлгә аңлатма бирегез әле. Сезгә дә эләкте бит, шулаймы?
 
- Булды, андый хәлләр. Гомеремдә кешеләрнең аның кадәр начар сүзләр язганнары булмады. Беренчедән, бу Ильмирага кагылышлы әйбер түгел иде. Алай булса, аны ачык әйтер идем. Мин Ильмираны яхшы белмим дә. Безнең аралашу: исәнмесез, саубулыгыз белән чикләнә. Үземнең беркатлылыгым аркасында юк җирдән проблема чыкты. Икенчедән, без егетләр белән эстрада турында сөйләшеп тора идек. Социаль челтәргә елап видео кертүче артистлар бар. Ул елауны карый алмыйм, күңелгә якын алам, тизрәк башка әйбергә күчәргә тырышам. Ә Ильмираның нәрсә керткәнен мин каян белим инде, мин аны күзәтеп бармыйм бит. Мин сторис яздырганда Руслан костюмнарын тотып килә иде. Шул вакытта: “Әйеме, Руслан?” - дип кенә әйттем. Бетте. “Ни өчен кешеләр социаль челтәргә чыккач кына чәчләрен рәтли башлый? Аны алдан эшләп булмыймы?”, - дип әйткәнем дә булды. Бу юлы да, нишләргә белмәсәң, еларга кирәк дидем. Ә Ильмира белән Русланның мөнәсәбәтләренә килгәндә, минем анда бернинди катышым юк, кысыласым да килми. Шул вакытта: “Бу сиңа әйләнеп кайтачак әле”, - дип  яза башладылар. Журналистлар шалтыраталар, нәрсә булган инде дип уйлап та куйдым. Мин бит гауга куптарып, скандаллар оештырып йөри торган җырчы  түгел. Бу хәлне икенче көнне үк оныттым.
 
- Вадим, сез социаль челтәрдә дусларыгыз белән: “Пятый, пятый, я девятый”, - дип исәнләшәсез. Бу сүзләр кайдан килеп чыкты соң?
 
- Уйнап кына чыккан мәзәк инде бу. Берсендә Минтимер Шәрипович катнашкан мәҗлестә чыгыш ясадым. Анда колакчыннар киеп, рацияләр тотып иминлек хезмәткәрләре  йөри. Мин аларны күзәтеп тордым. “Девятый второму”, - дип бик җитди генә сөйләшәләр икән. Социаль челтәрдә бер тапкыр “пятый, пятый я девятый”, - дип исәнләштем дә, шуннан китте инде. “Шул сүзеңне тагын әйт әле”, - дия башладылар. Гомумән, мин бик күзәтүчән кеше. Бу дөньяда кызык әйберләр бик күп.

- Тормыш иптәшегез, Лариса да социаль челтәрләрне кулланмый диярлек. Ни өчен?
 
- Лариса бик тыйнак, сабыр кеше. Гаиләне бөтен кешегә күрсәтеп торуны да кирәк дип тапмыйм. Күз тиюдән бик куркам. Чөнки үзем дә аның белән еш очрашам. Балачакта курку койдыра торган әбигә алып барганнары да булды.Суга кургаш сала да, син нәрсәдән куркасың, шул әйбер формасы барлыкка килә. Бервакыт бик нык тотлыга башлаганмын, хәтта кайбер сүзләремне аңламаганнар да. Элек бит чәч ала торган машина, чәчне бик каты тарта иде. Шул авыртуларны әле дә хәтерлим. Тыңламасам, хәзер кода бабай килеп, чәчеңне ала дип әйткәннәр. Шуннан куркып калып, тотлыга башлаганмын. Курку койдыра торган әбинең нәрсә эшләгәннәрен бик хәтерләмим, шулай да ул әбигә барганнан соң, тотлыгум беткән.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 10.08.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы