поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
05.08.2024 Дин

Зиратта нәрсә эшләргә ярамый — Алмаз хәзрәт Галимҗанов аңлата

Адәм баласының бу дөньядагы соңгы тукталышы – зират. Үлем турында искәртеп торучы, үлгәннәрнең кадерен белергә өйрәтүче, кемнәрнедер шүрләтүче урын да бу. Зиратта нәрсә эшләргә ярамый? Зиратка баруның билгеле бер вакыты бармы? Ни өчен зираттан куркырга кирәкми? Зират әдәпләре турында Алмаз хәзрәт Галимҗанов белән сөйләштек.

– Зиратка бару әдәпләрен искә төшерсәк иде.

– Зират – ахирәт турында искә төшерә торган урын. Зиратка кергәндә дога әйтеп керү тиешле. Зиратка уң аяк белән керәбез. Бу урынга шортыдан, гомумән, ялан тән керергә рөхсәт ителми. Хатын-кызларга озын җиңле киемнән, оектан, яулык бәйләп керү шарт. Ир-ат та мәчеткә барган кебек киенсә, яхшы булыр. Госелле, тәһарәтле булырга кирәк икәнен онытмыйк. Зиратта дога кылабыз бит, шуңа күрә дә гаурәтләр каплаулы булса, хәерле.

– Гомумән, зиратта нәрсә эшләргә ярамый?

– Зиратта кычкырып көлергә, мәзәк сөйләү, сүгенергә ярамый. «Ахирәтне онытмас өчен, үлемне искә алыгыз», – ди пәйгамбәребез (с.г.в.) дә. Зиратка баргач та: «Мин кая барачакмын?» – дип уйларга кирәк. Ягъни, бүген китеп барсак, бездән соң нинди гамәлләр калыр? Безне ничек искә алырлар? Зиратта төчкерергә, авыз ачып иснәргә дигәннән. Йокы килеп, авыз иснәгәндә, кулны авыз белән капларга кирәк. «Бу вакытта шайтан көлә», – ди динебез. Шуңа да әдәп саклыйк. Төчкергәндә дә тавышланмыйча гына төчкерсәк, хәерлерәк булыр. Төчкергәннән соң әйтелә торган зикерләр бар. Хатын-кызларыбыз – хисси кешеләр. Алар, зиратка килеп, еларга да мөмкин. Ә бу мәрхүмнәр өчен бер дә хәерле түгел. Мәрхүм дәшә алмаса да, рухы барысын да сизеп, күреп торыр. Якын кешесенең елавын ул авыр кичерер. Кычкырып елап тору җәннәттәге кешегә оҗмах ләззәтләрен тулысынча тоярга мөмкинлек бирмәс, җәһәннәмдәгесенә исә хәлен тагын да катлауландырырга мөмкин.

– Зиратта үскән җиләкне ашарга ярыймы?

– Кабер өстендә булмаса, кемдер җыярга да мөмкин. Әмма зиратта үскән нәрсәне җыймасак, ризыкка кулланмау хәерлерәк инде. Аларны кошлар ашасын. Ник дигәндә, кошлар ашаган саен, мәрхүмгә бу савап булып бара.

– Каберлеккә чардуган, таш куймаучылар да бар бит хәзер. Имеш, искелек калдыгы, диләр. Болай эшләү дөресме?

– Кабер югалмасын өчен, таш кирәк. Чардуган исә кабер өстенә басмау өчен кирәк. Шәригатьтә кабер өстенә басу мәрхүмгә карата әдәпсезлек санала. Ләхет никадәр чардуган эчендә калса, шулкадәр яхшырак. Үземнең дә шәхсән күргәнем бар: зиратта ташсыз-чардугансыз каберлекләр бар. Алар инде җиргә иңеп беткән диярлек. Аның өстеннән өмәләр вакытында техника да узарга, кемдер басарга да мөмкин. Шуңа күрә таш һәм чардуган кую – мәрхүмгә хөрмәт билгесе дә әле ул. Аннан, кемдер, зиратка кереп, дога кылыйм әле, ди икән, бу очракта мәрхүм һәм аның атасының исеме язылса, дога кылучыга җиңелрәк була.

– Зиратка баруның билгеле бер вакыты—сәгате бармы?

– Җомга алдыннан керсәк, яхшы булыр. Курка, шикләнә торган кешегә зиратка кичен йөрү ярамас.

– Караучысыз калган каберлекләрне чистартырга, сиңа катнашы булмаса да, аларны игътибарга алырга ярыймы?

– Әлбәттә, ярый. Алар да догага мохтаҗ. Берсендә пәйгамбәребез (с.г.в.) бер ботак алып, аны икегә сындырып, ике кабергә кадаган. «Бәлки шушы ике ботак корганчыга хәтле Аллаһы аларның хәлен җиңеләйтер», – дигән ул. Караучысыз калган каберлекләрне игътибарда тоту – саваплы эш.

– Кемдер, хискә бирелеп, зиратка барудан куркырга да мөмкин бит әле. Андыйларга нинди киңәш бирер идегез?

– Кешедә оныту сыйфаты бар. Хисләр тынганчы, хәсрәтегез аз гына булса да онытылганчы түзегез. Шуннан соң зиратка барыгыз, үлгәннәрнең хәлен белегез. 

* Зиратка керер алдыннан бер тапкыр «Әлхәм»не, өч мәртәбә «Ихлас» сүрәсен укып, дога кылырга кирәк. * Зиратка кергәч, кабер әһелләренә сәлам бирү кирәк. * Кабер янында, мәрхүм рухына дип, «Ясин», «Тәбәрәк» сүрәләрен укырга була.

 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.08.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы