|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2024 Җәмгыять
Лилия Тимергалееваны (Сәлахетдинова): Элекке иремә язганым да, шалтыратканым да юкШагыйрә, җырлар авторы, “Ярдәм” фондында проектлар кураторы, тумыштан физик яктан мөмкинлекләре чикле Лилия Тимергалееваны (Сәлахетдинова) соңгы арада укучыларыбыз арасында сораучылар артты. Ул авырып алган, хәзер дәваланып, кабат эшенә чыккан икән. — Лилия, соңгы арада югалттык бит сине, ничек хәлләрең?
— Яз көне бозлавыкта бар гәүдәм белән бер кулыма егылдым. Шуңа бер ай тирәсе өйдә дәваланырга туры килде. Апам — шәфкать туташы. Ул мине карады. Хәзер, шөкер, савыктым. Барысы да әйбәт. Эшемне дәвам итәм.
— Үзең генә яшисеңме? Эшкә ничек йөрисең?
— “Салават күпере” торак комплексындагы фатирымда үзем генә яшим. Ашарга үзем пешерәм. Бар нәрсәне үземә җайлаштырып ясаттым. Эшкә Казандагы “Ярдәм” фондына барам. Безне вахта автобусы йөртә.
— Элекке ирең Ришат белән аралашасызмы?
— Ул бик сирәк кенә яза. Җавап бирәм. Үземнең язганым да, шалтыратканым да юк.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|