поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.06.2011 Мәгариф

112 татар мәктәбенең 78е тулысынча ябылган, 34енең эшчәнлеге вакытлыча туктатылган

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында “Милли мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган видеоконференция узды.

“Әгәр дә халык бар икән, аның, һичшиксез, милли мәктәбе, милли мәгарифе булырга тиеш. Әгәр аның милли мәктәбе юк икән, бу халыкның киләчәге юк. Шуңа күрә бу мәсьәлә Президентның да, хөкүмәтнең дә, Дәүләт Советының да, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының да игътибар үзәгендә. Федераль законнар атна саен чыга тора. “Мәгариф турында” законнарга гел үзгәрешләр керә тора. Үзгәрешләрнең күбесе инде яхшы якка. Әмма Россия күләмендә милли мәгарифтә аның кадәр зур үзгәрешләр бар дип әйтмим. Киресенчә, бүгенге көндә милли мәгарифнең мөмкинлекләре бик тә чикле. Алга таба аерым адымнар ясала, әмма алар гына безне һич кенә дә тулысынча канәгатьләндерә алмый. Федераль күләмдә без үзебезнең закон проектларын тәкъдим итәрбез.

 

Бүгенге көндә РФ Дәүләт Думасында “Мәгариф турында” бик зур монументаль закон әзерләнә. Ул хакта инде бөтен халык арасында фикер алышу булды. Без дә Дәүләт Советында фикер алыштык, үзебезнең тәкъдимнәребезне җибәрдек. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының да эшлекле тәкъдимнәре булды. Безгә аларның күбесе искә алынды дип хәбәр иттеләр. Димәк, без яңа мәгариф системасын торгызган – яңа мәгариф законын эшләгән вакытта, үзебезнең теләкләребезне мөмкин кадәр җиткерергә һәм аларның закон кысасына ирешергә тиешбез. Бу бүгенге көндә иң зур бурычларыбызның берсе. Ә республика күләмендә, барыгыз да белгәнегезчә, “Киләчәк” мәгариф стратегиясе, “Бәләкәч” программалары барлыкка килде”, - дип белдерде бүген ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган “Милли мәктәпнең бүгенгесе һәм киләчәге” дип аталган видеоконференция вакытында. “Республикада алга таба милли мәктәпләрнең позициясен ныгыту өчен нинди чаралар күреләчәк? Федераль структуралар белән хезмәттәшлек механизмнары ничегрәк булачак?” дигән сорауга җавап биреп.

 

Билгеле булганча, мәгариф, белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләр соңгы елларда бигрәк тә актуаль була бара. Бу аңлашыла да. Чөнки әлеге тармакны төптән үзгәртеп кору бара, реформалар халыкта бер төрле генә хисләр уятмый. Белем бирү системасына куелган таләпләр көннән-көн катгыйлана. Шул шартларда бер уку елы узып та китте. Быел ил күләмендә дә, республика дәрәҗәсендә дә шактый үзгәрешләр булды. Шул исәптән милли мәгарифкә кагылышлы мәсьәләләрдә дә. Бу хакта сөйләшү өчен без видеоконференциягә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинны; Казан шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Илнар Һидиятовны; Казан шәһәренең 1 нче татар гимназиясе директоры Гөлфия Шәмсиеваны да чакырдык.

 

112 татар мәктәбенең 78е тулысынча ябылган

 

Очрашуны соңгы вакытта тормышыбызга ныклап үтеп кергән “оптимальләштерү” процессы турында сөйләшүдән башлап җибәрдек. Оптимальләштерү сүзен кулланып, кыскарту сүзеннән никадәр генә качарга тырышсак та, нәтиҗәдә шул кыскарту һәм ябу мәсьәләсенә кайтып кала. Узган уку елында мәктәпләрне, бигрәк милли татар мәктәпләрен ябу, тугызъеллыкка яки башлангыч мәктәпкә калдыру мәсьәләләре бөтен җәмәгатьчелекне “кырмыска оясына таяк тыккан” кебек тынычсызландырып торды. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауга җавап биреп, ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин:

 

“Оптимальләштерү дигән сүзне әйткәндә, ул беренче чиратта тискәре мәгънә белән килеп төшә. Икенче яктан караганда, аның, төбе нигезе нәрсәдә соң дигән сорауга да җавап бирергә кирәктер. Аның нигезе, ничек кенә әйтсәк тә, безнең республикага гына түгел, гомумән, бөтен Россиягә кагылган демографик вәзгыятьнең яхшырмавында, аның кискенләшү процессы белән бәйле. 2010-2011 ел башында Татарстан Республикасында, узган ел белән чагыштырганда, 205 уку йорты үзенең эшчәнлеген туктатты. Шуларның 142се тулысынча ябылды. 63се вакытлыча үзенең эшчәнлеген туктатып торды. Чөнки вакытлыча туктатып тору – ул шушы чорда мәктәп яшендәге балаларның булмавы белән бәйле”, - дип җавап бирде. 205 мәктәпнең татар телендә белем бирү белән шөгыльләнә торганнары 54 процентны тәшкил итә, калганнары- рус телле мәктәпләр. “Бу тема буенча татар мәктәпләре генә кыскара икән дигән дискуссияләр дә бар. Ул инде җирлегенә карап хәл ителә, монда рус мәктәбе яки татар мәктәбе дип якын килү юк. 112 татар мәктәбенең 78се тулысынча ябылды, анда перспектива юк. Утыз дүрте үз эшчәнлеген вакытлыча туктатып торды”, - дип белдерде министр урынбасары.

 

Алга таба вәзгыять ничек булыр? Муниципаль дәрәҗәдә карарлар кабул ителгәч, яңа уку елында без үзгәрешләрне күрәчәкбез. Чөнки җирле дәрәҗәдә карарлар кабул ителергә тиеш. Аннан соң гына без статистика мәсьәләләренә әйләнеп кайта алабыз.

 

Оптимальләштерү нәтиҗәсендә эшсез калган укытучылар кая бара?

 

Мәктәпләрне берләштерү, уку йортларының эшчәнлеге вакытлыча туктатылып тору нәтиҗәсендә эшсез калган укытучыларны мәшгульлек мәсьәләләре ничек тора соң? “Монда төрле вариантлар бар”, - дип белдерде Данил Мостафин. Район мәгариф идарәләре челтәрле укытучылар системасын булдырган. Ягъни бер укытучы берничә мәктәпне үз кул астына алып, челтәр аша теге яки бу предмет буенча белем бирә. Чөнки бүгенге көндә кайбер предметлар буенча сәгатьләр саны җыю авырга төшә. Шул ук Нурлат районында укытучылар эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган. Төрле урыннарда бу хәлдән чыгуның юлларын эзлиләр: кемдер өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәкләренә, кемдер балалар бакчаларына эшкә күчә. Соңгы вакытта дөнья күргән законнар ир-атларны - 58 яшьтән, хатын-кызларны 53 яшьтән пенсиягә озатырга мөмкинлек бирә. “Без традицион булмаган юнәлешләрне дә кабул итәбез”, - дип белдерде Данил Мостафин.

 

Тарихи авыллардагы, күренекле шәхесләр белән бәйле мәктәпләр язмышы хәл ителә

 

Оптимальләштерү шаукымы вакытында Әгерҗе районының күренекле мәгърифәтчеләр бертуган Бубыйлар белән бәйле Иж-Бубый авылы мәктәбе, Нурлат районының Колбай Мораса, Арча районындагы Кушлавыч кебек авыллардагы, тарихи урыннар, күренекле шәхесләр белән бәйле мәктәпләрнең ябылу куркынычы астында булуы ачыкланды. Бу процесс өчен җирле хакимият җаваплы булса да, республика хакимият органнары әлеге четерекле мәсьәләдән читтә кала алмады. Чөнки халык хакимият органнарына, ТР Дәүләт Советы депутатларына хатлар, мөрәҗәгатьләр юллый тора. Бу хакта Разил Вәлиев комитет утырышларының берсендә хәбәр иткән иде.

 

Хәзерге вәзгыять ничегрәк соң?

 

Разил Вәлиев фикеренчә, авыллардагы мәктәпләрне мөмкин кадәр сакларга кирәк. Бигрәк тә күренекле шәхесләр, тарихи авыллардагы мәктәпләрне. Комитет рәисе хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә буенча республика җитәкчелеге белән сөйләшү булган. ТР Фәннәр академиясенең Энциклопедия институты белән берлектә тарихи авыллар исемлеге әзерләнгән. Хәзерге вакытта республикадан читтәгеләре дә барлана, чөнки татарның күпчелеге Татарстаннан читтә яши. Республика төрле өлкә-республикалар белән килешүләр төзегәндә бу мәсьәләне дә күтәреп чыгарга урын калачак. Мәктәпләрдән алда, авылда эш урыннары булырга тиеш. Нәкъ менә бу проблема үзәктә тора, дип саный депутат. Мәктәп – рухи үзәк, мөгаллимнәр яхшы киңәшчеләр булса да, финанс мәсьәләләре алга чыга. ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин үз эшчәнлекләренең шул финанс мәсьәләләре белән бәйле икәнлеген әйтеп тә китте. Бер сүз белән әйткәндә, әлеге проблема төрле ведомстволар дәрәҗәсендә комплекслы хәл итүне көтә.


Римма ГАТИНА
Татар-информ
№ | 20.06.2011
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»