|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.08.2024 Шоу-бизнес
“Җеназасына бик күп кеше килгән иде. Сабан туе диярсең”: Марат Газизов истәлегенәУзган атнада туйлар, бәйрәмнәр алып баручы Марат Газизов вафат булды. Күпләр аны “Арча Шамкае” буларак белә. Марат 47 яшендә генә булган. Аның үлеме турындагы хәбәр күпләрне тетрәндерде. Якташы Зөһрә Сәләхова әйтүенчә, Арча районында аны белмәгән гаилә юктыр. – Кемнеңдер туен, кемнеңдер юбилеен, туган көннәрен алып барды ул. Гади, кешелекле иде. Үзен беркайчан да өстен куймады. Шул эчкерсез булуы белән үзенә хөрмәт уятты. Сигез ел элек безнең туйны да алып барды. Күрүгә үк, әллә каян эндәшеп, сеңелкәш дип исәнләшә, хәлләрне сораша. Нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, игътибарсыз калдырмый иде. Үзен дә бик яраттык. Җирләргә бик күп кеше килгән иде. Сабан туена җыелганнар диярсең, – ди Зөһрә.
Маратның гаиләсе турында да җылы сүзләр генә ишеттек.
– Хатыны Раилә апа белән бик матур яшәделәр. Бер-берләренә ягымлы итеп кенә эндәшәләр иде. Бәйрәмнәргә гел бергә йөрделәр. Уллары Расих та бик тәрбияле. Киленнәре Алинә дә үзләренә ошап килгән. Уңган, булган тырыш гаилә. Марат абый үзе дә эшчән кешеләрне яратты. Мин пешергән талкыш кәләвәләрне бик мактап ашый иде. Шат күңелле, искиткеч талантлы кеше иде. Без аны бик юксыначакбыз, – ди Зөһрә.
--- |
Иң күп укылган
|