поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Ой, син шундый шәп кыз, кемне дә булса бәхетле итәчәксең инде.
    – Бәлки, сине?
    – Алла сакласын!
Бүген кемнәр туган
  • 18 Июль
  • Дамир Мөхетдинов - дин әһеле
  • Зиннур Хөснияр - язучы
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
Архив
 
31.07.2024 Шоу-бизнес

Җырчы Эльвира Фазлыева: “Кызым әле дә минем янымда кебек тоела”

Бала кайгысын күрергә язмасын сүзләрен бу кайгыны үз башлары аша уздырганнар гына тулы мәгънәдә аңлыйдыр. ТНВ каналы алып баручысы Эльвира Фазлыева быел да Казан үзәгендә гомере үзелгән кызы истәлегенә – Аида көнен оештырды. Балаларның күңелен күргән Эльвира белән без дә хәбәргә чыктык.

– Икенче ел рәттән балаларны җыеп бәйрәм ясыйсың. Бу гамәлеңне аңламаучылар да бармы?
– Күпләр хәлемне аңлый, бәйрәм әзерләргә ярдәм итә. Бу бәйрәмдә Аиданы яратучылар аның  турында тагын бер кат искә алырга җыеладыр. Элек балалар йортларына, мәчеткә йөри торган кеше түгел идем. Аида күкләрдән миңа юл күрсәтеп тора төсле. Бу бәйрәмне оештырып,  алга таба яшәргә көчләр табам кебек.

– Бу көн сезнең өчен җиңел генә бирелмидер. Ярага тоз салган кебек бит.
– Бәйрәмне күз яшьләре аша оештырам инде. Күңелдәге бушлыкны аңлатып бетерү кыен. Башкалар өчен оптимист булып каласым килә. Аида да гел кояш кебек балкып тора иде, шуңа күрә бу чара кызымны искә алу кичәсе түгел, ә бәйрәм. Аида көне, аның бәйрәме. Балаларны шатландырып, кызымның да рухы шатланыр дип ышанам. Быел ятим, даун синдромы белән авыручы балалар да бәйрәмдә күп булды. Аларны шатландыра алгач, үземә дә бераз булса да, җиңелрәк булып китә. 

– Социаль челтәрдә дә Аида белән булган видеоларны еш урнаштырасыз. Ул әле дә исән-сау кебек тә тоела.
– Бу видеоларга карап бераз булса да юаныч алам, кызым әле дә минем янымда кебек тоела. Кайвакыт аның белән сөйләшәм дә, бәлки мине акылдан шашкан дип уйлаучылар да булыр, әмма мин кызымның ярдәмен тоям, моңа чын күңелдән ышанам. Аиданың  башка дөньяда булуын аңлыйм, әмма ул барыбер күңелем түрендә яши. Аның турында оныта да алмаячакмын.
 

– Бәйрәм эзерләргә ярдәм итүче иганәчеләрегез күп дип беләм. Аиданың әтисе ярдәм иттеме?
– Ул бу бәйрәм турында бик яхшы белә иде. Еш кын исерек килеш шалтыратып теләсә нәрсә әйтә. “Мине тынычлыкта калдыр инде. Аида искә аласың килсә, бәйрәмгә килегез”, - дип әйттем. Аида көнен оештыру турында белсә дә, бер тиен акча да бирмәде. Миңа ярдәм кулы сузган һәр кешегә чиксез рәхмәтемне белдерәсем килә. Дөньяда изге күңелле, яхшы кешеләр күп. Аларның минем юлда очравына рәхмәт әйтәм. 

– Ирегез Аидага үз фамилиясен дә бирмәгән иде дип беләм. Бу хакта сөйләшүләр булдымы?
– Бала туганчы да, тугач та Аидага әтисе фамилиясен бирү турында берничә тапкыр сөйләштек. Әни дә: “Кызым, бу мәсьәләне хәл итеп бетерегез инде. Баланың туу турында таныклыгында әтисе юк дип тору да дөрес түгел”, – дигән иде. Булмады, кызым мәңгелеккә китеп барды. Аиданың әтисенең элеккеге хатыны: “Бу сезнең уртак балагыз түгел. ДНК анализ ясат”, – дип иремә кат-кат кабатлап торды.  Шулай бер вакыт Аида алдында да: “Ул минем балам түгел”, - дигән сүзләр яңгырады. Хәзер барысын да искә төшерү бик кыен, чөнки бу хәлләр нәкъ Аиданың үлеме алдыннан булды. Күңелдәгене сөйли башласам, проблемаларым күп булачагын аңлыйм. Аиданы кадерләмәделәр, яратмадылар. Аның үлеме кемнедер сөендергәненә дә үз күзләрем белән инандым.

– Таяк ике башлы диләр. Бу хәлдә үзегезнең гаебегезне тоясызмы?
– Аиданың әтисе гаиләле кеше булса да, үзе миңа игътибар билгеләре күрсәтте. Гел кайгыртып торды, яхшы мөнәсәбәте белән үзенә каратты. Ул тормыш иптәше барлыгы турында да әйтмәде. Безнең шәхси тормышыбыз турында беркемгә дә ачылып сөйләп йөрмәдем. Аида белән тыныч кына яшәп яттык. Ул үзе мөнәсәбәтләребез турында сөйләде, хатыны белән аерылышырга карар кылды. “Аерылуның сәбәбе син түгел”, - дип тә әйтеп торды. Мин беркемгә дә начарлык эшләмәдем. 

– Телевидениедә эшләгәч, гел игътибар үзәгендә торасыз. Танышырга теләүчеләр дә күптер?
– Янымда ышанычлы, бу тормышта ниндидер уңышларга ирешкән ир-ат күрәсем килә. Мин 25 яшьлек кыз түгел инде. Мәхәббәткә генә таянып яшәп булмавын бик яхшы аңладым.  Миңа милионнар кирәк дип уйламагыз, тормыш итәргә уңайлы шартлары булган ир-ат кирәк. Кызганыч, танышырга теләүчеләр арасында йә гаилә корыр өчен фатиры да булмаганнар, йә миллионнар эшләп хатыным юк дип, кәкре каенга терәтергә теләүчеләр генә. Хәзер ир-атларга ышанырга да куркыныч. Мин инде чынга ашмас вәгъдәләргә ышана торган кеше түгел. Мин үземне ниндидер йолдыз дип тә атамыйм. Әмма бу тормышта барыбер ниндидер дәрәҗәгә, максатларыма ирешә алганмын дип уйлыйм. 

– Балалары булган ир-ат белән очрашыр идегезме?
– Әлбәттә! Мине кабул итә алсалар бик бәхетле булыр идем. Монда бит балаларның каршы булмавы да кирәк. Гаиләдәге проблемаларда балаларның гаебе юк.
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 31.07.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы