|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.08.2024 Җәмгыять
Гөлшат һәм Рәмис Хәлилуллиннар: Йортыбыз яныннан үткәндә туктап карыйларАпас районының Кече Күккүз авылында яшәүче Гөлшат һәм Рәмис Хәлилуллиннарның матур йорт-бакчаларын ерактан ук күреп алдык. Күреп тә алдык, мондагы гүзәллеккә хәйран да калдык. Аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән хуҗалык әллә каян ук балкып, күзләрне иркәләп тора. Рәмис абый тумышы белән Кече Күккүздән. Гомере буе Яшел Үзәндә яшәп, заводта эшләгән. Ун ел элек авылда шушы матур йортларын салып чыкканнар. Кышларын шәһәр белән авыл арасын таптасалар, җәйгә авылга кайталар. – Без гаиләдә биш ир туган, бер кыз туганыбыз бар. Берсе дә туган авылдан читкә китмәде, барысы да шушы җирлектә. Аралашып, бергә дус-тату булып яшибез, – дип елмая Гөлшат ханым. – Мондый матурлык каян киләме? Үзем генә боларның барысын да булдыра алмас идем. Рәмис абыегыз белән икәүләп эшлибез. Ул булышмаса, берсе дә булмас иде. Шулай да һәр чәчәкне белеп тәрбияләү, матурлау, купшылык, нәзакәтлелек өстәү барыбер хатын-кыз кулларында инде, дип уйлыйбыз. Бу яктан Гөлшат ханымның дизайнерлык зәвыгы сизелеп тора. – Төрле илләргә баргач, территорияләрне бизәүгә, матурлауга зур игътибар бирәм. Интернет та ярдәмгә килә. Кышын сызымнар сызам, кайсы чәчәкнең кояш, ә кайсының күләгәле урын яратуын өйрәнәм. Кеше – бәрәңге, ә без чәчәк утыртабыз, – ди ул. Хәлилуллиннар бакчасында төп хуҗа – гортензия чәчәкләре. Без дә аларның матур итеп чәчәк аткан чакларына туры килдек. – Минем өч төрле унбер данә гортензиям бар. Аларның чәчәге озак саклана, сентябрьгә кадәр ата, үзләре купшы, матур. Карар өчен дә бик нәзберек түгел. Алар ачы туфрак һәм су ярата, ә менә турыдан-туры кояш төшкәнен яратып бетермиләр, су сипкәндә төпләренә бер аш кашыгы лимон кислотасы да салып җибәрәм. Кышны исә яхшы кышлыйлар. Ә болай һәр чәчәк үзенчә матур. Безнең бакчада төрле вакытта чәчәк ата торган чәчәкләр бар. Ягъни берсе атып бетерүгә икенчесе матурлык өләшә башлый, – ди хуҗабикә. Үсентеләрне исә үзләре дә утырталар, теплицада үскәннәрне сатып та алалар. Гөлшат ханым сүзләренчә, хоста, ясмин кебек чәчәкләр күп тәрбия таләп итми һәм теләсә кайсы туфракта үсә ала. – Авыл халкы да матурлыкка тартыла. Йортыбыз яныннан үткәндә туктап карыйлар, кызыксыналар, үсентеләрен сорыйлар. Бу шулай ук яхшы бит, – ди хуҗабикә. Билгеле, бакчаларында чәчәктән кала җиләк-җимеш һәм яшелчә дә үсә. Балалар, оныклар белән бергә ял итәр өчен беседкалары, өсте капланган бассейннары да бар. Пенсиягә чыкканчы пешекче булып эшләгән Гөлшат ханым якыннарын, кунакларын, дус-ишләрен мичтә пешкән коймаклар белән сыйларга ярата. – Мич коймагы бөтенләй башкача тәмле инде, – ди ул. – Ә мичне данлыклы мичче бабай чыгарды бездә. Мин үзем шәһәр кызы булсам да, авылда рәхәт. Монда кешеләр дә, күршеләр дә ачык, күңелгә тыныч. Авылның үз мохите, үз яшәү рәвеше. Йортны да чын авылча, бүрәнәдән җиткердек. Минем әнием дә тумышы белән шушы авылдан. Балаларыбыз Яшел Үзәндә тора, ләкин җәйләрен алар да гаиләләре белән бергәләп монда еш кунак булалар. Ә оныклар бөтенләй китеп тә тормый. Дөресен генә әйткәндә, Рәмис авылда йорт салу теләге барлыгын әйткәч, күңелдә шик бар иде. Тора алмам шикелле тоелган иде. Ә кызым Эльвира икеләнеп торырга урын калдырмады. «Әни, зинһар, каршы килмә. Балалар да кайтып йөрер, татарча өйрәнерләр, авыл тормышын белерләр», – диде. Рәмис абый әйтүенчә, пенсиягә чыккач, яңа, матур тормыш башлана гына. – Әле ярый вакытында авылга кайтканбыз, дим. Бер дә үкенмибез. Бу йорт булмаган булса, оныклар авылны, авыл тормышының ни икәнен дә белмәсләр иде. Хәзер менә рәхәтләнеп торалар. Безгә булышалар. Гөлшатны кош-кортлар янына чыгармыйм, аларны үзем карыйм. Үзем белән оныкларны да ияртәм, – ди ул. Матур, ачык күңелле гаилә яныннан «тулыланып» чыктык. Ә юлга кузгалыр алдыннан Гөлшат апа менә нинди сүзләр белән озатып калды безне: – Безнең дә тормышыбыз гел шушылай аллы-гөлле чәчәкле генә булмады. Балалар кечкенә вакытта Рәмис бик куркыныч авариягә эләгеп, чактан гына исән калды, аягын җәрәхәтләде. Бик авыр, зур сынаулар аша уздык. Тик ул – бик көчле кеше, кабат аякка басты, безгә, гаиләсенә, җил-яңгыр тидермичә, кадерләп яшәде, ышанычлы терәк булды. Без гомер буе иңне иңгә куеп гомер иттек, олыгайган көндә матур, кадерле тормышта яшисең килсә, башкача була да алмый.
Зөһрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|