поиск новостей
  • 19.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 12+
  • 19.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 19.04 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 19.04 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 19.04 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 24.04 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 24.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 25.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
06.08.2024 Җәмгыять

Туктамый әле. Августтан ни көтәсе?

Бу арада Татарстандагы һава торышы әнә шул җырны хәтерләтә. Казанда гына да ун көн эчендә явым-төшемнәр айлык норманың 152 процентын тәшкил итте. Ә августтан ни көтәргә? Яңгырлар кайчан туктар? Бәрәңге черемәсме? «ВТ» хәбәрчесе шуны белеште.

Кайчанга кадәр?

Яңа атна күп районнарда шактый җылы башланса да, явым-төшем, урыны белән көчле, яшенле яңгырлар алдагы көннәрдә дә көтелә. География фәннәре кандидаты, метеоролог, Казан дәүләт аграр университеты мөгаллиме Айсылу Мостафина сүзләренә караганда, бу атнада да һава торышының тотрыксызлыгы саклана. – Урыны белән көчле, яшенле яңгырлар булыр дип фаразлана, – диде ул. Татарстан Гидрометеоүзәге белгечләре фаразларына караганда, бу атна уртасына кадәр һава температурасы +28 градуска кадәр җылыначак. Төнлә дә +12…+17 градус җылы булыр дип көтелә. Яңгырлар да күренә. Арчада яшәүче халык синоптигы Рәис Шәкүров исә, яңгырлы һава торышы 21 августка кадәр үзгәмәячәк, ди. – 21 августка кадәр нибары дүрт кенә көн аяз күренә. Яңгырлар чигенергә уйламый, кыскасы. Көннәр җылы торачак. Августта кыраулар да булмаска тиеш. Әле сентябрьдә дә бик күренми алар, – дип фаразлый ул.

Җылы көтәргәме?

Россия Гидрометеоүзәге белгечләре әйтүенчә, августта Татарстанда уртача айлык температура нормадан түбән булачак. Бу хакта Айсылу Мостафина сөйләде. – Августта уртача айлык температура +18,3 градусны тәшкил итәчәк. Ә явым-төшем күләме нормадан артмас дип фаразлана, – диде ул. – Августта кояш биеклеге җәй башындагы кебек булмау сәбәпле, антициклоннар каплап алган очракта да, җәй уртасындагы кебек эсселәр көтелми. Көн һаман саен кыскара, кояш нурлары җирне элеккечә кыздырырга инде өлгерми. Төннәр озын булгач, җир өсте күбрәк суына. Мондый чакта, гадәттә, томаннар күзәтелә. Бу – шулай ук көзнең якынаюын тасвирлаучы атмосфера күренеше.

Көзгә еракмы?

Ләкин әле бу – көзгә кердек дигән сүз түгел. Белгеч сүзләре белән әйтсәк, метеорологик көз уртача тәүлек температурасы +15 градустан түбән төшкәч кенә башлана. Фаразлар ясарга иртәрәк. Көз кинәт килергә дә, акрын гына суытырга да мөмкин. – Җәйге стратосфера антициклоны шулай ук таралу стадиясендә. Аның урынына кышкы поляр өермә формалашачак. Ул формалашып беткәнче, без әле әбиләр чуагын күзәтәчәкбез. Ләкин аның кайчан башланып, күпме дәвам итәчәген фаразларга иртәрәк, – дип аңлатты Айсылу Мостафина.

Бәрәңге черемәсме?

Бу арада яңгыр күп яугач, күпләр, бәрәңге черемәсә ярый инде, дип борчыла.  Мондый куркыныч бармы? Бу сорауны Рәис Шәкүровка бирдек. – Юк, череми. Бер генә бәла – фитофтора булырга мөмкин. Аңа каршы дару сибәргә кирәк, югыйсә бөтен бакчага таралу куркынычы зур, – диде ул. – Бәрәңгенең уңышы яхшы күренә. Без инде сатарга да алып чыктык. Ләкин сентябрь азагы җитмичә, бәрәңге алырга ашыкмаска кирәк. Хәзер август беткәнен көтмичә алып куялар да, бәрәңге чери дип зарланалар. Өлгергәнен көтәргә кирәк аның! Бу җәйдә җиләк-җимеш уңышы бик сөендермәсә дә, авыл хуҗалыгын бай уңышлы ел көтә. «Басу-кырларга чыккач, сокланып йөрим. Шөкер, быел уңыш яхшы булачак», – дип сөендерде Рәис абый.   

Сүз уңаеннан, бүген Татарстанның 43 районында урып-җыю эшләре дәвам итә. 5 августка булган мәгълүматлар буенча, республика кырларыннан 789 мең тонна ашлык җыеп алынган. Уңыш бер гектардан уртача 31,7 центнерны тәшкил итә. Тәтеш районының кайбер хуҗалыкларында бер гектардан 50 центнердан артык уңыш җыеп алганнар.   

Августка халык сынамышлары

– 7 август иртәсе суык булса, кыш та шундый булыр. – Августның беренче атнасында тотрыклы һава торышы сакланса, кыш озын һәм карлы булыр. – Томан озак таралмый тору – аяз көнгә. – Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә. – Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә. – Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр. – Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына. – Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.

 
 

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы