|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.08.2024 Җәмгыять
Кызы тугач, бала тудыру йортына да барган - ә аннары кинәт юкка чыкканТелефоныма «ВТ»ның 2002 ел, 8 март санының беренче битен төшереп җибәрделәр. «Апа, мине таныдыңмы?» – дип язган туганым. 2002 елда мин әле студент, редакциягә 2003 елның җәендә генә эшкә урнашкан идем. 6 яшьлек сеңлемне танымадым. Дөресрәге, без аның белән тагын 11 елдан соң гына бер-беребез өчен бик якын кешеләргә әйләндек. Газетаның бәйрәм санында дөнья күргән фотода әтиемнең энесенең кызы Розалина икән! Абыебыз Илшатның язмышы бик аянычлы булды. 28 яшендә арабыздан китте ул. Көтеп алынган беренче баласын кулларына алып сөя дә алмады. Кызы тугач, бала тудыру йортына да барган үзе. Тәрәзә аша кызын да күргән. Ә аннары кинәт юкка чыккан. Ул чакта хатыны Резедә апа ниләр кичергәндер, уйларга да кыен. Әмма без, туганнар, абыемның югалуның ахыры хәерле бетмәсен сизендек инде. Хокук саклау өлкәсендә эшли иде ул. Без аны озак эзләдек. 1996 ел иде. Ул елны авылга кыш килмичә торды. Октябрьнең 5ләрендә югалган абыйның гәүдәсен ноябрьнең 28ендә генә табып алдык. Аны җирләгәч кенә җиргә беренче кар төште. Кемнәр генә эзләмәде аны. Бөтен туганнар җыелышып көн саен Алабуга – Мамадыш арасын таптар иде. Аптырагач, туганнарым багучыларга, белүче әбиләргә дә барды. Арада берсе, исән түгел, гәүдәсен шул (авыл исемен әйтә) тирәдән эзләгез, ди. Алдагы көнне әтиләрем бу авылда була. Тик ул көнне абыйны тапмыйлар. Ә иртәгәсен могҗиза буламыни! Абыйның башта киемнәре табыла. Аннан гәүдәсенә тап булалар. Ул көннәр бик авыр булып истә калган. Ни булганын берәү дә белмәде. Бер елда өченче баласын җир куенына салган әбием ничек түзде икән, дим хәзер. Абыемның кызын күрергә дип әбием белән Чаллыга еш бардык. Кечкенә генә булса да, мин килгәч, сеңлем алдыма менеп утырыр иде. Гомер үтә торды. Киленебез кияүгә чыкты. Шөкер, ире яхшы кеше булды. Безнең сеңлебезгә дә әти назы биреп үстерде. Вакыт узуга аралар өзелде. Әмма сеңлемне бик күрәсем килеп яшәдем. Бервакыт мин аны социаль челтәрдә табып алдым. Ул безне инде оныткан иде. Озак үтмәде, ул мәктәпне тәмамлап, Казанга укырга килде. Менә шунда без тагын табыштык. Менә мин 18 елдан соң абыемның баласын кочып торам. Нәкъ үзебез инде. Охшаса охшар икән! «Апам» гына дип тора ул. Розалинага хәзер 27 яшь. Казанда яши башлавына да 9 ел инде. Шушы көннәрдә шкаф тартмаларын актарганда, «ВТ»ны табып алган ул. – Бәләкәй чагымда җырларга да, биергә дә ярата идем. Әбием сәләтемне күреп алып, мине балалар бакчасындагы бию түгәрәгенә бирде. Тәрбияче Фаягөл апа әбиемә, сезнең кызыгызның тавышы да бик матур, ди торган иде. Без бу түгәрәккә 4 кыз йөрдек. Көн дә яңа җырлар өйрәндек, бии идек. Бөтен бәйрәмнәрдә катнаштык, – дип искә ала ул. – 2002 елда безне Казанга алып бардылар. Беренче тапкыр автобуста Казанга киттем. Милли киемнәр киеп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев каршында җырлап тордык. Концерт беткәч, без әле аның янына бардык. Ул безгә чәчәкләр бүләк итте. Кечкенә чагымда мин нинди дәрәҗәле газетада басылып чыкканымны белми дә идем. Хәзер инде моны яхшы аңлыйм. Розалина мәктәпне гел «бишле»ләргә генә тәмамлап, Казан дәүләт архитектура институтында укыды. Аны тәмамлагач, ике ел үз юнәлеше буенча эшләсә дә, күңеле биюгә тартты. – Биюне яратуым тагын калкып чыкты. Башта дус кызларымны матур итеп биергә өйрәттем. Аларны күреп, башкалар да, биер идек, диделәр. Узган ел бию студиясе ачып җибәрдек, – ди ул. – Туган телемне, милли көйләрне яратам. Балачакта бер тапкыр килеп күргән Казан да мине үзенә чакырып алды. Әби-бабама рәхмәтлемен. Алар мине татар җанлы итеп үстерде. Кызганыч, үз әтиемне бары тик фотодан гына күреп беләм. Әмма йөрәгем белән сизәм: ул мине бик яраткан булыр иде!
--- |
Иң күп укылган
|