поиск новостей
  • 14.01 "Көл" Камал театры, 19:00, 16+
  • 14.01 "Ай, былбылым!" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Гөргөри кияүләре" Камал театры, 19:00, 12+
  • 15.01 "Күрәсем килгән иде…" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 15.01 "Матурлык" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт FM" Камал театры, 19:00, 12+
  • 16.01 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 17.01 "Рәшә" Камал театры, 19:00. 16+
  • 17.01 "Гомер буе сине көтәм" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 18.01 "Бичара кыз" Камал театры, 17:00. 12+
  • 18.01 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Зәңгәр шәл" Камал театры, 18:00. 12+
  • 19.01 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17:00. 6+
  • 19.01 "Сөннәтче бабай" Кариев театры, 18:00. 12+
  • 21.01 "Ситса туй" Камал театры, 19:00. 16+
  • 21.01 "Полиционер" Тинчурин театры, 18:30. 16+
  • 21.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 18:30. 12+
  • 22.01 "Әлфия Авзалова / Мәңгелеккә юл" Камал театры 19.00. 12+
  • 22.01 "Назлы кияү" Тинчурин театры, 18:30. 6+
  • 22.01 "Куркак Батыр" Кариев театры, 13:00. 12+
Бүген кемнәр туган
  • 13 Гыйнвар
  • Айдар Гыймадиев - журналист
  • Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) - язучы, дин әһеле
  • Фәтхи Бурнаш (1898-1942) - язучы
  • Наил Әюпов (1936-2008) - актер
  • Илмир Хәбибуллин - журналист
  • Гөлшат Зәйнашева (1928-2005) - шагыйрә
  • Гөлсирин Абдуллина - җырчы
  • Артур Исламов - җырчы
  • Радик Әмиров - журналист
  • Фатих Әмирхан (1886-1926) - язучы
  • Хәнәфи Бәдигый (1941- 2020) - язучы
  • Җәмит Рәхимов (1935-1996) - язучы
  • Сергей Шашурин - эшмәкәр
  • Рәис Беляев (1935-1996) - дәүләт эшлеклесе
  • Зөлфия Зарипова - актриса
  • Газинур Гафиятуллин (1913-1944) - каһарман
  • Аделина Заһидуллина - рапирачы
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
  • Казанда, Горки бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,9 кв.метр) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • Казанның Яңа Савин районыннан, АРТ-Сити яки ДРКБ тирәсендәге торак комплекслардан бер-ике бүлмәле квартира снимать итәсе иде. Вариантлар булса, түбәндәге номерга языгыз әле, зинһар. Без посредников, хуҗадан кирәк иде. 89272497983
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК “Горки 7А”, бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89046641669 (ватсапка язсагыз иде)
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник. Риелторлар тыкшынмагыз!!!
  • №52 гимназиягә җыештыручы кирәк. (Казан шәһәре, Гарифьянов ур, 7) Элемтә өчен телефон: +7 917 900-40-54
  • Казанның Авиатөзелеш районында бер бүлмәле квартира яки гостинка снимать итәргә иде. Тәртипле яшь гаилә. Вариантлар булса, шалтыратыгыз, зинһар. тел.: 89179068047
Архив
 
01.08.2024 Хәвеф-хәтәр

Васильевода бер йортка яшен суккан: «Күпме көчебез кергән хезмәт...» (ФОТО, ВИДЕО)

30 июль көнне көчле яңгыр вакытында яшен сугудан Яшел Үзән районы Васильево авылында яшәүче Трофимовлар шәхси хуҗалыгында янгын чыккан. Йортлары һәм каралты-куралары янып беткән. Шөкер, корбаннар юк.

– Һәркемгә рәхмәт, сеңлем. Гаиләбезгә шундый олы кайгы килгәнне белгән бистәдәгеләр. хезмәттәшләрем дәррәү ярдәм җыя башлады, – дип сүзен башлады хуҗабикә Екатерина Трофимова.
 
Зыян күргән йортта 8 кешелек гаилә яшәгән. Яшен суккан вакытта, бәхеткә, өй эчендә беркем дә булмаган.
 
–  23, 17, 13, 11 яшьлек балаларыбыз бар. Кечесе дусты белән урамда, 13 яшьлек кызыбыз хуҗалыкта йөри торган булган. Көндезге сәгать икедә бик көчле яшенле яңгыр башлана. Яшен аш-су бүлмәсе ягындагы электр үткәргеченә суккан. Шунда ук ут телләре башка корылмаларга да күчкән. Бәла килгән вакытта үзебез күпфункцияле үзәктә идек, кызым шалтыратты да, «янабыз!» диде. Мин башта ышанмадым. Югалып калдым инде. Машинага утырып, тизрәк өйгә чаптык. Халык җыела башлаган, янгын сүндерүчеләрне чакырганнар иде, – ди Екатерина.
 
Янгын сүндерүчеләр тиз килеп җиткән. “Кызыл әтәч” хуҗалык иткән йортка якын килерлек булмый. Агач йорт бик тиз янып беткән. Янгын сүндерүчеләр 6 сәгать буе утны сүндерү өчен көрәшкән, барлыгы 4 янгын сүндерү машинасы җәлеп ителгән. 
Хәзер казага тарыган гаилә арендалаган йортта яшәп тора. Тиз арада яңадан төзелеш эшләре башларга җыеналар.
Екатерина үзе Васильево бистәсендәге хастаханәдә хезмәт куя, ире Горький тимер юлында эшли.
 
 
– Йортыбызның беренче катының яртысы исән. Әмма карарлык түгел инде.  80 квадрат метр мәйданда иде өебез. Күпме хезмәт керде. Ел саен ремонт ясап тордык. Каралты-кураны иминиятләштермәгән идек. Күрәчәк инде, — ди Екатерина.
 
Яшел Үзән янгын-коткару гарнизоны матбугат хезмәте җитәкчесе Резеда Йосыпова сүзләренә караганда, әлегә янгын чыгу сәбәбе ачыклана. Аның берсе - яшен сугу һәм электр җиһазларының төзек булмавы. Шулай ук электрүткәргечнең кыска ялганышы булырга мөмкин, бәлки яшен сугуы нәтиҗәсендә килеп чыккандыр. Әлегә тикшерү чаралары үткәрелә.
 
Дүрт балалы гаилә өчен өй җиткерү, аның җиһазлау өчен бик күп матди чыгымнар сорала. Трофимовлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләк белдерүче шәфкатьле кешеләр булыр дип ышанабыз.
 
Реквизитлар:: Сбербанк картасы әлеге номерга беркетелгән 89274565600 (Карта Екатерина Трофимова исемендә).

 
 
 
 
 
 

Лилия ГАЙНУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 01.08.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе