поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.06.2011 Мәдәният

Тибрәндереп күңел кылларын

“Туган як” редакциясе каршында шактый еллар инде әдәби клуб уңышлы гына эшләп килә. Аның әгъзалары укучыларыбызга яхшы таныш, барысы да диярлек газетаның Һади Такташ исемендәге әдәби премиясе лауреатлары. Шулар арасында Сечен районы Красный Остров авылын- да гомер кичерүче шагыйрәбез Зөһрә Сөләйманова да. Лауреат исе-менә ул 2009 елда лаек булган иде.

Зөһрә апа гомере буе җирле мәктәптә башлангыч классларны укыткан, авыл тормышында, җәмәгать эшендә актив катнашкан, ире Сәяр белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Төрле вакыйгаларга бай тормыш белән яшәп, күп кеше белән аралашканга, күпне күргәнгә аның иҗаты да күпкырлы. Шигырьләрендә ул туган җиренең бай табигатенә, аның гүзәллегенә өстенлек бирә. Мәхәббәткә багышланганнары да бар, шаяннары да. Ә инде дүрт ел элек пар канатын югалтып Мәскәүдә кышлый башлаганнан бирле аның иҗатында иң якын кешесен, туган авылын сагыну хисләре күбрәк чагыла.

 

 Үткән ел ахырында “Туган як” редакциясе ярдәме белән Сергач типог-рафиясендә З.Сөләйманованың “Тибрәндереп күңел кылларын” дигән ши-гырьләр, хатирәләр җыентыгы басылып чыкты. Анда аның берничә хикәясе һәм йөзгә якын шигырьләре керде.

 

 Редакция каршындагы әдәби клубның чираттагы утырышында шул китапны укучыларыбызга тәкъдим итү булды. Утырышта автор үзе, клуб әгъзалары Нәймә Фатехова (Татар Моклокасы), Ләйлә Ваһапова (Уразавыл), Вафа Кама-летдинов (Сафаҗай), Рафаил Абубәкиров (Камка), Рифат Ибраһимов, Тәнзилә Паламарчук (Сергач), Нуриям Закирова (Зур Рбишча) һәм башкалар кат-наштылар.

 

 “Бүген без шатлыклы сәбәп буенча җыелдык – Зөһрә ханымның шигырьләр китабы дөнья күрде. Аны укып кемдер гыйбрәт алыр, кемдер үрнәк алып шигырь яза башлар, әмма бер генә укучы да битараф калмас. Ничек кенә булмасын, китап басылу – шатлыклы зур вакыйга. Аны чыгаруда “Туган як”ның да өлеше булу безнең өчен икеләп шатлык”, - диде әңгәмәне башлап газетаның баш редакторы Рауф Абдуллин.

 

 Зөһрә ханым бала чактан шигърияткә гашыйк булган. “Бигрәк тә Габдулла Тукайның шигырьләрен ярата идем. Әтием дә аны яратты, кичләрен аңа яттан укый идем. Сүзләремне рифмага салырга яраттым, бәйрәм сценарийлары язганда дүрт юллыклар гел минеке була иде. Ә инде “Туган як” чыга башлагач күңелемдә илһам туды, шигырьләр яза башладым”, - дип сөйләде Зөһрә апа.

 

 Аның шигырьләре арасында газиз туган авылына багышланганнары күп. Иң беренчесе, “Ашкына йөрәгем” дип аталганы, Краснайга мәдхия буларак кабул ителә.

 

 Матур да соң минем туган авылым!

 Сокланамын карап үзенә.

 Гөрләвекле язы, каз бәбкәле җәе,

 Көзе, кышы якын күңелгә...

 

 Лирик рухлы Ләйлә ханым Ваһапова да моны бөтен күңеле белән кабул итеп, Краснайга багышланган “Сагынам авылымны” шигырен “Туган авылым” көенә салып матур итеп җырлап та күрсәтте. “Миңа Зөһрә апаның шигырьләре бик нык тәэсир итә, алар күңелгә дәрт, йөрәккә ләззәт бирә, яшәү мәгънәсе турында уйландыра”, - диде ул һәм авторга багышлап язган шигырен дә укыды:

 

 Рәхмәт сезгә, Зөһрә апа,

 Матур иҗатыгыз өчен.

 Һәр көн сезгә илһам бирсен,

 Кызганмасын иҗат көчен...

 

 Китапта Зөһрә апаның фәлсәфи шигырьләре байтак урын алган, моны Вафа Камалетдинов билгеләп үтте. “Фәлсәфи шигырь язар өчен тормыш үзен-чәлекләрен бик тирән сиземләргә кирәк. Зөһрә ханымның шигырьләрендә тормыш китабын тирәннән өйрәнгәнлеге чагыла”, - диде ул һәм авторга, аның иҗатына багышлап язган шигырен укыды. Анда түбәндәге юллар бар:

 

 Шигырь туа күңелләрдә булса яра,

 Шигырь бит ул күп вакытта дару – чара...

 

 Әйе, Зөһрә апаның шигырьләре күңелгә шифа, җанга дәва бирә торган дога кебек. Нуриям Закирова, Нәймә Фатехова, Рафаил Абубәкиров та яңа китап, аның авторы исеменә җылы сүзләр әйттеләр, иҗаты белән соклану хисләрен белдерделәр.

 

 Рифат ага Ибраһимов шигырьләр җыентыгына анализ ясады. “Зөһрәнең шагыйрә буларак нинди булуын, аның иҗатының күпкырлылыгын мин китапны укыгач тагын да тирәнрәк аңладым. Бигрәк тирән эчтәлекле, киң тематикалы аның иҗаты. Мәсәлән, татар поэзиясендә ана темасы зур урын алып тора. Зөһрә ханым да бу изге теманы киң яктырта. “Ана йөрәге”, “Әниемә” һәм башка шундый шигырьләрендә уйлану да, соклану да, ана каршында олы җаваплылык, чиксез ихтирам хисләре дә нык чагыла”, - диде ул.

 

 Красный Островтан татар дөньясына киң танылган байтак олы шәхесләр үсеп чыккан, Зөһрә апа шуларның берсе дисәк, бер дә ялгышмабыз. “Без шундый талантлы авылдашыбыз белән чын күңелдән горурланабыз. Мин үзем Мәскәүдә яшим, “Туган як”ның һәрбер санын яратып укыйм, ә инде анда Зөһрә ханымның шигырьләре басылган булса, күңелдә язгы кояш чыккан кебек була. Рәхмәт сезгә, Зөһрә ханым. Яңадан-яңа шигырьләрегез белән безне озак еллар шатландырып торыгыз”, - диде шагыйрәнең авылдашы Әмир Якубов. Амин, шулай булсын.

 

 Әңгәмә барышында бүтән темалар да игътибарсыз калмады. Бигрәк тә тел мәсьәләсе барысын да борчый, әлбәттә. Ана телебезне саклау, аны үстерү кайгысы һәркемнең йөрәк түрендә. “Бернигә дә карамастан, авторларыбызның иҗаты югары дәрәҗәдә булсын. Зөһрә ханымның да, бүтәннәрнең дә китаплары мәктәп китапханәләрендә тиешле урын алсын, алар буенча дәресләр үтсен, шигырьләрне укып җөмлә төзелешен, фикер тирәнлеген, ана телен өйрәнсен иде балалар”, - диде Рауф Абдуллин йомгаклау сүзендә.

 

Форсаттан файдаланып, Рифат Фатехович әдәби клубка һәм аның әгъзаларына үзенең «Нижгар татарларының биографик сүзлеге» исемле китабын бүләк итте.

 

 Очрашу чәй табыны артында күңелле генә дәвам итте. Ләйлә Ваһапованың бу очрашуга багышлап язган шигырендә түбәндәге юллар бар:

 

 Безнең бүгенге очрашу

 Калсын сагынып сөйләргә.

 Тик соңгысы булмасын бу,

 Ходай язсын күрешергә.

 

 Әйе, тагын шундый матур китаплар дөнья күрсен, күп кенә шундый очрашулар булсын иде.


Н.ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 25 | 17.06.2011
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»