|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.08.2024 Җәмгыять
Быел "Фәйзуллин йөзүләре" Теләче районының Олы Мәтәскә авылында булачакБыел "Фәйзуллин йөзүләре" 6 августта Теләче районының Олы Мәтәскә авылында булачак. Бу "Фәйзуллин йөзүләре"нең 49нчы тапкыр үткәрелүе, дип яза Татар-информ. «Бу бәйрәмне Татарстан районнарының күтәреп алуы бик күркәм эш. Мамадышта да, Арчада да, Яшел Үзәндә дә, Бөгелмәдә дә, кайда гына үтмәде! Иделдә дә, Камада да, Казансуда да, хәтта Кара һәм Урта диңгезләрдә дә - кайда гына йөзмәдек», – ди Равил Фәйзуллин.
Август аенда 81 яшен тутыручы Равил Фәйзуллин, һава торышы нинди булуга карамастан, быел да һичшиксез йөзәргә җыена.
Олы Мәтәскә – күренекле язучы Фатих Хөснинең туган авылы. Язучы авылында узачак спорт һәм әдәбият бәйрәменә килгән кунаклар күренекле аның эзләре буйлап та үтәчәк.
Программага, Олы Мәтәскә буасындагы йөзүләрдән тыш, кунакларның Фатих Хөсни музее белән танышуы, авыл халкының язучылар белән очрашуы, Фатих Хөсни исемен йөрткән Олы Мәтәскә гомуми белем бирү мәктәбендә китап укучылар белән аралашу кергән.
--- |
Иң күп укылган
|