поиск новостей
  • 08.02 "Хыял артыннан" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
09.08.2024 Җәмгыять

Өч көн урманда адашып йөргән хатын ничек исән калган?

Шушы көннәрдә Башкортстанның Белорет районында хәбәрсез югалган 65 яшьлек Татьяна Мөхәммәтованы эзләүләр уңышлы тәмамланды. Аны өч тәүлекккә якын эзләүләре турында үзенең социаль челтәрләрендә хакимият башлыгы Андрей Иванюта хәбәр иткән.

Андрей Иванюта сүзләренчә, 5 августта махсус хезмәтләргә бер ир мөрәҗәгать иткән. Ул хатыны белән Азналы авылы тирәсендә гөмбә җыйган. Хатыны белән 7 сәгатьтән машина янында очрашырга сүз куешканнар, әмма билгеләнгән вакытка хатыны әйләнеп килмәгән. Үзе белән  мобиль телефоны да, эчәр су да, бер тәгам ризык та булмаган. Ир белән хатын озак еллар шушы тирәдә гөмбә җыйган, шуңа бу урыннар аларга таныш булган.
 
Оператив рәвештә БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты коткаручылары, полиция хезмәткәрләре, кинологлар, Уфа һәм Магнитогорск волонтерлары, җирле халык  – барлыгы берничә дистә кеше катнашлагында  эзләүләр оештырылган.
 
“Югалган хатын 7 август кичендә маллар көтүе тавышы ишеткән һәм шул тавышка чыга алган, аны Әҗекәй авылыннан 3,5 км ераклыкта көтүче Таһир Мостафин тапкан. Хатынның хәле каәнгатьләнерлек булган. Көтүче үзенең хатынына шалтыраткан, ул, коткаручыларны чакырып, шушы урынга озаткан. Коткаручылар Татьяна Мөхәммәтованы ашыгыч ярдәм машинасына кадәр озаткан”, – дип яза Андрей Иванюта.
 
Медиклар аны карагач, өйгә кайтарганнар. Татьяна ханым сүзләренчә, адашуын ул үзе дә сизми калган.  
 
“Бу урманга мин инде 15 еллап гөмбә җыярга йөрим. Әмма бу юлы ничектер мавыгып киткәнмен, бераздан бу урыннарны белмәвем ачыкланды. Урманда адашып йөргәннән соң сазлыкка барып чыктым, инде караңгы төшә башлады, арытаба атлау куркыныч иде. Нәтиҗәдә каен агачына менеп төн кундым, урманда бит әле кыргый җәнлекләр дә бар. Үзем белгән җиләкләрне ашап тукландым, суны яңгырдан соң җыелган күлләвекләрдән эчтем”, – дип Татьяна ханымның сүзләрен китерәләр Гадәттән тыш хәлләр буенча  дәүләт комитетында.
 
Андрей Иванюта сүзләренчә, Татьяна ханымга урманда исән калырга могҗиза ярдәм иткән, моны башкача аңлатып булмый.
 
“Шушы өч көн дәвамында ул юлны табарга тырышкан, хәтта еракта аны эзләгән  кешеләрне дә күргән, әмма алар ишетерлек кычкырырга яисә яннарына барып җитәргә көче җитмәгән. Җиләкләр белән тукланган, чык суы эчкән, ауган агачларда кунган һәм бирешмәгән, паникага  бирелмәгән, атлавын дәвам иткән. Өченче көнне бит инде коткаручылар урманда югалган кешенең гәүдәсен эзли, гадәттә аның исән калуына өмет аз була”, – ди ул.
 
Район хакимияте башлыгы югалган хатынны эзләүдә катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
 
Чыганак: bashinform.ru
Фото:Андрей Иванюта/vk.com
 
 
 
 

---
Өмет
№ --- | 09.08.2024
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы