поиск новостей
  • 18.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 18.04 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 18.04 "Микулай" Кариев театры, 18.30, 16+
  • 19.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 12.00, 12+
  • 19.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 19.04 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 19.04 "Бәхетле көнем" Кариев театры, 11.00, 0+
  • 19.04 "Мәхәббәт күгәрченнәре" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 20.04 "Сары елга" Камал театры (яңа бина), 12.00, 16+
  • 20.04 "Әлфия Авзалова. Мәңгелек юл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 20.04 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 20.04 "Әлифба: хәреф дөньясында" Кариев театры, 11.00, 2+
  • 20.04 "Матур-Сity" Кариев театры, 18.00, 16+
  • 22.04 "Мәхәббәт FM" Камал театры (яңа бина), 19.00, 12+
  • 22.04 "Мәхәббәт баскычы" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 22.04 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сүнгән йолдызлар" Камал театры (иске бина), 19.00, 12+
  • 23.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 23.04 "Сәлам, Актәпи!" Кариев театры, 13.00, 3+
  • 24.04 "Башмагым" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Казанда Ак.Сахаров урамында 1 бүлмәле фатир озак вакыткаарендага бирелә. 89172930043
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659

Архив
 
31.07.2024 Ир белән хатын

"Кияүгә беркайчан да чыкмаячакмын!"

"Әни бүген төне буе йокламады. Әти исереп кайтты. Сирәк була андый көннәр. Сирәк эчсә дә, әти андый көннәрдә бик берәгәйле кылана. Күрсәтә ул күрмәгәнне. Юаштан юан чыга диләрме әле? Аек чагында келәшчә белән тартсаң да бер сүз чыкмый әтинең авызыннан. Ризалыгын да баш кагып әйтә, гадәттә. Әни белән дә мәңге дә бәхәсләшеп тормый.

Күршеләр белән бөтенләй сүз куертмый. "Бер елга 20 сүз әйтәме икән", - дип гаҗәпләнәләр. Әйтә! Исерсә. Бәгыреңне кисеп ала. Ел буе әрни йөрәк. Ерак туганнар бит әтинең нинди икәнлеген белми. Мактый башласалар, әни: "Менә яшәп карагыз", - дип сүзне бетерә. Чынлап та шулай. Әтинең кемлеген һәм ниндилеген әни белән миннән кала беркем белми.
 
Кичә әти кешедән яман сүз ишеткән. Әни түгел, мин үпкәләдем, хәтта. Имеш, әни күрше абый белән район үзәгенә барган. Әйе, барды. Гомере буе берәр җиргә барасы булсак, күрше Искәндәр абыйга ялынабыз. Мине киендерәсе бармы, йортка берәр нәрсә кирәкме, әнинең йомышы төшәме, барырга кирәк. Искәндәр абыйдан кала берәү дә тыңламый. Ул да инде күрше хакы дип кенә йөри. Бензинга акча биргәч тә алмый. Әни кыенсына. Ике күрше бик тату яшибез, әни белән Искәндәр абый арасында нинди гыйшык җиле иссен инде.
 
Әти кино караганмени, читтән карап торган кебек әллә ниләр сөйләде. Мин аңламадым да кайсысын. Гомердә колак ишетмәгән сүзләр сөйләде бит. "Искәндәрдән бала тапсаң, башыңны балта белән чабам", - диде дә, әти гөрселдәп идәнгә сеңде дә. "Аллаһыга мең шөкер, шайтаны хәлдән тайды", - диде әни. Әти идәндә йоклады. Әни гадәттә әтине күтәреп, я өстерәп диярлек урынга сала иде, бу юлы кагылмады да. Урындыкка кадакланган сыман төн чыкты. Үзен бик бәхетсез санагандыр инде әни. Кимсетү бит инде бу. Мин егетләр белән йөрмәскә үземә сүз бирдем. Кирәкми миңа әти кебек ир, кирәкми".
 
Социаль челтәрләрдәге хат бу. Никадәр кыз бала, әтисен күреп үсеп, кияүгә чыгудан бөтенләй баш тарта?! Эх, бала үстерүгә җитдирәк карасак иде...
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.07.2024
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы