|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
08.08.2024 Җәмгыять
Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова рак белән көрәшүе турында: "Могҗизалы терелү тарихларыгыз һәм серләрегез бар икән, бүлешсәгез иде"Австралиядә яшәп иҗат иткән җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия ямаш чир белән авыруын белдерде. Бу хакта ул үзенең туган көнендә социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итте. Зөлфия Камалова болай дип яза: «Бүген мин онкология үзәге стационарында дәваланам, ямаш шешнең соңгы симптомнарын җиңәргә тырышам. Моннан 6 ай элек миңа ашыгыч рәвештә операция ясадылар, һәм мин бүгенге көндә метастазаларны җиңәргә тырышам. Гафу итегез, фаразлар өметләндерерлек түгел. Калган гомеремнән тәм табып яшәргә тырышканга, сезнең миңа зур булмаган бүләк ясау мөмкинлегегез бар. Ул миңа медицина чыгымнарын аз булса да киметергә һәм минем терелү мөмкинлекләремне арттырырга ярдәм итәр иде. Мин беләм, сезгә барыбер түгел, һәм сез хәзер шокта. Мин дә, ышаныгыз.Мин матур итеп яшәдем һәм, әгәр дә китәргә туры килсә, мин китәчәкмен. Ләкин, бик теләп, биредә озаккарак калыр идем. Нәрсәдер миңа моның мөмкин булуын әйтә. Әгәр дә сезнең могҗизалы терелү тарихларыгыз һәм серләрегез бар икән, бүлешсәгез иде. Дәвалаучылар, шаманнар, могҗизалы дарулар турында да тыңларга да әзермен. Хәер, мин күп нәрсәләрне эшләп карадым кебек инде. Мәхәббәтегез өчен рәхмәт. Мин моны тоям. Мин дә сезнең барыгызны да бик яратам», – дип яза ул.
--- |
Иң күп укылган
|