поиск новостей
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
29.07.2024 Милләт

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектында кичке уеннар тәкъдим ителде

Кабан күле яр буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында казанлылар һәм шәһәребез кунаклары «Кичке уен»га җыелды. Чара бию остаханәсе, төрле уеннар белән дәвам итте.

Чираттагы дәрес бу кичәнең алып баручысы, педагог-хореограф Алия Мөхәммәтгалиева һәм «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков башкаруында перформанстан башланды. Биючеләргә музыкантлар – баянчы, курайчы, мультиинструменталист, педагог, шагыйрь Ильяс Фәрхуллин, кыллы уен коралларында уйнаучы мультиинструменталист, педагог, композитор Айдар Абдрахимов һәм композитор, дирижер, вокалист, мультиинструменталист Айдар Ниязов ярдәм итте.

«Чара һәрвакыттагыча татар халык җырлары, көйләре белән үрелеп барды. Биючеләрнең чыгышыннан соң барлык тамашачылар да аларга кушылып биеде, хәрәкәтле кич традицион фольклор уеннары белән дәвам итте. Олысы да, кечесе дә «капка», «кул чабышлы», «ачык авыз җебегән» кебек уеннарны рәхәтләнеп уйнады», - диелә хәбәрдә.

Кызлар һәм егетләр арасында иң оста биючеләргә бу юлы да бүләк бар иде: түбәтәй һәм милли бизәкле яулыкны чараның алып баручысы – Татарстанның атказанган артисты, «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов тапшырды.

Проектның кураторлары – «ӘйдәБас» татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе Сәйдә Миңнебаева һәм Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алсу Мәгъсүмҗанова.

«Хәрәкәттә-бәрәкәт» дәресләре Казан мэриясе Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән уздыра.

Бию остаханәләре һәр пәнҗешәмбе, 18.00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда уза. Һәр чара саен кичәнең актив катнашучыларын билгеләнеп, аларга истәлекле бүләкләр тапшырыла, дип яза "Татар-Информ" МА.

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы