|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.07.2024 Киңәш-табыш
![]() "Бер бүлмәле фатирда өч суыткыч тора"Менделеевскидан Флүсә Кузьмина шифалы үләннәр, җиләк-җимешләр җыеп кышка әзерли. Ул болай дип уртаклаша: — Тумышым белән Башкортстанның Илеш районыннан мин. Кечкенәдән, әбигә ияреп, җиләккә бара, шифалы үләннәр җыя идек. Себердә яшәгәндә, гөмбә җыярга өйрәндем. 1989 елда Менделеевскига кайтып төпләнгәч тә, урманнан аерылганым юк. Кар эреп бетүгә, кәҗә гөмбәсе (сморчок) җыям. Аннан нарат күркәсе өлгерә, аны шикәр комы белән болгатып куям.
Ул салкын тигәндә файдалы, иммунитетны ныгыта, инсульт кичергән кешеләргә шифалы. Иван-чәйне пакет белән туңдыргычта бер тәүлек тотканнан соң, уып, берничә көнгә балконга чыгарам. Аннары, иттарткычтан уздырып, плитәдә киптерәм. Иван-чәй кан басымын төшерә, шуңа да аны көнгә берничә чынаяк эчү җитә. Җир җиләген, иттарткычтан чыгарып, шикәр комы белән болгатып, туңдыргычка куям. Ел да күп итеп компот ябам, өч литрлы банка белән илледән дә ким булмый. Быел җиләк, әфлисун, бөтнек һәм абрикос салып та ясадым, алай эшләп караган юк иде әле. Алма белән миләш компоты тәмле. Чия компотына әфлисун яки лимон салып җибәрсәң, лимонад кебек була.
Бер бүлмәле фатирда өч суыткыч тора. Берсе кайнатма белән тулды инде. Әле алма кайнатмасы ясыйсы бар. Аңа кабак, груша да кушам. Лимон, әфлисун салырга мөмкин.
![]() ![]()
--- |
Иң күп укылган
|