|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2024 Язмыш
Өч баланы сыендырган Алсу: «Йөрәгем дә хәзер буш түгел»Гомерем буе кыз бала көттем! Буа районының Яңа Шәйморза авылы кызы Алсу Нурхәмәтова үзләре гаиләдә өч кыз үсә. Шуңадырмы, кияүгә чыкканчы ук кыз бала турында хыяллана ул. Еллар узгач, теләген тормышка ашыра: хәзер берне түгел, өч кыз сөя. – Сигезенче класстан соң Ульяновскига чыгып киттем. 5 елдан кияүгә чыктым. Ирем Марат белән бары тик бер ай гына очраштык. Тәкъдирем булгандыр инде, сайланып тормадым, ризалык бирдем. Матур гына яшәп киттек. Ике улыбыз туды. Ә үзем һаман кыз сөясем килү теләге белән янам… – дип искә ала Алсу. – Тормыш булгач, башка мәшәкатьләр дә килеп чыгып торды. Аякка басыйк дип тырыштык. Күп итеп терлек тоттык, ирем белән икәү бергә комбайнда да эшләдек. Фатирдан үз йортыбызга күчтек. Аннары инде бизнеска кереп киттек. 2000 нче елларда ит сата башладык. Шулай итеп, кыз бала таба алмый калдым. 37 яшьләремдә тагын исемә төште бу теләгем. Тик табиблар, соң инде, диде. Марат белән Алсуны язмыш күп сыный. Аларны өч тапкыр талыйлар. Юлбасарлар ирен юлда саклап торып, ике тапкыр һөҗүм итә. Өченчесендә, өйләренә кереп, бар әйберләрен алып чыгып китәләр. Авыр еллар була. Әмма алар бирешми. Ничек тә яңадан аякка басалар. Ә озак та үтми, тагын сынау килә. Өч тапкыр яналар алар. Башта беренче йортлары яна, җиткерәләр генә, икенчесенә ут каба. Өченче йортлары да көлгә әйләнә. – Бирешмәдек, яңадан йортлар җиткереп чыктык, – ди Алсу. – Күршедәге әби өен сата иде. Әти белән әнине үзебезнең яныбызга чакырдык. Аларны күчергәч, бераз тынычланып киттем. Әни безнең янда өч кенә ел яшәп калды. Әти әнидән соң тагын 8 ел торды әле. Алар киткәч, бар дөньямның яме югалды. Күңелдә бушлык калды. Ике улым булса да, аларның – үз тормышлары. Оныклар да килә дә китә. Алар әти-әниләренә кирәк. Инде нишлим? Иремә, тәрбиягә кыз бала алыйк, дидем. Марат каршы килмәде. Алсу ярты ел буе документ җыя. 7–11 яшьлек бала эзлиләр. – Бездә сезгә дигән кыз бала бар, дисәләр, чыгып китә идем. Берсендә ятимнәр йортында яшәүче кызлар видео җибәрде. Таптым бит, дим. Берне түгел, өчне таптым! Алар бертуганнар иде. Ирем дә, берәү янына – икәү, икәү янына өчәү сыяр әле, диде, – ди Алсу. 50 яшен тутырган Алсуны үзгәртеп куялармыни! Безне ошатмасалар, күчтәнәч калыр дип, күп итеп бүләк алалар. Кызлар белән күрешергә дип икенче катка менсәләр, каршыларына өч кыз бала йөгереп чыга. – Үз балаларымны тапкан кебек булдым, йөрәгем дерт итте. Тәнемнән җылы йөгерде. Минекеләр бит болар, дим. Кочаклап алдым. Алар да миңа елышты. Безне карап торган Маратым елап чыгып китте. 13, 12, 10 яшьлек кызлар иде алар. Иң курыкканым зурысы белән уртак тел табу иде. Шөкер, ул бик ачык булып чыкты, минем белән беренче булып ул сөйләште. Апа икәнлеге күренеп тора иде. Сеңелләрен кайгыртканы да сизелде. Аерылыр вакыт җиткәч, кызлар, сезнең яннан китәсебез килми, диделәр. Мин бик сөендем. Ул вакытта март ае иде. Ике атнадан кызлар безгә каникулга кайтты. Алсу аларны шулкадәр матур итеп каршылый. Кунакка килүләренә аерым бүлмәләр әзерли. Аларны шарлар белән бизи. Ике атна вакытның бер генә минутын да әрәм итми, кызлар белән бергә үткәрә. – 11 апрель – әниемнең үлгән көне. Мин бу көнне яратмый идем. Гел күңелсезләнеп йөри идем. Язмыштыр, балалар йортыннан миңа нәкъ шул көнне кызларны бөтенләйгә бирделәр. Аллаһы Тәгалә, бу көнне дә ярат, диде, ахры. Ул көн бәби тапкан бәхетле көнем кебек хәзер, – ди ул. – Кызлар беренче көнне үк безгә «әти», «әни» дип дәштеләр. Аларның үз әниләре вафат булган. Әтиләре – башка милләт кешесе, хатыны үлгәч, үз ягына киткән. Әбиләренең үзенә кеше ярдәме кирәк була башлагач, кызлар ятимнәр йортына эләгә. Әбине картлар йортына урнаштыралар. Бу гаиләгә килеп, озак та үтми, кызлар үзләренә исем куштыруны сорый. Иң элек кечкенә кыз, минем Әминә буласым килә, ди. Аннары апаларының берсе – Мәрьям, икенчесе Сабрина исемен сайлый. Аларга Казандагы Колшәриф мәчетендә исем кушалар. – Кызларым булгач, күңелдәге бушлыгым юкка чыкты. Миңа хәзер яшәү рәхәт. Икенче яшьлегемә кайттым. Балаларымның сыйныфташларының әниләреннән калышмыйм. Аларны төрле түгәрәкләргә йөртәм. «Сез» дип зурлап сөйләшә сабыйларым. Бик яраталар. Мин дә бар җылымны бирергә тырышам. Закон буенча алар бездә 18 яшькә кадәр торырга тиеш. Әмма минем күңелемдә алар өчен урын киң. Шушы кызларымны бәхетле итәсе иде. Безгә кайтканда укулары аксаган иде. Җәй буе репетитор яллап, белемнәрен күтәрдек. Шөкер, хәзер әйбәт укыйлар, – ди Алсу. Алсу белән Марат кызларны Казанга да еш алып киләләр. Әле менә диңгезгә барып, ял итеп кайтканнар. «Матур итеп киендерергә тырышабыз», – диләр. Кешедән ким-хур итмиләр, кыскасы. – Кеше ни әйтер, мин бу баланы үстерә алмам, дип куркып тормаска икән. Чит кеше баласы бит ул, дип каршы төшүчеләр дә табыла. Андыйларны тыңламагыз! Йөрәгең кушканча эшләргә кирәк. Язмышыңа ни язылганын берәү дә белми. Үз балаң да авыр сүз әйтергә, күңелеңне яраларга, кыек юлдан китәргә мөмкин. Баланы тапкан әти-әнисенә карап кына, алмый калмагыз. Игелекне кемнән күрәсен беребез дә белмибез. Әнә бер танышым ятим малай үстерде. Быел шул бала аның 60 яшенә Мәскәү җырчыларын чакырып, туган көнен уздырды. Әнисе әле дә шатланып туя алмый, – ди Алсу. – Баланы үзегез яратыгыз. Шул яратуны ятим сабыйга дөрес итеп бирегез. Һәркемгә наз кирәк. Кызларымны абыйлары да бик ярата. Инде тормышыбыз түгәрәкләнде…
--- |
Иң күп укылган
|