поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
21.06.2011 Җәмгыять

Россиядә яшәү кемгә рәхәт?

Дөресрәге, СССР вакытында әйбәтрәк идеме, әллә инде хәзерме? Шушы сорауга җавап эзләп, кайчагында балалар белән бәхәсләшеп тә китәбез.

Өлкән буын кешеләренең СССР вакытларын сагыну галәмәте инде бу. Хәзер матди яктан әйбәтрәк тә яшибез кебек үзе. Торак шартлары да Аллага шөкер, йөрергә машина да бар, теләгән ризыкны алып ашыйбыз, кием-салым да юк түгел. Балалар да моны бик әйбәт тоемлый. Әмма... сагынабыз шул. Рәхәт яшәдек. Балаларның киләчәге дә куркытмады. Эшсез калу дигән нәрсәне белмәдек тә. Ашау-эчү, киенү, хәтта хезмәт хакы да барыбызныкы бер чама иде. Әнә шул тынычлыкны, тигезлекне сагынып яшибез, күрәсең.

 

Шулай да, хисләргә би­релмичә генә, бу сорауга төгәлрәк җавап эзләп карыйк әле. Аны Югары икътисад мәктәбе экспертлары табарга тырышкан. Белгечләр егерме ел эчендәге (1989 һәм 2009 еллар) үзгә­решләрнең халык тормышына ни дәрәҗәдә тәэсир итүен ачыклаганнар. Нәтиҗәсе болайрак. Халык­ның 40 проценты СССР заманына караганда начаррак яши башлаган: 20 процен­тының кереме 1,45 тапкыр түбәнәйсә, яртысыныкы исә 1,2 тапкыр түбәнгә тәгә­рәгән. Алар барысы да ярлылар исәбенә керә. Россиядә яшәүче һәр бишенче кешенең кереме СССР таркалган вакыттагы кебек калган. 20 процент кешенең кереме исә ике тапкыр, тагын шулкадәрле­сенең 25 процентка арткан. Саннар бик каршылык­лы булса да, тикшерүчеләр, базар икътисады ил өчен файдага киткән, дигән нәтиҗәгә килгән.

 

Беренче карашка, әлбәттә, Россия өчен соңгы елларда үткәрелгән реформалар отышлы кебек тоела. Мәсәлән, куллану күләме ун ел эчендә 1,45 тапкыр арткан. Әмма нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Бу хастаханәдәге уртача температура кебек кенә. Әйдәгез, шушы саннарның төбенәрәк төшеп карыйк әле.

 

Соңгы елларда куллану күләме нигездә сәнәгать товарлары хисабына күтәрелгән. Мәсәлән, бер гаиләгә хәзер 1990 елдагы 1 урынына 1,6 телевизор туры килә. Автомобильләр хәтта өч тапкыр арткан. Аракы исә бөтенләй гаҗәпкә калдыра. Хәзер уртача айлык керемгә 171 шешә (ярты литрлы) аракы алырга мөмкин икән. Ә 1990 елда бу күрсәткеч 33 шешә генә булган (5,2 тапкыр арткан дигән сүз).

 

Кыскасы, товарларның бе­ренче урында торган өч төре күп очракта яшүсмер­ләргә өлкәннәр белән ки­лешмәскә җирлек бирә бугай, ягъни “эчәм, тартам, машинада җилдерәм”, димәк, яхшырак яшим. Ә азык-төлек бәясенең гел артып торуы аларны әллә ни кызыксындырмый, күрәсең. Дөрес, Россия турында сүз барганда, азык-төлек җитешми яки ачлыктан интегәләр, дип әйтеп булмый, әлбәттә. Үзгәреш елларында да мондый проблема тумады. Хәтта туклану балансы да яхшы якка үзгәрде, ди тикшерүчеләр. Мә­сәлән, ит, җиләк-җимеш­не күбрәк куллана башлаганнар, ә бәрәңге, икмәк, шикәр, киресенчә, кимегән. Аның каравы төрле хезмәт күрсәтүләргә бәяләр котырып үскән. Халык киноларга, театрларга сирәк йөри, шифа­ханәгә барырга акчасы юк, ә торак-комму­наль хезмәтләргә түләүләр көнләп түгел, сәгатьләп күтәрелә.

 

Нәтиҗәдә һәр гаилә яшәү структурасын үзгәртергә тырышып, чыгымнарын яңача бүлә башлаган. Ашау ягын кыскан, йорт кирәк-яракла­рын арзанракны сайлаган (ярый әле читтән кергән товарлар сыйфатсыз булса да моңа мөмкинлек бирә). Аның каравы йорт хуҗалыгы эшләренә, коммуналь хезмәтләргә ке­ремнең шактый зур өлешен тота башлаган. Өстәвенә, үзегез беләсез, муниципаль транспорт бәяләре дә шактый “тешләшә”.

 

Хезмәт хакларына килгәндә дә, СССР заманында барысы да үтә күренмәле иде: җыештыручы белән вахтер 70 сум ала, гади эшченең 120 сум тирәсе, инже­нерныкы – 180 сум... Хәзер генә ул хезмәт хаклары арасындагы аерма җир белән күк арасы. Хәер, ничек кенә булса да, ул вакыттагы тигезлек тә гадел түгел, икътисад үсешен тоткарлаучы булып саналды. Әмма базар икътисады тудырган бүгенге тигезсезлек ахыр чиктә гади халык өчен тагын да яманрак булып чыкты. Росстат биргән рәсми мәгъ­лүматларга караганда, 2009 елда илдәге халыкның алтмыш процентын тәшкил ит­кән ярлылар өлешенә барлык керемнең 29,6 проценты туры килсә, ун процент тирәсе булган байлар ке­ремнең 31 процентыннан файдаланган. Шуннан үзегез чамалагыз инде!

 

Уйланыр өчен тагын бер җирлек бар: ул – совет чоры белән чагыштырганда уртача ун елга кимегән гомер озынлыгы, шулай ук яңа туган балалар саны да саллы күрсәткеч булып тора. 1980 елда РСФСРда 2,5 млн сабый дөньяга килсә, хәтта имин булып саналган 2010 елда да туучылар саны 1,7 млн гына. Хәер, совет чорында хәзер җанны өшетә торган шактый күренешләр юк иде. Мәсәлән, милләтара конфликтлар, хәерчеләр, бомжлар... Безне ул вакытта иртәгесе көн яхшырак булыр, безнең илебез көчле, теләсә нинди авырлыкны җиңеп чыгар дигән өмет яшәткән. Ә ышаныч зур нәрсә бит ул. Бүген, ни кызганыч, ул юк. Димәк, без эзләгән җавап та төрлечә булачак, кесә калынлыгына карап, ягъни байларныкы – байларча, ярлы-ябагайның – үзләренчә.


Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 112 | 21.06.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы