поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Хатын! Син минем белән кибеттәге кассир сыман салкын сөйләшәсең! Мин синнән чыгып китәм!
    – Пакет кирәкме?

Бүген кемнәр туган
  • 13 Май
  • Солтан Габәши (1891-1942) - композитор
  • Халидә Минһаҗева - журналист
  • Таһир Якупов (1946-1999) - җырчы
  • Миләүшә Таминдарова - мәдәният хезмәткәре
  • Җәүдәт Хөсәенов - көрәшче
  • Рөстәм Нәбиев - блогер
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
Архив
 
09.08.2024 Фаҗига

«Тәртипле, тырыш егет иде». Яңа Иштирәктә атка бәрелеп 15 яшьлек үсмернең гомере өзелде

Татарстанда тизлек яратучы үсмерләр катнашында тагын бер фаҗига килеп чыкты. Пәнҗешәмбе кичендә Лениногорск районының Яңа Иштирәк авылында питбайкка утырган егет атка килеп бәрелгән. Гомере өзелгән 15 яшьлек Айнур Мөгыйновны бүген җирләделәр.

Ат исән калган. Айнур Лениногорск шәһәреннән Яшел Аланда яшәүче әбисенә кунакка кайткан булган. Кичке якта дуслары белән питбайкта Яңа Иштирәк авылына юл тотканнар.

– Тәртипле, тыныч, тырыш егет иде. Гаиләдә дүрт бала үстеләр. Пыран-заран чабып йөри торган малай түгел. Тизлекне арттырмаган. Заман техникасында йөргән балаларның әти-әниләренә кисәтү ясап, аңлатып торабыз, – ди Яңа Иштирәк авыл җирлеге башлыгы Гөлия Мәүлетова. – Балалар юлда тыныч кына йөргән. Шул чакта тыкрыктан көтмәгәндә ат килеп чыккан һәм беренче булып барган питбайкка килеп бәрелгән.

Ат хуҗасы Радик Сәхәпов белән дә элемтәгә кердек. Аның кәефе юк иде. Шуңа күрә җавапны кыска тотты.

– Атның хәле әйбәт. Аяклары, бите сыдырылган үзе. Эшкә чыгып киткәндә, исән иде, йөреп калды, – диде Радик Сәхәпов. – Атлар тотабыз. Аларны утарга япкач, берсе ычкынып чыгып китте. Дулады дия алмый. Яшьләр замана техникасында тыныч кына йөрми шул. Теләсә кайсы кешедән сорагыз, әйтерләр. Кигәвеннең башын өзеп җибәргән кебек йөриләр.

Яңа Иштирәк башлангыч мәктәп директоры Алия Галимованың улы да моңа кадәр замана техникасын сораган. Тик әлеге фаҗига барысын да үзгәрткән.

– Яшерен-батырын түгел безнең авылда да йөриләр. Без каршы. Һәр ата-ана да шулай дип җавап бирер иде. Куркыныч техника бит ул. Улыбыз сораса да, алмыйбыз. Кичә бу фаҗиганы үз күзләре белән күрде. Яшьтәшен бик кызганды. Үзе елый, үзе: “Әни, миңа питбайк кирәкми. Моннан соң беркайчан да сорамыйм”, –ди. Бу сүзләр колак төбемдә яңгырап тора. Кичәге фаҗига авылыбыз өчен зур хәсрәт, – ди Алия Галимова.

 

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 09.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы