поиск новостей
  • 08.02 "Хуш, авылым" Камал театры, 12.00, 16+
  • 08.02 "Нәни куллар" Камал театры, 14.00, 6+
  • 08.02 "Гөргери кияүләре" Камал театры, 18.00, 12+
  • 08.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 09.02 "Болганчык еллар. Мөһаҗирләр" Камал театры, 18.00, 16+
  • 09.02 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 17:00, 12+
  • 11.02 "Килемшәк" Камал театры, 19.00, 12+
  • 11.02 "Күрәсем килгән иде..." Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 11.02 "Йосыф" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 12.02 "Бию пәрие" Камал театры, 19.00, 12+
  • 12.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 13.02 "Тапшырылмаган хатлар" Камал театры, 19.00, 16+
  • 13.02 "Алай түгел, болай ул" Тинчурин театры, 18:30, 12+
  • 14.02 "Җанкисәккәем" Камал театры, 19.00, 16+
  • 14.02 "Хуш, авылым" Камал театры, Кече зал, 19.00, 16+
  • 14.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18:30, 6+
  • 14.02 "Шайтан. Егет. Кыз" Кариев театры, 18:30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 08 Февраль
  • Ильтани Илялова - театр тәнкыйтьчесе
  • Камил Исхаков - дәүләт эшлеклесе
  • Радик Гыймаев - журналист
  • Мәхмүт Газизов - шагыйрь
  • Дмитрий Менделеев (1834-1907) - химик
  • Шәхсәнәм Әсфәндиярова (1926-1996) - актриса
  • Яна Савин районы Ямашев проспектында (Парк Хаус каршында) унайлыклары булган бер булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ.89196274379
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында Горсаветской урамында урнашкан торак яна йортан,озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелэ. Яхшы ремонт белән, метродан ерак тугел(козья слобода) 5-7 мин. Риелторлар борчымагыз!!! 89274289028
  • Холодильник сатыла. Саба районы. 8-93-93-68-65-40
  • Казанның Совет районында озак вакытка 3 бүлмәле фатир бирелә. "МЕГА" сәүдә үзәгеннән ерак түгел. 8987276274 (РИЕЛТОРЛАР, ШАЛТЫРАТМАГЫЗ, АПТЫРАТМАГЫЗ!!!)
  • Бер бүлмәле фатир или гостинка кирәк иде снимать итәргә. 89655819346
  • Казаннан гостинка или бер булмэле кв снимать итэм. 89393037580
  • Авиатөзелеш районында озак вакытка 2 бүлмәле фатир бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел. 89046753690
  • сатыла.джили атлас,2019 ел, бер кулда. 89600349053
  • Казанда Мәүлетов урамында урнашкан мәктәпкә ишегалды җыештыручы (дворник) кирәк. 89172935717
  • Сыер сую планлаштырыла,кирэк кешелэр тубэндэге телефонга мэрэжэгать итегез 8-927-043-74-36
Архив
 
26.07.2024 Язмыш

Урын өстендәге ирен караучы Гүзәл ханым: «Ташла диючеләр дә булды»

62 яшьлек Гүзәл Габдрахманованың ире Илдуска моннан ун ел элек инсульт була. Ул шул көннән бирле кеше ярдәменә мохтаҗ. Өч ел элек бөтенләй урынга калган. Ятып кына тора икән. «Гомер иткән ирем бит. Ничек тәрбияләмим ди инде…» – ди хатыны. Әмма тормышта төрле хәлләр бар.

Авыру ирләрен дә, хатыннарын да ташлап китүчеләр яки картлар йортына, приютларга бирүчеләр бар. Гүзәл апа исә гел бер теләктә – янымда гына булсын!

– Апас районының Сатмыш авылында туып-үстем. Ирем белән Казан очраштырды. Ул шәһәр егете иде. Без Фидан Гаффаров концертында танышып киттек. Ул чакта яшебез дә бар иде инде. Аңа 30 тулып киткән, миңа 27 иде. Бер күрүдә гашыйк булдым дия алмыйм. Ошатыштык та язмышларны бергә бәйләдек, – дип сөйли Гүзәл апа. – Илдус тормыш итәр өчен бик әйбәт кеше булды. Какмады, сукмады, юк сүз әйтеп рәнҗетмәде. Үзем теләгәнчә яшәдем. Бер балабыз булды. Икебез дә тәртип саклау өлкәсендә эшләдек. Илдус абый бөтенләй сөйләшә алмый башлаган. Гүзәл апа аңа әкренләп сүзләр дә өйрәткән. Сөйләшмәсә дә, башы эшли, бөтен әйберне аңлый икән.

–  Яңа ел бәйрәмнәренә авылга кайткан идек. Шунда Илдус әллә нишләде. Мин, эчкән, ахры, бу, дим. Баксаң, инсульт булган икән. Тизрәк хастаханәгә алып киттек. Юкса сәламәтлегенә беркайчан зарланмаган, бер көн дә «больничный»да булмаган кеше иде. Чирнең каян килеп чыгасын кем белгән инде аны… Йөгереп йөргән иремнең кинәт саусызлануын күрү рәхәт булмады. Әмма язмышларны узып буламы соң? Тәкъдиргә язылганга риза булдым, – ди ул. Илдус абый хокук саклау өлкәсендә эшләсә, Гүзәл апа салым полициясендә хезмәт итә. 2016 елда оешмалары бетерелгәч, пенсиягә чыга.

– Ул чакта яшем җиткән иде инде. Пенсиягә подполковник дәрәҗәсендә чыктым. Тормышыбыз начар булмады. Инде гомер көзендә иремнең урынга калуын бер сынау дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә биргән авырлыкны җиңеп чыга белергә кирәк, – ди ул. – Улыбыз өйләнеп яши, оныгыбыз бар. Алар аерым тора. Әтисен юындырасы булса, улым булыша. Оныгым да бабасын бик ярата. Илдус гел ятып кына тора шул. Утырып та торса, дим кайчак… Бала кебек карыйсы инде. Иремне кадерләп яшәтергә тырышам. Илдус абый рәхмәтен карашы белән әйтә икән. «Без бит хисләрне күрсәтә белә торган буын балалары түгел»,  – ди Гүзәл апа.

– Бер-береңә булган хисләр күңелдә инде ул. Тәрбиябез шундый булды. Ирне ташлау дигән әйбер уема да килгәне юк. Күп кенә танышлар, Илдус авырый башлагач: «Ник аны картлар йортына, приютка тапшырмыйсың?» – диделәр. Ничек шулай эшләп булсын ди?! Ул бит – минем 35 ел бергә яшәгән ирем, баламның атасы, оныгымның бабасы. Сәламәтлеге бетте дип кенә кешене урамга чыгарып атмыйлар инде. Аны карауның бер авырлыгын күрмим. Тормышым шулай көйләнгән. Ашатам, эчертәм, аркаларын сөртеп кенә торам. Яшәсен генә әле, – ди Гүзәл апа. – Иремнең ике сеңлесе бар. Авылга кайтасы, барасы җирем булса, алар булыша. Беркайчан да юк димиләр.

Әнә шулай бергә-бергә яшибез. Тормышта төрле хәлләр була, шуңа да авыру караучыларга түземлек теләр идем. Чирне берәү дә сорап алмый. Якын кешеләрегезне тәрбияләргә тырышыгыз. Алар барысын да сизә. Яратып карасаң, авырулары да онытыла. Үзебез исән-сау чакта башкаларны да бәхетле итәргә тырышыйк. Дөньядагы гамәлләр өчен җавап та тотасы бар бит әле. Шунысын да онытмасак иде.

 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 26.07.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы