поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
20.06.2011 Мәдәният

Премьералар

«Йөзек кашы»

 

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында «Йөзек кашы» спектакленең (Фатих Хөсни повесте буенча Илгиз Зәйниев инсценировкасы) премьерасы узды. Режиссеры – Лилия Әхмәтова, рәссамы – Булат Ибраһимов, композиторы – Резеда Ахиярова.

 

Иң беренче чиратта, Фатих Хөсни әсәре үзе игътибарны җәлеп итә. Бер яктан караганда, бу тарихи әсәр. Сугышка кадәрге татар авылы тормышын, чор мохитен, социаль үзгәрешләрне чагылдыру аңа шул заманны сагыну хисләрен өсти. Икенче яктан, бу гап-гади авыл егете Айдарның алма сатучы кызы Вәсиләгә булган хисләрен бик төгәл, ихлас, эзлекле рәвештә күрсәткән психологик әсәр. Ике төп герой да, һичшиксез, темпераментлы, үзенчәлекле характерга ия. Ләкин сөйгәне белән кавыша алмаган Айдарның мәгънәсез гамәлләренең сәбәбе холыктан бигрәк хисләре кайнарлыгына бәйле. Айдарның хатын-кызга үзенчәлекле мөнәсәбәте бу образга җылылык һәм шигърилек, ә бөтен спектакльгә эчке төгәллек һәм илһамлану тойгыларын өсти.

 

Бу үзенчәлек «Йөзек кашы»н милли сәхнәләрдә баручы татар авылы турындагы башка спектакльләрдән аерып тора. Аларда бөтен егетләр дә үз-үзләренә ышанган, кызу канлы була; кызлар турында аек акыл белән фикер йөртә; тормышларын килешле итүгә ныклап алына. Ягъни киләләр, иң чибәр, тыйнак, уңган-булган кызны сайлап алалар, матур сүзләр әйтәләр дә алып китәләр. Нәтиҗә алдан ук билгеле. Гадәттә, шул гадилеккә бераз гына романтика өстәлә. Бәлки кайчандыр, революциягә кадәр, чыннан да нәкъ шулай (ә бәлки гадирәк тә) булгандыр – кызу эш барышында хисләр турында озаклап уйланып торырга вакыт юк. Ләкин бүген мондый самимилек, дөресрәге, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне гадиләштерү күп тамашачыда үзеннән-үзе ризасызлык тудыра. Мондый спектакльләрне тамашачы әкият караган сыман күзәтә. Бу очракта күнегелгән музыкаль һәм хореографик күренешләр тамашаны матурлый, ләкин бик примитив итә. Бүген мәхәббәткә җиңел һәм рациональ караш үткәндә калды, дип кистереп әйтергә теләмим. Хәтта киресенчә – замана культурасы сексуаль ирекне һәрьяклап пропагандалый. Ләкин югары сәнгать өчен һәрвакыт чын, тирән, катлаулы хисләр мөһим булды.

 

Айдарның Вәсиләгә булган хисләре – ирләрчә үк булмаган шагыйранә хисләр. Ул сөйгән ярын илаһилаштыра сыман. Егет күңелендәге гади хисләр кыюсызлык һәм табыну белән көрәшә. Күп ир-атлар өчен мәхәббәт, иң беренче чиратта, башы һәм ахыры булган, һәрчак яңарып торган матавык кына. Шигъри җанлы кешеләр өчен мәхәббәт, җан халәте буларак, гади талпынышларга югары мәгънә, тормышка реаль булмаган, тылсымлы яктылык өстәүче хис буларак кабул ителә. Айдарның, төрле сәбәпләр табып, үз бәхетеннән үзе качуы аның кызу канлылыгына һәм каршылыклы холыклы булуына бәйле түгел. Ул бары яшәү мәгънәсенә әйләнгән мәхәббәтен югалтудан курка. Ул үзенең хыялын, романтик саташуларын, шашкын хисен канәгатьләндереп, күктән җиргә төшәргә теләми. Бу яктан караганда, әсәрнең конфликты гомумиләштерелгән, фәлсәфи характерга ия булып чыга. Бу хыял һәм чынбарлык, шигърият һәм проза, романтика һәм көндәлек тормыш арасындагы мәңгелек каршылык. Шуңа да спектакль заманча яңыграш ала: әлеге проблеманың вакыт һәм ара чикләре юк.

 

Режиссура дә үзенчә кызыклы. Мин аны тулысынча яшь режиссерның үзенеке дип әйтмәс идем. Лилия Әхмәтова сәхнә әсәренә башка режиссерларның алымнарын да кертә. Спектакльне караган вакытта үзеннән-үзе Ф.Бикчәнтәев, Р.Әюпов, А.Әбүшаһмановның элегрәк куйган спектакльләре белән охшашлык эзләнә. Алар арасында – «Ромео һәм Джульетта», «Көз», «Шулай булды шул», «Остазбикә», «Сөннәтче бабай», «Озын-озак балачак»... Гомумән, мин моны начар дип уйламыйм. Яшьләр, һичшиксез, элгәрләреннән өйрәнергә, сәхнә сурәтләү чараларыннан файдаланырга, иң яхшыларын аерып, киләчәк буыннарга тапшырырга тиеш. Бу табигый процесс. Әлбәттә, башка кешенең тәҗрибәсен дөрес файдалану өчен үз сәнгати фикерләвең, иҗади тоемлавың һәм сәләтең булырга тиеш.

 

Күп тәнкыйтьчеләр Ф.Бикчәнтәев режиссурасына «трансцендентальлек» (тойгылар дөньясы аша фикерләү) хас диләр. Моның ни нәрсә икәнлеген тиз генә аңлатып бирүе дә кыен. Күрәсең, ул сәхнә хәрәкәтләренең шулкадәр көчле, гипнотик йогынтысыдыр, тамаша кылган вакытта кайда төш, кайда өн, кайда театраль шартлылык булуын тиз генә аңлап бетерә дә алмыйсың. Күренешләр, тавыш, актерлар энергетикасы тамашачының эчке аңына сеңеп, озак елларга бик көчле театраль тәэсир булып калалар. Бу комплекслы күренеш. Монда иң мөһим рольне актер – аның пластикасы, интонациясе, хис-тойгылары, образлылыгы уйный. Шуны аерып әйтергә кирәк: бу күбрәк профессиональ техника түгел, ә актерның үзен сәхнәдә иркен тотуы, үз көченә ышануы. Л.Әхмәтова куелышында андый моментлар бар. Шәфкать туташы (Миләүшә Шәйхетдинова), Кызыл мыек (Илдус Габдрахман) образлары, Сабан туе, кызларның чишмә янындагы күренешләре табигыйлык, шигърилек белән тамашачы игътибарын җәлеп итә, ләкин әлегә бик үк шома бармаган спектакльдән аерылып торалар.

 

Башкаручыларга килгәндә, аларның уенында берникадәр киеренкелек сизелә. Алмаз Сабирҗанов өчен Айдар роле – Камал театры сәхнәсендә беренче төп роль (үз вакытында ул Р.Батулла әсәре буенча «Кичер мине, әнкәй» мелодрамасында катлаулы яшүсмер ролен уңышлы башкарган иде). Бу рольгә ул бик җитди һәм җаваплы алынган. Вакыт үтү белән, күбрәк уйнаган саен актерның үз-үзенә ышануы артыр, дип уйлыйм. Вәсилә ролен башкарган Гөлчәчәк Гайфетдинова – театрның алдынгы яшь актрисалары рәтендә. Ул инде күп кенә төп рольләрне башкарды. Ләкин аның тәҗрибәлелегенең кире ягы да бар – уенында кабатлаулар һәм штамплар да күренгәли. Бу дуэтка тирәнлек, табигыйлык өстендә эшләргә җирлек бар. Хәер, бу башка актерларга – Алмаз Гәрәев, Илнур Закиров, Раил Шәмсуаровка да кагыла. Аларның уенына эчке энергетика җитенкерәми.

 

Эпик проза әсәрен сәхнәләштерү – һәр режиссер өчен зур сынау. Лилиянең повестьнең шигърилеген саклап, аны сәхнә сурәтләү чаралары ярдәмендә ача белүе бик мөһим. Һичшиксез, аңа бу эштә рәссам Б.Ибраһимов, композитор Р.Ахиярова, пластика буенча режиссер Н.Фәтхуллина бик нык ярдәм иткәннәр. Гомумән, яшь режиссерны бу зур эше белән котларга һәм киләчәктә иҗади уңышлар теләргә кирәк.

 

«Төн яна учакта»

 

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Хәбир Ибраһим пьесасы буенча «Төн яна учакта» спектакленең премьерасы узды. Режиссеры – Рәшит Заһидуллин, рәссамы – Сергей Скоморохов.

 

Спектакль каршылыклы фикерләр тудыра. Тамашачыны вакыт машинасына утыртып, берничә дистә ел артка күчерәләр сыман. Әлбәттә, бу драматургия материалына бәйле: чагыштырмача күптән түгел генә язылган булса да, бу әсәр – узган чорның иҗат җимеше. Жанры буенча классик мелодрама булуы исә куелышка үз йогынтысын ясый.

 

Гомумән, мелодраманы анализлауның аерым үзенчәлекләре бар. Җитди драматик әсәрдә җитешсезлек буларак бәяләнгән характерлар һәм конфликтның схематик, бәяләүләрнең гадиләштерелгән булуы, ситуацияләрне алдан фаразлау мөмкинлеге мелодрамаларда – жанр закончалыгы.

 

Тәнкыйтьчеләр бу жанрны яратып бетерми, аның сәнгати кыйммәте түбән, ул «касса» җыюга гына хезмәт итә, дип саныйлар. Мәсәлән, 1914 елда беренче татар театр белгече Габдрахман Кәрәм бу уңайдан болай дип яза: «Мелодрамалар, аеруча француз мелодрамалары, Россиядә 80 нче елларда бик модада була. Мәсәлән, «Ата каргышы», «Париж теләнчеләре» кебек рус һәм француз мелодрамалары меңәр тапкыр уйналып, озак еллар дәвамында сәхнәдән төшми. Мондый постановкаларда уйнап, күп артистлар үзләренә исем ясый, данга ирешә. Мелодрамаларның күбесендә – төрледән-төрле интригалар, җинаятьләр, үтерешләр. Һәм болар барысы да «Дөреслек һәрвакыт өскә чыга, явызлык лаеклы җәзасын ала», – шигаре астында бара. Хәзер Европада мелодрама белән кызыксыну кими төште. Төркия сыман мәдәният үсеше түбән илләрдә генә ул һаман да уңыш казана. Россиядә дә мелодрама элекке сыман мөһим роль уйнамый. Кечкенә, сирәк кенә зур шәһәрләрдә аларны гади халык өчен Масленица сыман халык бәйрәмнәрендә уйныйлар. Мәсәлән, Казанда быелгы сезонда бары бер генә мелодрама, анысы да «Хөкемдә хаталык» уйналды. Чөнки мелодрамада ясалмалык, «театральлек» сизелә. Мәдәни яктан алга киткән замана кешеләре театрда «явызлык» һәм «интригалар» белән генә канәгатьләнә алмый, ә җаннарына якын яңгырашларны, мөһим мәсьәләләргә, авыр сорауларга җавап эзли. Бүген мелодрамалар бик нык искерде. Хәзер аларны язарлык драматурглар да, уйнарлык трагиклар да юк. Мелодрамалар бары касса тутыру өчен урта дәрәҗәдәге тамашачыга ярарлык итеп куела.

 

Безнең өлкән артистыбыз Кариев үзенең бенефисы өчен шундый иске мелодраманы сайлаган. Бай рус классикасы булган килеш, Кариевнең ни сәбәпле иске-москы арасыннан француз авторының бу мәгънәсез әсәрен ни өчен казып чыгаруын да, башка иптәшләре сәхнәдә йә Европа, йә рус классикасын уйнарга омтылган вакытта хөрмәткә ия шәхеснең арзанлы уңышка исәпләнгән бу мәгънәсезлеккә нәрсәгә алынуын да берничек тә аңлата алмадык. Элек пьесаларны тамашачы йә рәхәтләнеп еларлык, йә эче шартлаганчы көләрлек итеп язганнар. Чыннан да, «Хөкемдә хаталык» уңышсыз булды дип әйтеп булмый, спектакль вакытында күп тамашачылар яшьләрен тыя алмады. Ләкин бу арзанлы уңыш. Театрдан чыгуга, күңелдә берни калмый, бернинди тәэсир юк. Шул ук вакытта шундый пьесалар бар, алардагы вакыйгалар, әйтелгән сүзләр айлар, еллар, хәтта гомер буе хәтердән чыкмый».

 

Дөреслеккә хилафлык китермәс өчен, билгеләп үтәргә кирәк: бу тамашачы арасында популяр театраль жанрдагы әсәрләрне яклаучылар да була. Мисал өчен шулай ук революциягә кадәрге рус театр белгече А.Р. Кугель сүзләрен китерергә була: «Бөтен элеккеге театр төрле вариантларда булса да, бер идеягә – яхшылыкны хуплау һәм яклауга хезмәт итте. Һәм бу эш никадәр гадирәк, аңлаешлырак, нәтиҗәлелерәк булса, пьесаның театральлеге дә, тамашачының аны ошатуы да арта төшә иде. Мелодрамаларның уңышы нәкъ яхшылык һәм начарлык мәсьәләләрен гади, примитив итеп куя белүдә. Театраль жанр буларак мелодраманың ике тарихи тамыры бар. Беренчесе Урта гасырдагы һәм бераз соңрак иҗат ителгән дидактик пьесалар – моралитэларга барып тоташа. Бу әсәрләрдә наив-схематик образлар аша төрле гөнаһлар яманлана. Икенче тамыр маҗаралы пьесаларга таба сузыла. «Тантана итүче яхшылык» һәм «Җәза алган начарлык» – әдәби тәнкыйтьнең гомуми фикерләвенчә, әхлаксызлык стигматы. Ләкин театраль тәнкыйть фикеренчә, бу алай түгел. Тантана итүче яхшылык һәм җәза алган начарлык, имеш, тормыш чынбарлыгына туры килми, бу махсус, ясалма эшләнә... Бәлки. Ләкин сез театрның төп максаты һәм тамашачының төп борчылуы спектакльнең чынбарлыкка тулысынча туры килүе һәм аны кабатлавында, дип уйлыйсызмы? Минем моңа зур шигем бар. Театрда шаккату, көлү һәм елау эзлиләр, шуңа... тамашачы һәрвакыт хаклы (аның фикерләре һәрвакыт дөрес, дип әйтеп булмый), ягъни тамашачы үзенең рухи хисләрен чагылдырган пьесаларны ярата, аларны карарга ашкына һәм әхлакый салкынлык бәреп торган әсәрләргә бармак аша карый».

 

Фаразларга карамастан, мелодрамаларның еллар узу белән популярлыгы кимемәве, ә телевидение барлыкка килгәч, киресенчә, үсүе генә, бу жанрга җитди карарга мәҗбүр итә.

 

Тинчурин театрында тамашачы теләген хөрмәт итәләр. Хәбир Ибраһимның пьесасына алыну да бу әсәр буенча төшерелгән телесериалның уңышына бәйле дип уйлыйм. Авыр икътисади чорда «Рабыня Изаура», «Богатые тоже плачут», «Просто Мария» һәм шуның ише башка «сабын опера»лары кешеләргә көндәлек тормыштан, сәяси тотрыксызлыктан ваз кичәргә, хис-кичерешләр дөньясына кереп чумарга ярдәм итә иде. Моның үзенә күрә бер практик файдасы да бар. Бүген дә Тинчурин театрының афишасында комедияләр һәм мелодрамалар бик күп. Һәм бу аңлы рәвештә эшләнә, моны аңларга, кабул итәргә дә була. Чыннан да, театр халыкка хезмәт итә, ә тәкъдим һәрвакыт сорауга бәйле була. Бу табигый.

 

Яңа спектакль турында ни әйтеп була соң? Хәтта иске мелодраманы да яңача куярга мөмкин. Һәр әсәрдә мәңге актуаль мотивлар була. Бары уйланырга, йөрәгеңне ачарга һәм иренмәскә генә кирәк. Кеше тормышы – үзе үк уйланулар һәм хис-кичерешләр тулы төпсез кое. Рәшит Заһидуллин исә әллә арыган, әллә вакыты җитмәгән, әллә гел-гел яңадан велосипед уйлап табуны кирәксез, дип санаган. Үзенең режиссерлык бурычын ул гади итеп күрә. Рольләрне бүлә, мизансценалар төзи, әсәрне сәхнәдәге йөзләргә күчерә, янәсе тамашачы үзе хәл итсен – ошыймы аңа бу, юкмы? Бөтен кешегә дә барыбер ярап булмый, шуңа да үз алдыңа авыр хәл ителә торган мәсьәләләр куеп, интегү кирәкме? Нәтиҗәдә, спектакль шома, интригасыз һәм... кызыксыз булып чыккан. Әлбәттә, бу минем шәхси фикерем. Тамашачы аны ничек кабул итәчәген тормыш күрсәтер.

 

Стандарт сюжетлы һәм примитив әхлаклы мелодрамаларда беренче планга актерлар уены – аларның ышандыра алу сәләте, эмоциональлеге, энергетикасы чыга. Ул тамашачыны җәлеп итәргә, артыннан ияртергә тиеш. Баш рольләрне башкаручыларда темперамент кирәгеннән дә артык, ләкин табигыйлык һәм тирәнлек җитеп бетми. Пьесада геройларның схематик, иң беренче чиратта, конфликтта катнашучылар буларак кына тудырылуы аңлашыла. Ләкин актерлар аларны җанландыра, бераз катлауландыра, кирәксә йомшарта ала. Шулай итеп диалогларның реаль тормыштан булуын, ә партия җыелышы чыгышларыннан алынмавын күрсәтергә мөмкин булыр иде. «Мәхәббәт өчпочмагы» геройлары – Зәйнәп, Шакир, Мәһруза исә трибунадан төшкән сыман. Гөлсирин белән Рамазанның мөнәсәбәтләре примитив һәм гади. Әгәр дә аларга һинд фильмнарыннан алынган сюжет буенча абый белән сеңел гыйшкын күрсәтергә туры килә икән, бу мөнәсәбәтләргә күбрәк наз, талпыну, матурлык өстәргә кирәк иде... Күңелле искәрмә буларак, Исламия Мәхмүтова башкаруында Хәят әби образын гына аерып була – анда күңелгә үтеп керә торган чарасызлык, гадилек шулкадәр күп, кайвакыт аны кызганудан йөрәк кысылып куя. Гомумән, театр мелодрамага алынган икән, җанга һәм тормышка якынрак тамаша ясарга да мөмкин иде.

 

Тинчурин театрының потенциалы зур. Искиткеч актерлар, белемле, үз көченә ышанган баш режиссер һәм иң мөһиме – тамашачы мәхәббәте һәм ышануы бар. Театрга иҗади табышлар, тормышларының кайнап торуын һәм яңа искиткеч спектакльләр телисе килә.


Айгөл ГАБӘШИ
Сәхнә
№ 6 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»