|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.07.2024 Язмыш
Бер сүзне пышылдады: “Бу дөрес түгел. Ул исән!”Юл фаҗигасе булган урынга барып җиткәндә, бирегә шактый гына кеше җыелган иде. Диананы ерактан күреп алган халык, ике якка аерылып, аңа юл бирде. Кемдер нидер әйтте, тик әни кеше беркемне ишетмәде. Хатын мондый аяныч күренешкә әзер түгел иде: ишегалдыннан ярты сәгать элек төзек килеш чыгып киткән машина, ватык-җимерек тимер-томыр калдыгына әверелеп, юл читендә ята, ә тимер кисәкләре арасында аның газизе ... Риязы.
Йөрәгенә сыймаган кайгыдан кечерәеп калдымы, аяклары тотмаска әйләнде. Диана чүгәләп төште һәм шул ук бер сүзне пышылдады: “Бу дөрес түгел. Ул исән!” Тораташ булып каткан хатын шул сүзне кабатлады да кабатлады. Ашыгыч ярдәм машинасы чакыртканнар күрәсең, полиция хезмәткәрләре биредә иде инде.
“Улым, ач күзеңне, зинһар? Ишетәсеңме мине?” Бераздан ашыгыч ярдәм машинасы күренде. Баласының җансыз гәүдәсен носилкага салгач, яшь хатын үкереп еларга тотынды. Руль артында булган каенанасын да ашыгыч ярдәм машинасына озаттылар.
«Бары догалар кирәк»
– Каенанамның машина йөртү хокукы алганга шактый, бик оста йөртә иде ул, – ди Диана Вафина. – Моннан берничә көн элек кенә машинабыз ремонттан чыккан иде. Белмим ни булгандыр, кинәттән генә туры юлда каенанам машина белән идарә итүне югалткан да, юл кырыена очканнар. Рияз артта утырган булган. Каенанам исән калды, без аны җаваплылыкка тарту турында шикаять итмәдек. Чөнки күрәчәкләре булгандыр. Һәркем белән дә шундый фаҗига килеп чыгарга мөмкин. Мин аны гафу иттем, ачу саклап үз-үзеңне эчтән ашап йөреп чиргә дә сабышырга мөмкин. Риязым фәрештә булып күккә иңде, хәзер аңа бары догалар кирәк.
Риязга 6 яшь була. Фаҗига булганның икенче көнендә аны җир куенына иңдерәләр. Сабыйларын әти-әнисе Түбән Кама шәһәрендә җирли.
– Фаҗига буласы көнне, 2019 елның 20 июнендә аны балалар бакчасына илтмичә, өйдә генә калдырдым. Мин маникюр остасы, клиентларым күп, шөкер. Алдан язылып куялар. Баланы да үзем белән эшкә алырга булдым. Каенанам эшемә килде дә: “Балага биредә җайсыз. Әйдә, монда торганчы, аны авылга алып кайтам”, диде. Шик-шөбһәнең әсәре дә булмады. Берничә сәгатьтән соң менә шундый коточкыч хәбәрне ирем хәбәр итте. Чирмешән юлында килеп чыккан бу, – дип уртаклаша баласын югалткан әни кеше.
«Мәңгелек чемпион»
Рияз 2013 елның мартында туа. Кечкенәдән үк тере, һәр нәрсә белән кызыксынучан булып үсә. Балалар бакчасында да яраталар аны. Апасы Милена да аның өчен үлеп тора.
– “Эверест” клубына йөри башлагач, и-и куанды ул. Бөек футболчы булачакмын дип хыяллана иде. Командасындагы малайлар белән мәш килеп, дуслашып беттеләр. Риязның һәлак булуын белгәч, һәркем кайгырды. Улыбыз үлгән елны тренерлары Максим Терешин белән Тимур Сафиулов аның истәлегенә турнир оештырды. Бик зур рәхмәт аларга, – дип күз яшьләрен яшерми Диана.
Шундый турнир хәзер ел саен үткәрелә икән. Тренерлар 10нчы номер астында чыгыш ясаган футболчы Рияз Шәрәфетдиновның истәлегенә багышланган уеннарны традициягә әверелдергән. Моннан тыш, төрле хәйриячеләр Рияз истәлегенә багышланган турнирда җиңгән командаларны бүләкли. Шулай ук Диананың гаиләсе җирле балалар йортына да уллары истәлегенә багышлап төрле чаралар үткәрәләр.
– Ел саен Рияз истәлегенә багышлап үткәрелгән турнирда катнашырга теләүче командалар саны арта бара. Ярдәм итүчеләргә олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Турнирда катнашкан һәр команда бүләксез китми. Шундый маштаб алыр дип уйламаган идек. Бу безнең өчен бик кадерле. Игелекле, мәрхәмәтле Максим Терешин белән Тимур Сафиуловка шулай ук рәхмәтем чиксез. Беренче тапкыр турнирны үткәргәндә, Риязга да махсус бүләк әзерләгәннәр – “Мәңгелек чемпион” медале. Искиткеч кадерле истәлек ул безнең өчен. Фәрештә булып иңгән улыбызның да рухы шаттыр, мөгаен, – дип баласын югалткан ана.
Әлеге язмабыз да Рияз истәлегенә дога булып ирешсен. Быел аның һәлак булуына нәкъ 5 ел булган икән.
Лилия ГАЙНУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|