поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Июль
  • Әбри Хәбриев - шоумен
  • Фәйрүзә Мөслимова (1954-2021) - шагыйрә
  • Гөлнара Сәмитова-Галкина - спортчы
  • Раушания Галиуллина - актриса
  • Марат Бариев - дәүләт эшлеклесе
  • Рәкыйп Хәмитов - көрәшче
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
  • Казан шэхэре, Амирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир, озак вакытка арендага бирелэ. Телефон: 89534803075 Надия Ватсап: 89172373133 Надия
Архив
 
21.06.2011 Мәдәният

«Безнең арада көнләшү юк»

Моннан берничә ел элек Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына режиссер Фәрит Бикчәнтәев төркемендә укыган яшь актерлар килде. Актерга матур дикция белән бергә, җыр-биюгә сәләтле булу да кирәк, егетләр-кызларның һәркайсы талантлы. Шуларның берсе – Алмаз ГӘРӘЕВ.

Ул Тукай районының Мусабай-Завод авылыннан. Мәктәпне тәмамлаган егетне әти-әнисе Казанга химия-технология университетына китерә. Аның киләчәктә нефтьче булуын телиләр. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры яныннан узганда егетнең андагы афишага күзе төшә. Мәдәният һәм сәнгать университетына курс җыюларын белгәч, ул уйлап та тормыйча, шунда юл тота. Ни өчен аны әлеге уку йорты сихерләгән соң? Бу хакта Алмаз болай дип сөйли:

 

– Балачактан ук мин телевидениедә күрсәтелгән спектакльләрне эченә кереп утырырдай булып карый торган идем. Артист булсаң иде, дип хыяллансам да, аның тормышка ашачагына ышанмадым. Мәктәптә укыганда миннән шигырь сөйләтәләр иде. 5 нче сыйныфтан башлап 11 нчене тәмамлаганчы балаларның «Балкыш» дигән район фестиваленең алып баручысы булдым. «Алыштыргысыз алып баручы» дип көләләр дә иде үземнән. Дәрестән китеп, репетицияләрдә йөрү рәхәт бит.

 

– Димәк, синең артистлык сәләтең мәктәп елларында ук башланган. Актер булу өчен талант кына җитәме соң?

 

– Юк, дияр идем. Артист булу өчен күп эшләргә, күп тырышырга кирәк. Өлкән актерларның да киңәше яшьләр өчен бик мөһим.

 

– Үзеңә үрнәк итеп санаган артистларың кемнәр?

 

– Мин үзебезгә щепкинчыларны үрнәк итеп куям. Алар кайчан гына сәхнәгә чыкмасын, беркайчан да югалып калмыйлар. Һәрбер сүзләре сокландыра. Безнең уенга да битараф калмыйлар.

 

– Мәдәният һәм сәнгать университетында белем алган сезнең төркем дә щепкинчылар кебек тату бер гаиләне хәтерләтә. Моның берәр сере бармы әллә?

 

– Дүрт ел уку дәверендә без шушы театрда яттык. Дәрес калдырулар тыела иде. Безне бергә туплауда педагогларның өлеше зур булды. Спектакльләрдән соң үзебезнең арада киңәш бирүләр гадәти хәл санала. Без һәр премьераны карап барабыз, бер-беребезгә үз фикерләребезне әйтәбез. Безнең арада көнләшү, хөсетлек дигән нәрсәләр юк. Бер-беребезнең уенына сөенәбез генә.

 

– Алмаз, син сәхнәгә II курста ук «Кара чикмән»дәге Бәрән роле белән чыктың. Аны бүген дә башкарасың. Аннары Т.Миңнуллинның «Галиябануым – сылуым-иркәм»ендә – Хәлил, «Диләфрүз»ендә – Шәкүр, Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә – Гыйльметдин, Мольерның «Тартюф»ында – Валер, Ф.Хөснинең «Йөзек кашы»нда Госман образларын тудырдың. Баш рольдә уйнау турында хыялланмаган актер юктыр. Синең күңелеңдә йөрткән шундый образ бармы ул?

 

– Әлбәттә, һәр актерның төп геройны уйныйсы килә. Теләк белән генә булмый шул. Баш рольдә уйнарлык буй-сының, моңың булырга тиеш. Шуңа күрә нинди роль бирсәләр дә уйнарга алынасың.

 

– Сәхнәдә көтелмәгән хәлдә калган чакларың булса, аннан ничек чыгасың?

 

– Бервакыт «Диләфрүз»дә акробатик трюклар башкарганда бөтен зал көлә башлады. Туктап калгач, нәрсәдән көләләр икән дисәм, чалбарым ертылган булган. Шунда ук өстемдәге куртканы салып, билгә бәйләдем дә уенымны дәвам иттем.

 

– Син бит әле Салават Фәтхетдинов, Нәфкать Нигъмәтуллин кебек җырчыларга пародияләр дә ясыйсың. Үзләре күреп ни дә булса әйткәннәре юкмы соң?

 

– Салават абый күргәннән соң яныма килде дә: «Булдыра алгач, молодец, шәп чыга», – дип, кулымны кысып китте.

 

– Алмаз Гәрәевне тамашачы «Яшьләр тукталышы»н алып баручыларның берсе буларак та яхшы белә. Анда ничек тартылуың хакында да сөйлә әле.

 

– Анда эшләп карарга миңа Венера Иванова тәкъдим итте. Аннары эшкә алдылар. Минем радиода ди-джей булып эшләп карыйсым килә. Анда турыдан-туры аралашу бара. Сөйләмеңне контрольдә тотып, ялгышмый эшләү артист өчен бик кирәк. Шунысын да әйтим, мине туйлар алып барырга да чакыралар.

 

– Үзең сайлаячак гүзәл зат нинди булырга тиеш?

 

– Миңа гади, эчкерсез, су кебек үтә күренмәле кызлар ошый. Тик әлегә мин хыялда йөрткән андый кешенең табылганы юк.


Люция ХӘБИБУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы